Вәгазь һәм нотык сөйләү һөнәре бик борынгы һөнәрләрдән санала. Мәшһүр гарәп вәзирләреннән берсе – Хәсән бине Сәһил заманында үз улларына мондый нәсихәт биргән: “Әй улларым! Нотык сөйләргә өйрәнегез! Кешенең хайваннан аермасы – аның сөйләшә белүедер. Нотыгыгыз камил булса, кешелегегез дә камил булыр!”
Дөрестән дә, тел, сөйләшә алу мөмкинлеге адәм балаларына Яратучы тарафыннан бүләк ителгән зур нигъмәт. Телнең көченнән, сөйләм мөмкинлекләреннән гади халык та, төрле һөнәр ияләре дә файдалана. Төрле дәрәҗәдәге хәзрәтләр, муллалар, гомумән, дин әһелләре эшендә дә тел, сөйләм осталыгы төп корал булып санала. Әйтергә кирәк, ислам диненең таралуы да Аллаһ Раббыбызның соңгы пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәламнең хикмәтле, белемле, бик тә сабыр, әхлаклы булуы белән генә бәйле түгел иде. Аның бай теле, искитмәле оратор булуы да гаять зур роль уйнаган.
Сүз көче, сөйләм осталыгы дин әһеле өчен ифрат зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, мөселманнар бу мәсьәләгә һәрдаим зур игътибар бирделәр. Элеккеге мәдрәсәләрдә дә, бүгенге дини уку йортларында да вәгазь, хөтбә сөйләү серләре махсус дәресләрдә өйрәнелә. Шулай итеп, булачак имамнар, муллалар һәм мөгаллимнәр кешеләргә динне дөрес итеп аңлату, вәгазь сөйләү нечкәлекләрен, һичшиксез, үзләштерергә һәм хезмәтләрендә файдаланырга тиешләр.
***
Муллаларның, имамнарның сөйләм ысулларына килгәндә, түбәндәге үзенчәлекләрне билгеләп үтәргә мөмкин:
1) башка һөнәр ияләреннән аермалы буларак, дин әһеленең сөйләме үз эченә төрле дини терминнарны алырга тиеш; имамнарга Коръән аятьләрен дә, хәдисләрне дә урынлы куллану мәслихәт;
2) шул ук вакытта имам нотыгы гади һәм аңлаешлы булырга тиеш, чөнки аны тыңлаучы аудитория төрле яшьтәге, төрле белем дәрәҗәсенә ия булган тыңлаучылардан гыйбарәт. Моны, һичшиксез, исәпкә алырга кирәк;
3) нинди дә булса җәмәгать алдында чыгыш ясарга җыенган кешегә сөйләргә ниятләгән текстның бербөтенлеген күз алдында тотып, сүз сөрешенең эзлеклелеген, мантыйкка (ягъни логикага) нигезләнгән булуын кайгырту лазем. Бу, әлбәттә, дин әһеле сөйләмендә дә игътибарга алынырга тиешле бик мөһим нәрсәләрнең берсе;
4) имам вәгазе композиция, ягъни төзелеше ягыннан алдан уйланылган, төгәл булырга тиеш. Беркайчан да халык алдына: “Әйдә ярар, нәрсә булса да сөйләрмен әле”, – дип уйлап, чыгып басарга ярамый. Хәтта тәҗрибәле, телгә бай дин әһеле дә үз чыгышын алдан планлаштыра, берничә зур һәм кечкенәрәк кисәкләргә бүлә, һәр кисәкнең төп фикерләрен үзе өчен тәгаенләп куя.
Кереш өлештә, гадәттә, иң элек вәгазьнең темасы билгеләнә, аннары аның әһәмияте, бүгенге актуальлеге ассызыклана, аерым шәхес һәм тулаем җәмгыять тормышына ясаган йогынтысы турында әйтелә. Боларны ачыклаучы һәр фикер, һәр җөмлә аңлаешлы, анык һәм төгәл булырга тиеш. Кереш өлештә вәгазьче тышкы, ягъни тыңлаучыларга ишеттерелә торган, һәм эчке, ягъни башкаларга әйтелмичә, шәхсән үзе өчен генә тәгаенләнә торган бурычлар һәм максатлар билгеләргә тиеш. Вәгазьнең җиткерү рәвеше, тулаем сыйфаты нәкъ менә шул бурыч-максатларга бәйле.
Төп өлештә теманың асылы ачыла. Бу өлешне ике зур кисәккә бүлү мәслихәт. Беренче кисәк, гадәттә, теоретик рухта булып, сайлап алынган теманы гомуми тасвирлауга багышлана. Биредә темага (проблемага) кагылышлы мәгълүмат бирелә, Коръән аятьләре, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде!) хәдисләре, галимнәрнең фикерләре китерелә. Икенче кисәктә теманы практик яктан – тарихтан һәм бүгенге тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә ачыклап, шушы мәсьәләне белүнең, дин, шәригать буенча аның ничек хәл ителүен аңлауның файдалары турында сөйләргә мөмкин.
Вәгазьнең йомгак бүлеге нәтиҗә чыгаруга багышлана. Биредә барлык сөйләгәннәр гомумиләштерелеп, вәгазьче тыңлаучыларга әйтәсе килгән төп фикерне җиткерә. Нәтиҗә ясалганда, фикер сөреше төзек, җөмләләр төгәл һәм аңлаешлы булырга тиеш. Йомгакта әйтелгән төп фикернең кереш өлештә билгеләнгән бурычлар белән бәйле булуы мөһим.
Нәтиҗәне бәян итүнең берничә төре бар. Шуларның берсе – фикерләрне номерлап, ягъни “беренчедән”, “икенчедән” дип тезеп китү. Бу уңайлы, фикерне конкретлаштырырга ярдәм итә торган вариант. Нәтиҗә ясауның башка – ирекле, вәгазьченең уйлануларын үз эченә ала торган төрләре дә бар. Шулай да, дин әһеле ясаган нәтиҗәдә Аллаһның бөеклеге, Аның чиксез Кодрәте һәм олуг Рәхмәте хакында, һичшиксез, әйтелергә тиеш. Тормышыбыздагы һәр вакыйга, һәр мәсьәлә Аллаһ Раббыбызның Хикмәте белән нурландырылган булуы турында искәртү бик мөһим. Имам алдына куелырга тиешле максатлардан тагын берсе – мәсьәләнең тирән тамырлары хакында белдереп, аның асылына төшендереп, алган гыйлемне тормышта кулланырга өндәү;
5) вәгазь сөйләүчегә чыгышның вакыты турында да онытмаска кирәк: ул бик озакка сузылса, җәмәгатьнең игътибары сүрелә башларга, шул сәбәпле сөйләүчегә карата кызыксыну югалырга мөмкин. Шул ук вакытта вәгазьне бик кыска тоту, беренчедән, тыңлаучыларга карата ихтирамсызлык буларак бәяләнүе ихтимал, икенчедән, вәгазь темасын берничә минут эчендә генә яхшы ачыклап булмый;
6) имам үзенә һәм сөйләгән темасына игътибар җәлеп итү өчен яхшы хикәяләүче (рассказчик) сыйфатларына да ия булырга кирәк. Коръәннән, борынгы тарихтан алынган кызыклы риваятьләр сөйләү, хәзерге реаль тормыштан гыйбрәтле мисаллар китерү вәгазьне баета, имам сөйләмен тере, мавыктыргыч итә;
7) вәгазь сөйләүчегә хас булырга тиеш тагын бер үзенчәлек – ул сөйләмнең образлы булуы. Бу үзенчәлек турыдан-туры хикәяләүче сыйфаты белән бәйле. Фикерне дөньяви һәм дини мәгънәдә уңышлы гәүдәләндерә ала белү дә имам сөйләмендә зур әһәмияткә ия;
8) тагын бер сыйфат – сөйләмнең эмоциональлеге, хисле булуы. Имам мөнбәргә менеп сәгать буе борыны астына гына “мыгырданып” торса, аны тыңларга кыен булачак, ул бу очракта кешеләрнең игътибарын җәлеп итә алмаячак. “Үз борыныңа сөйләү” ысулы вәгазьне, әлбәттә, нәтиҗәле итә алмый. Шуңа күрә имам алдында берничә генә кеше утырса да, ул һәркемне аерым һәм тулаем җәмәгатьне инандырырлык дәрәҗәдә фикерләрен эмоциональ, хисле итеп җиткерә белергә тиеш. Тавышның төрле төсмерләре, кул хәрәкәтләре, башка мәгънәви ишарәләр, хәтта күз карашы да бу нисбәттә имамга ярдәм итә ала. Хисле сөйләм, шулай итеп, вәгазьне җанландырып җибәрә, аның сыйфатын арттыра;
9) инде билгеләп үтелгәнчә, мәчеткә төрле кеше җыела, алар арасында олы яшьтәге, начар ишетүче өлкәннәр дә була. Шуңа күрә имамның тавышы көчле, сөйләме исә анык, ышанычлы, яхшы дикцияле булу бик тә мөһим;
10) вәгазь сөйләү нәтиҗәсендә бирелгән белем-мәгълүматны тыңлаучылар истә калдырсыннар өчен имам рефрен ысулын кулланса, ягъни төп, иң кирәкле фикерләрне урынлы кабатласа да яхшы була. Әмма, уйламыйча, максатсыз тәкърарлап торудан сакланырга кирәк;
11) имам сөйләмендә пауза (тыныш) ысулы да бик мөһим нәрсә булып санала. Аның максаты – билгеле бер фикергә басым ясау, игътибар юнәлтү; шулай ук тыңлаучыларны берара сөйләүдән ял иттереп, әйтелгән фикерне күңелләрендә ныгытып кую;
12) сөйләгәндә имам грамматик хаталардан сакланырга тиеш. Хаталы сөйләү вәгазьнең кыйммәтен киметә.
***
Шулай итеп, дин әһеле сөйләме, дөньяви сөйләм кагыйдәләренә нигезләнсә дә, шактый күп үзенчәлекләргә ия. Моны күренекле имамнарыбыз да, Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйри, Җиһангир Абызгилдин кебек каләм ияләре дә үз хезмәтләрендә исбатлый.
Имам вазифасы – кешеләр йөрәкләренә изгелек, игелек орлыклары чәчү. Ә бу турыдан-туры сүз сәнгате, сөйләм осталыгы белән бәйле. Коръәндә искә алынган хикмәт иясе Локман Хәким билгеләп үткәнчә, кешеләрнең йөрәге ул – чәчүлек урыныдыр һәм анда фәкать яхшы сүзләр һәм фикерләр “чәчәргә” кирәк; шуларның кайберләре булса да шытым, иншә Аллаһ, бирәчәк...
Ришат хәзрәт КУРАМШИН,
Кукмара мәдрәсәсе директоры