string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7629.html"
06.10.2013 22:07

Новороссийск шәһәре Октябрь районы мәхкәмәсенең Эльмир Кулиевның “Коръәни-Кәримнең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсе” китабын экстремистик дип табуы турында карар чыгаруы Россиянең мөселман җәмәгатьчелегендә зур реакция уятты. «БИЗНЕС Оnline» өчен махсус язылган мәкаләсендә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Батыр кискен торучы бу мәсьәләгә карата үз позициясен аңлатып кына калмады, ә проблемага киңрәк якын килеп, Россия мөселманнарының бүгенге көндә ничек яшәве мәсьәләләрен дә ачыклап китте.

 

 

АННАН ГЫНА ЮАНЫЧ АЗ ШУЛ…

Үткән атнада Россиядә Коръәни-Кәримнең тәрҗемәсен тыйдылар. Моңа ышануы да кыен, әмма бу шулай. “Россия мәхкәмә системасының маразмы чамасыз биеклекләргә җитте”, – дип язды бу турыда журналист Максим Шевченко. Аның бу бәяләмәсе белән күп мөселманнар килешә.

Һәр мондый очракта булгандагы кебек, әлеге китапның бөтен ил буенча киләчәген билгеләүче федераль әһәмияткә ия карар бу юлы да ниндидер бер провинциаль шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан чыгарылды. Кемдер, Коръән үзе, ягъни аның гарәп телендәге оригиналы түгел, ә Изге Китапның тәрҗемәләренең берсе; хәтта Эльмир Кулиев тәрҗемәсе үзе түгел, ә аның күп сандагы басмаларының аерым берсе генә экстремистик әдәбият исемлегенә кертелгән, дип әйтергә дә мөмкин. Ләкин, бу аргументлар мөселманнарга бик аз юаныч бирә, чөнки бу очракта, ни дисәң дә, Изге Китап тәрҗемәсе турында сүз бара, гәрчә ул бик үк төгәл тәрҗемә булмаса да.

Сүз уңаеннан әйтеп китик, татарлар өчен традицион булган хәнәфи мәзһәбен нигезләүче имам Әбу Хәнифә Коръәннең тәрҗемәләрен кануни караштан чыгып караганда Изге Язманың гарәп телендәге сакраль текстына тиң дип исәпләгән, ә бу исә, башка яклардан тыш, тиешле намазларны туган телеңдә  башкару мөмкинлеген дә күз алдында тота. Ләкин, бу караш мөселманнар арасында, шул исәптән Әбу Хәнифә мәзһәбе тарафдарлары арасында да, өстенлек алмаган. Ләкин, бу контекстта шуны әйтеп китү мөһим, Коръәни-Кәримнең гарәп  телендәге тексты гына түгел, ә аның һәр тәрҗемәсе, бар мөселманнар өчен дә чиксез зур әһәмияткә ия һәм алар Коръәнгә һәртөрле кул сузуларны бик авыр кичерәләр. Бу әле, Кулиев очрагындагы кебек, тәрҗемәгә карата сораулар тууга һәм аның бер генә төрле аңлашылмый торган автор позициясеннән чыгып язылуына карамастан. Дөресен генә әйткәндә, теләсә нинди тәрҗемәдә дә автор шәхесенең тәэсире булмый калмый.

 

ӘДӘПСЕЗЛЕК ЧИГЕНДӘГЕ ТУПАСЛЫК ...

Бу кадәрле ачу чыгаргыч тыю кабул итүгә мөселманнарның кискен реакциясе үзен озак көттермәде. Интернет меңнәрчә кайнар фикер алышулардан шартлады, ислам форумнары хәзер дә ярсулы ачудан кайнап тора, мөселман лидерлары катгый белдерүләр белән чыгыш ясый, ә ул белдерүләр  социаль челтәрләрдә тарала. Бу җәһәттән нигезле бер сорау туа: мондый тыю белән безнең хакимият нәрсәгә ирешмәкче булды да, нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты?

Бу мәхкәмә карарының мотивы, беренче карашка, ачык күренеп тора кебек, ул – дини экстремизм белән көрәш, бу карар, шулай итеп, хәтта яхшы ният белән кабул ителгән дә кебек. Ләкин, “көрәш”нең андый ысуллары шул дәрәҗәдә тупас һәм ипсез, аны әдәпсезлек дип атарга гына кала. Халыкта кайбер хөкемдарлар турында, аларга мөрәҗәгать итү кәҗәне бакчага кертү белән бер, шуңа да, аларны  эшкә якын җибәрергә кирәкми, алар эшне тагын да катлауландыра гына, дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Бу өлкәдә хөкемдарлар бездән артык нык аерылып торалар дип әйтеп булмый, тик шулай да, аларның аерым бер статуслары бар, димәк, алар өстендәге җаваплылык та күпкә зуррак. Бу вакытта кайбер хөкемдарларның башбаштаклыгыннан аерым бер мөселманнар гына каза күреп калмыйлар, ә юрисдикция тегермәне ташы астына эләккән тагын бик күпләр бу системаның корбаннары була. Дмитрий Медведевның Россия Президенты булган чагында сөйләгән чыгышларының берсе дә экстремистик материалларның  федераль исемлегенә керер дип кемнең башына килер иде икән? Әйе, андый факт та булды бездә, зур җәнҗал чыкты, шуннан соң бу карарны яңадан карарга  мәҗбүр булдылар. Тик бу факт үзе генә дә, хәзерге юридик системаның, йомшак кына итеп әйткәндә, җитешсезлекләрдән азат түгел икәнлеген күрсәтә.

 

БЕЗ ТАРИХЫБЫЗНЫ НАЧАР ХӘТЕРЛИБЕЗ ҺӘМ ЯХШЫ ТОРМЫШКА БИК ТИЗ ИЯЛӘШӘБЕЗ

Ислам әдәбиятын болай төптән уйламыйча тыю, вөҗдан иреге өлкәсендә соңгы елларда ирешелгән гаять зур казанышларны юкка чыгарырга мөмкин.  Беркем дә шул турыда уйланмый: илебез тарихында да мөселманнар әле бервакытта да ул кадәр ирекле түгелләр иде, беркайчан да! Бу патша Россиясе вакытында да юк иде, ул вакытта ислам башта эзәрлекләнә торган, ә  Екатерины II дән соң, бары тик түзеп торырга тиешле дин иде, Советлар Союзы вакытында исә дәһрилек режимы бар конфессияләрне дә репрессияләр һәм  концлагерьлар богавында тотты. Кайберәүләр: хәзерге Россиядә дә исламга карата барысы да шома гына бармый, кайбер регионнарда хиҗапка, яңа мәчетләр төзүгә каршы көрәшәләр дип тә әйтергә мөмкиннәр. Әйе, бу чынлап та шулай, Татарстанда яшәү бәхете бөтен кешегә дә тәтеми инде. Ләкин, мин кабатлап тагын бер тапкыр әйтәм: мөселманнарның бүгенге көндәге кебек иреге, бу ил тарихында беркайчан да булмады. Һәм без моңа кадәр бервакытта да тигез хокуклылык шартларында яши алмадык. Россия мөселманнарына мөселман булганнары өчен генә хәзер өстәмә салым салынмый, аларның илнең барлык вузларында да укырга, теләсә нинди дәүләт вазыйфасын башкарырга хокуклары бар, ә илдә меңнәрчә мәчетләрнең, йөзләрчә мөселман уку йортларының, сансыз интернет-сайтларның, газеталарның, телетапшыруларның һ. б. эшләп торуын әйтеп тә торасы юк. Кайбер рус милләтчеләре, хәзерге Россиядә титуллы милләт вәкилләре белән чагыштырып караган вакытта, мөселманнар иркенрәк тә яшиләр әле, дип исәпли. Бәлки, бу артык катгый карарга килүдер, тик бу бик симптомистик фикер. Элек Россиядә андый фикерләр бер вакытта да булмаган. Кызганыч, без үз тарихыбызны бик начар беләбез, һәм яхшы тормышка тагын да тизрәк ияләшәбез.

 

МӘХКӘМӘЛӘР КЕМ ТЕГЕРМӘНЕНӘ СУ КОЯ СОҢ?

Югарыда әйтеп кителгәннәр, нигездә, Россиядә де-факто (чынлыкта) милли идея итеп күп халыклардан һәм конфессияләрдән торган бердәм Россия милләте төзүгә ориентир алу белән алшартлана. Гәрчә бу трендка каршы чыгучылар булса да (шул исәптән дәүләт чиновниклары арасында да), ил, тулаем алган вакытта, шул юнәлеш буенча бара. Моның ил һәм регион җитәкчеләренә нинди титаник дәрәҗәдә авырга төшүен бер Аллаһ үзе генә белә. Бу мегапроектны тормышка ашыруның  федераль һәм региональ элиталарга күпмегә төшүе бер Сергей Степашинга  (ә хәзер аның урынында  Татьяна Голикова) билгеледер инде.  Сүз уңаеннан: Казан универсиадасын үткәрүне дә шул мегапроектның бер  өлеше дип карарга була.

Инде хәзер, күз алдына китерегез, ниндидер бер Урюпинск шәһәрендә исем-фамилиясе беркемгә дә билгесез, исламга каршы комплекслары булган ниндидер бер хөкемдар утыра, ди. Шул хөкемдар 20 миллионлык Россия мөселманнарының күз алдында ислам өммәте өчен илебездә соңгы елларда эшләнгән бар казанышларны үзенең бер култамгасы белән юкка чыгарырга мөмкин ди. Шуннан соң  инде, бу илнең төп бурычы – мөселманнарны юкка чыгару дип, Россияне исламга каршы көрәшүдә гаепләү – җиңелнең дә җиңеле. Мондый вакыйгалардан соң, посып яткан почмакларыннан чыгып, илгә төрле сепаратист һәм радикаллар өере агыла башлый, алар Россия дәүләтенең мөселманнарга каршы мәкерле астыртын ниятләре турындагы төрле сафсаталары белән  мөселманнарны бу илгә каршы котыртырга тотыналар. Сүз уңаеннан әйтик, гомуммөселман электораль кырында эшләп килүче “Хизб ут-Тәһрир” сәяси фиркасенең Россиягә каршы риторикасында бу илдә ислам әдәбиятын тыю темасы – төп темаларның берсе. Шулай итеп, бозык юрисдикция механизмы кысаларында эшләүче  безнең бу мәхкәмәләр, чынлыкта дини экстремизм белән көрәшмиләр, ә аны тудыра һәм үстерәләр генә.

Ә мондый тыюлар тыелган бу әдәбиятның таралуына каршы көрәштә ярдәм итәме соң? Тот капчыгыңны! Былтыр, барысын да гаҗәпкә калдырып, Оренбург шәһәренең бер район мәхкәмәсе “Крепость мусульманина” исемле кесә дога китабын тыйды. Бу тыюның нәтиҗәсе шул – хәзер инде бу китапны “Крепость верующего” исеме астында бастыра башладылар. Көлке! Бу очракта да шулай ук: Новороссийск шәһәренең ниндидер бер район мәхкәмәсе бар Россия өчен Кулиевның бу тәрҗемәсен түгел, ә аның 2002 нче елгы Мәдинә басмасын тыю турында гына карар кабул итте. Бу басма инде, болай да, бернинди мәхкәмә карарыннан тыш та, бик сирәк кенә очрый торган басмага, әдәби раритетка әйләнгән иде. Нәтиҗәдә, әле басмага чамасыз реклама ясалды, элек беркем дә белмәгән бу тәрҗемә бар илгә билгеле булды (тик башка чыганакларда), аны укымаган кеше калмады, хәзер ул инде бөтен интернет буенча сәяхәт итә. Бу тыюдан кем отты соң дип сорыйсы килә. Ә бу сорауга җавап бик гади: бу процесстан Кулиев үзе, одиоз оппозиционерлар һәм сепаратистлар гына отты. Һаман да шул ук тырмага басабыз: яхшы булсын дип эшләгән идек тә, тик бу юлы да һәрвакыттагыча килеп чыкты...

 

“КАРА ИСЕМЛЕК” УРЫНЫНА “АК ИСЕМЛЕК” КИРӘК

Бар бәлаләрдә Россия мәхкәмәләрен генә гаепләү дә бик дөрес үк булып бетмәс. Еш кына алар юридик формальлек корбаннары булып кала. Бу формальлекнең үз мантыйгы бар, ул аның нигезендә чыгарылган  карарларның нинди нәтиҗәләргә китерүен игътибарга ала белми. Ләкин, минем белән килешерсез дип уйлыйм, бу формальлек Коръән тәрҗемәләрен һәм Россия Федерациясе Президенты сүзләрен тыю кебек шундый абынуларга китерә  икән, димәк, безнең юридик машинабыз төзекләндерүгә мохтаҗ.

