string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7628.html"
09.10.2013 10:27

Быел мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете 15 октябрьгә туры килә. Бу көнне мөселманнар ял итә.

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Корбан гаетенә һәм корбан чалу тәртибенә багышлап уздырылган видеоконференциядә Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның Гаилә мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр иткәнчә, корбан бәйрәм намазыннан соң чалына. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге вакытның иртәнге сәгать 8 тулып 10 минутта булуын хәбәр итте. Быел корбанны 15, 16 һәм 17 октябрьдә кояш баеганчы (ахшам намазы вакыты кергәнче) чалырга була. Быел Татарстан мөфтияте корбан чалу өчен кирәк булган нисаб (запаста булган акча) күләмен 12 мең сум итеп куйды.

Бурычлы кешегә корбан чалырга ярыймы-юкмы дигәндә, монда мәсьәлә бәхәслерәк. Бай кешеләрнең бурычлары булган очракта да, аларны корбан чалдырырлык кына акчасы була. Шуңа күрә аларга корбан чалдыру тиешле. Ә инде гади кешенең бурычлары булып, ипотекасын түләмичә, корбан чалдыра икән, гаиләсенә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә һәркем үзе хәл итәргә тиеш.

Корбанлыкка сарыклар, кәҗәләр, сыер һәм үгез суярга ярый. Кәҗәгә бер яшь тулган булырга тиеш. Сарыклар зур гәүдәле булып күренә икән, ярты еллык булса да чалырга рөхсәт ителә. Сыерлар һәм үгезләргә ике яшь тулган булырга тиеш. Дөяләр чалу да рөхсәт ителә.  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзебездә таралган малларны чалу хәерлерәктер, дип белдерде. Мөгезле эре терлекне җиде кеше җыелып, корбанга чала ала. Эре терлекне чалганда барлык кешеләрнең дә корбанлыкка дип ниятләве кирәк. Әгәр берәрсе булса да иткә дип кушыла икән, бу корбанлыктан китми.

Корбанлыкның тышкы кыяфәтенә карата да шартлар куела. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Сез сарыкны сайлаганда иң яхшысын сайлагыз”, - ди. Аның мөгезләре сынмаган, койрыгы өзелмәгән булырга, күзе күрергә тиеш. “Корбан сүзен тәрҗемә итсәк, без Аллаһ ризалыгы өчен иң яхшы булган, иң кадерле булган әйберен биреп, Аңарга корбан итәбез, Аллаһы Тәгаләгә якынрак булабыз. Шуңа күрә әгәр дә сарыгы, сыеры берәр зыянлы икән, ул корбанга туры килми. Һәм аны чалудан файдасы булмый”, - диде хәзрәт.

Казанда корбан чалу урыннарына килгәндә, эшләр болайрак тора. “Корбан чалуны оештыру мәсьәләсе безне – дин әһелләрен борчый. Еш кына корбан чалганда - кешеләр кан күргәндә этик, санитар нормалар бозыла. Корбан чалуны карап тору кешегә психологик яктан авыр тәэсир итә. Исламда бу тыела. Шуңа күрә без дәүләт структуралары, аерым алганда, министрлыклар белән берлектә бу процессны җайга салырга тырышабыз. Бу корбан чалу аерым җиһазланган урыннарда башкарылсын өчен эшләнә. Без мондый урыннарны Мәрҗани, Котдус, Ярдәм, Гаилә кебек үзәк мәчетләрдә күрә алабыз. Бу урыннарда корбан чалыначак. Әлеге ябык урыннарга балалар гына түгел, корбан чалдыра торган олылар да керә алмаячак”, – дип аңлатты Рөстәм Хәйруллин.

Бертуган Петряевлар урамындагы махсус комплекска килгәндә, әлеге җир юридик яктан Татарстан мөфтиятенә карамый. Шулай да анда корбан чалынмый дигән сүз түгел.

Корбан чалдырырга теләүчеләр корбанлык терлек сорап мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала. Казан мөхтәсибәтендә белдерүләренә караганда, быел Мәрҗани, Кабан арты, Ризван, Әҗем, Нурислам, Ярдәм, Сөләйман, “Хузәйфа”, “Ислам” һәм башка зур мәчетләрдә корбанлыклар әзерлиләр. “Ярдәм” мәчете корбан итеп мөгезле эре терлек чалырга теләүчеләрдән генә гаризалар кабул итә. Заявкалар 15 октябрьнең иртәсенә кадәр кабул ителә.

Гомумән алганда, Казан мәчетләрендә бүгенге көнгә меңнән артык корбан чалыначагы турында мәгълүмат бар. Корбанлыкның бәясе 5-6 мең сум тирәсендә тибрәлә. Мондый сарыклардан 20 килограмм тирәсе ит чыга. Корбанлыклар Татарстан районнарыннан китертелә, Әстерхан, Волгоград, Оренбург өлкәләреннән кайтартыла. Бу эш белән республика фермерлары шөгыльләнә. Корбанлыкны сайлап алганда сатулашу рөхсәт ителми. Бу - пәйгамбәребездән калган тәртип.

Корбан итенең – бер өлешен гаиләңә калдырырга, икенче өлеше белән корбан ашы үткәрергә, өченче өлешен мескеннәргә һәм ятимнәргә кертергә кирәк. Шулай ук бөтен итне мохтаҗларга таратып бетерсәң дә була. Мөселман булмаган күршеләрне һәм туганнарны корбан ите белән сыйлау саваплы гамәл санала. Корбанның маен этләргә, мәчеләргә бирергә рөхсәт ителә. Ә сөякләрен шәһәрдә – гомуми урыннарда, авылларда аулак урыннарда күмәргә кирәк.

Корбан чалуны оештырганда, санитар нормалар сакланырга тиеш, дип саный хәзрәт. Корбан чалына торган мәчетләрнең имамнары корбанлыкларның санитар нормаларга туры килү-килмәве турында белешмәләре бармы-юкмы икәнлеген контрольдә тотарга тиеш. Әгәр мондый белешмәлекләре булмаса, тикшерүче органнар мондый сарыкларны чалырга рөхсәт бирми.

Районнарда корбан чалу, нигездә, Үзәк мәчетләрдә алып барыла. Анда Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча идарә вәкилләре булачак. Казанда әлеге оешма вәкилләре бөтен мәчетләрне дә карап бетерә алмаячак. Димәк, бөтен җаваплылык имамнар һәм корбанлыклар белән тәэмин итүчеләр намусында кала. 

“Татар-информ”, Римма Гатина