Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның 28 ноябрьдә Чаллыда уздырылган күчмә Пленум утырышында ясаган чыгышы.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм пленум әгъзалары! Мөхтәсибләр, имамнар!
Иң башта рәхмәт сүзләре әйтергә рөхсәт итегез. Аллага шөкер, сезнең ярдәм-булышлык белән мөфти эшен башлап җибәрдем. Урынбасарлар, мөхтәсибләр бер булдык һәм Корылтайда әйтелгән ниятләргә тотындык. Әлбәттә, мөфти булу бик зур җаваплылык. Мин Аллаһы Тәгалә каршында, сезнең алда, Президент алдында да гамәлләрем өчен җаваплы.
Шуны да яхшы аңлыйм, мөселман кеше икенче мөселманның дошманы була алмый. Ләкин безне әле шактый кыен хәлләр дә сагалап тора. Соңгы вакытта Түбән Камада һәм башка районнарда булган хәлләргә бәйләп әйтәсем килә - бер кешене үтергән мөселманны мөселман дип әйтә алмыйм. Коръән-Кәримдә ачык әйтелә:
«Бер кешене үтерү – бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр” (Коръән. Мәидәһ сүрәсенең 32 нче аяте).
Без дини эшләрне Хәнәфи мәзхәбенә һәм Матуриди гакыйдәсенә таянып алып барабыз, иншАллаһ. Моны берәү дә үзгәртә алмый. Алга таба да юлыбызны Коръәнгә таянып һәм сөннәткә ияреп дәвам итәрбез, Инша Аллаһ.
Корылтайдан соң җиде ай вакыт узды. Җиде айда, әлбәттә, бөтен эшләрне эшләп бетереп булмый. Шулай да сезнең ярдәмегез белән шактыен тормышка ашыра башладык.
Безнең төп максат динне күтәрү һәм Исламның матурлыгын халыкка җиткерү. Шуңа күрә дәгъват эшчәнлеген көчәйттек. Махсус дәгъват бүлеге булдырдык. Бүлек хезмәткәрләре Казанда, районнарда вәгазь кичәләре оештыра башлады. Барыбызга да ачык, имамнар вазыйфасы бик зур. Имамнар кеше күңелен, рухын кайгыртырга тиеш. Һәр имам үз эше белән үзен күрсәтә ала. Әйтик, менә Илдар хәзрәт Баязитовның эше моңар бер дәлил.
Белгәнебезчә, Социаль мәсьәләләр буенча яңа эшләргә тотындык. Илдар хәзрәт җитәкли торган сукырларга ярдәм итү үзәге бар. Хәзер гарип ятим балалалар йорты, эчкечеләрне, наркоманнарны һәм төрмәдән чыкканнарны тернәкләндерү өчен аерым үзәк булдырырга телибез.
Нәзарәт тарафыннан Уразада зурлап “Рамазан – мәрхәмәт ае” акциясе, Корбанда “Сөючеләр фида кыла” акциясе үткәрелде. Беренче тапкыр телемарафон оештырдык. Телемарафонда Россиянең төрле төбәкләреннән 16 меңгә якын кеше катнашты. Нәзарәт тарафыннан тәкъдим ителгән иҗтимагый юнәлеш халыкта зур кызыксыну уята. Бу уңайдан һәркайсыбыз җаваплы.
Исламга дәгъватның тагын бер юлы ул - татар халкы мирасын өйрәнү, гыйлемле булу. Әгәр без үзебезнең галимнәрне үстерә алмасак, Татарстанда диннең киләчәген кайгыртмаган булырбыз. Әлбәттә, галимнәр әзерләү бик катлаулы мәсьәлә. Ул турыдан-туры мәдрәсәләргә бәйле.
Шуны әйтергә кирәк, әле күптән түгел генә нәзарәттә Коръәнне өйрәнү бүлеген оештырдык. Татарча тәфсир әзерләнә. Төрек кардәшләр белән бергә яңа компьютер шрифтын әзерлибез. Путин белән очрашканда, барлык мөфтиләр белән килешеп, уртак бер Коръән чыгару кирәклеге хакында тәкъдим ясадым. Путин да, башкалар да бу идеяне хуплады. Рәсми тәрҗемәне әзерли башладык.
Тагын бер эшкә аерым тукталып үтәсе килә. “Хузур”га бәйләп берничә сүзем бар. Мөфтият өчен рухи мирасны саклау һәм аны халыкка җиткерү мөһим эш санала. Татар имамнары китапларын электрон вариантта сайтларга урнаштырырга һәм кабат нәшер итәргә кирәк. “Хузур” бүген менә шуның белән шөгыльләнә. 6 сайты эшли, биш ай эчендә 13 китап әзерләп чыгарды. Татар, рус, гарәп телләрендә танылган татар дин әһелләре китапларын бастыра, үзенең интернетларына урнаштыра.
Ни өчен шулай китапларны берничә телдә чыгарырга тырышабыз соң? Татар халкын дин саклаган. Бүген без дини татарча китаплар белән халкыбызның телен сакларга тиеш. Ә гарәпләр, үзләре килсеннәр безгә һәм татар дин белгечләренең китапларын гарәп телендә күрсеннәр, өйрәнсеннәр. Безнең аларга тәкъдим итәрлек мирасыбыз бар, Аллага шөкер.
Шушында утырган имамнар, сез дә нәшрияткә вәгазьләрегезне, дини китапларыгызны бастырырга алып килә аласыз. Бергәләп чыгарыйк китапларны. Менә Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен бастырдык бит, халык бик яратып укый аларны. Сез дә “Хузур”га китерегез. Кабатлап әйтәм, татарча дини китаплар чыгарып, халкыбызга вәгазьләрне татарча сөйләп, без телебезне дә, татар кешесенең иманын да саклыйбыз.
Бүген Татарстан дөнья күләмендә төрле илләр белән аралаша. Бу нәзарәткә бик зур йогынты ясый. Чит илләр бездәге дини тормыш, татар халкы белән кызыксына. Мөфтияткә алар еш килә. Финляндиядән, Германиядән, Польшадан, Кувейттан, Төркиядән, Палестиннан, Казахстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән хезмәттәшлек тәкъдим итәләр. Нәзарәт татарларның дини-рухи байлыгын кунакларга матур итеп тәкъдим итү өчен күп көч куя. Без, дин әһелләре, барыбыз да күркәм гамәлләр белән татарларны башка халыкларга, илләргә танытканны аңлап эш итәбез.
Инде республика районнарына, мөхтәсибләргә килсәк, аерым проблемаларыбыз бар әле. Яшерен-батырын түгел, авылларга имамнар җитмәгәнгә дә зарланабыз. Мәчетләрнең газ проблемасын да әлегә чишеп бетерә алган юк.
Шушы узган җиде ай эчендә мөхтәсибәтләр белән эшчәнлекне, булдыра алган кадәр, ныгытырга тырыштык. Республикада беренче тапкыр яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар тапшыра башладык. Бу грантлар авылларга яшьләрне җәлеп итәр өчен бирелә. Бүгенге көндә 100гә якын имамга грант бирү каралды. Моннан тыш авыллардагы имамнарга ярдәмлек итеп “Шура” журналын чыгара башладык. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга вәгазьләре урнаштырыла.
Болар барысы да динне, имамнарны кайгырту максатыннан эшләнә. Һәр авылдагы дини тормыш нәзарәт, мөхтәсиб күз угында булырга тиеш, шуның өчен тырышабыз. ИншАллаһ, алга таба бер булып эшне дәвам иткәндә борчыган проблемаларны да хәл итәрбез. Безне бүлгәләргә, безгә тискәре йогынты ясарга, шулай итеп өстәмә проблемалар чыгарырга тырышканнар да бар. Андыйларга бергәләп, үзара килешеп-киңәшеп каршы тора алырбыз, Алла боерса.
Шушы җыелыштан файдаланып, алдан хәбәр итәсем, чакырасым килә. Болгарда мәүлед укытачакбыз. Барыгызны да шунда чакырам. Бәйрәмгә озак калмады. Мәүлед 12 гыйнварга туры килә. Мөселманнарның шушы күркәм, матур кичәсен һәр районда, Казанда зурлап үткәрергә язсын.
Сүземне йомгаклап шуны телим, алга таба да Аллаһы Тәгалә ризалыгы, өммәтебез, республикабыз өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк, динебезгә хезмәт итик. Киңәшле эш таркалмас дигән борынгылар, бер-беребезнең сүзен тыңлап эш йөртик, иншАллаһ.