Мин үзем, карашларым буенча, бу тәрҗемәнең тарафдары булып тормыйм. Фәнни даирәдәге ислам белгечләренең бу басмага карата мөнәсәбәте дә, дипломатик итеп әйткәндә, бик тыенкы гына. Ләкин, бу вакытта сүз башка әйбер – төрле материалларны экстремистик итеп тану турында бара. Телибезме без моны, юкмы, безнең җәмгыятькә мондый проблемалар белән очрашырга һичшиксез туры киләчәк, чөнки, ачыктан-ачык фашистик һәм шовинистик оешмалар бар, ә алар үз идеяләрен формалаштыралар. Шул ук вакытта үз радикальлекләрен дин пәрдәсе артына яшергәннәре дә җитәрлек. Ләкин, миллионнарча кешеләрнең язмышын хәл итә торган мәсьәләләрне чишү – камил булмаган механизм кулында калдырылырга тиеш түгел. Бу система кайчак процесста катнашучыларның гына түгел, ә бөтен ил өчен хәлиткеч әһәмияткә ия булган карарлар кабул итә. Андый дәрәҗәдәге карарлар бөтенләй башка, югарырак дәрәҗәдә, проблеманы белүче экспертларны, кирәк булган очракта традицион конфессияләр белгечләрен дә җәлеп итеп, кабул ителергә тиешләр. Бүтән сүз белән әйткән вакытта, мондый карарга килүләрне җәмәгатьчелек иләге аша үткәрергә кирәк.

Ләкин, экстремизм белән көрәш җәһәтеннән тыелган китапларның “кара” исемлеген төзүгә караганда, киресенчә, рөхсәт, тәкъдим ителгән китапларның “ак” исемлеген төзү күпкә тәэсирлерәк булыр иде. Интернет заманында нәрсәне дә булса тыюның бер мәгънәсе дә юк. Мондый тыюлар “ау оештырылган ул убырлар”га өстәмә реклама гына бирәләр. Аның урынына игелеклелекнең якты идеалларын тулысынча  чагылдыручы, без җәмгыятебезгә бирергә омтылган ориентацияле хупланган китапларның исемлеген төзү хәерлерәк. Мондый мәсьәләләрне шул исәптән традицион конфессияләр вәкилләреннән башка гына хәл итеп булмау сәбәпле, безгә мантыйкны гына түгел, ә карарлар кабул итү механизмын да үзгәртергә кирәк, ә бу исә тиешле закон  инициативалары кертүне таләп итә. Бу механизмда ислам позициясен  илебезнең бар мөселманнары өчен дә уртак булган оешма чагылдыра алыр иде, моның өчен ул оешманы төрле Диния нәзарәтләре вәкилләреннән төзергә кирәк.

Дөньяда читтән идарә ителә торган ниндидер “кызгылтмы, яшелме (кем күңеленә нинди төс ошый) яз” сценариен Россиядә дә эшләтеп җибәрергә теләүче көчләр булуын аңлау өчен сәясәт белгече булырга кирәк түгел. Аннан  башка гына аларга Россиянең нефть һәм башка ресурсларын кулга төшерү җиңел булмаячак. Ә ул ябышкак чит ил сөлекләренең илне талауларына бездә инде күптән чик куйдылар. Безнең илгә карата андый планнары булуын алар ачыктан-ачык та әйтә башлады инде. Бу уңайдан дини кешеләрнең хисләренә кагылучы андый мәхкәмә карарлары һәм, тулаем алганда, кайбер исламофоб чиновникларның үз борын төпләреннән арыны күрә алмаулары – кайбер геополитик уенчылар өчен күктән төшкән бер бәхет кебек. Алар, безнең күпмилләтле федератив илебезгә күзләрен тозландырып, нәфес белән карап тора. Ә бит нәкъ менә милли-дини фактор ватандашлар сугышы вулканы бәреп чыккан беренче өзеклек сызыгы булып китәргә мөмкин дә.

Без сәяси акыл зәгыйфьлеге һәм дини түзеп торалмаучанлык корбаны булырга тиеш түгелбез. Безгә провинциаль мәхкәмәләрнең дини китапларны тыю практикасына альтернатива эзләргә кирәк. Җәмгыятебезгә мондый мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүләрнең юридик механизмын эшләп чыгарырга вакыт. Ул бүгенгесеннән аермалы буларак, гадел, якланганлык, ышанычлылык хисе бирүче; халыкларны таркатучы түгел, ә берләштерүче механизм булырга тиеш. Бу механизм безне уртак Йортта – Россиядә берләштерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Ә без бу уртак Йортыбызны безнең илебез, Ватаныбыз булган өчен  яратабыз.

“Ватанга мәхәббәт – иманның бер өлеше” сүзләрен безнең мөбарәк Пәйгамбәребезгә адреслыйлар. Коръәни-Кәримнең тәрҗемәсен тыюга кадәр үк имам ән-Нәвавиның Пәйгамбәребез сүзләренең классик җыентыгының тәрҗемәсе дә тыюга  эләкте. Әллә инде, Аллаһ рәсүленең алда китерелгән шул сүзләре дә, бездә тиздән экстремистик дип табылыр микән? Кызганыч, ә бит безнең башка Ватаныбыз юк.

Рөстәм БАТЫР,

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары