Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан хәйрия концерты узачак

11 октябрь 2013 ел 13:06

17 октябрь көнне башкалада Корбан бәйрәме уңаеннан “Мәрхәмәтле Корбан” исемле хәйрия концерты узачак. Концерттан җыелган акчалар сукыр мөселманнарны укыту – тернәкләндерү үзәге булган “Ярдәм” мәчетенә тапшырылачак. Бәйрәм концертында Зөһрә Сәхәбиева, Мингол Гәлиев, Ильяс Хәликов, Булат Нигъмәтуллин, Резеда Төхвәтуллина, Лилия Муллагалиева, “Казан егетләре”, Ильназ Сафиуллин кебек танылган эстрада җырчылары белән беррәттән мөнәҗәт башкаручылар да чыгыш ясаячак.

 

Концерт Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә (К. Маркс урамы, 26 нчы йорт) узачак. Башлану вакыты: 18.00.

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана