Ислам тарихы. Сөнгатулла Бикбулат

12 март 2015 ел 13:03
Ислам тарихы. Сөнгатулла Бикбулат

Дин дәресләренең дүртенче җүзен тәшкил итәчәк ошбу китап, тарих мөкатдәсеннән гыйбарәттер. Мин әүвәлге җүзләрдә зикер ителгән игътикадәт, гыйбадәт вә әхлак бәхәсләре ибтидәи мәктәп өчен җитәрлек фикерендәмен. Шунлыктан бу җүздә аларны киңәйтү яхуд тәкрарлауга ләзем күрмәдем. Шулай ук әнбия тарихыннан беренче вә икенче җүзләрдә кичелгән мәгълүматта, ибтидәи мәктәп балалары өчен җитсә кирәк. Коръәндә зикер ителгән пәйгамбәрләрнең бөтенесенең тарихларын төзүгә, ибтидәиянең хәтта рашидидә билә ләзем күрелмәсә кирәк. Пәйгамбәрләрнең кавемләре белән булган вакыйга вә маҗаралары бер-беренә бик охшаганлыктан, боларны баштан аяк зикер итү баланың башын чуалтудан башка һичбер нәтиҗә чыгармаячактыр. Тарих мөкатдәс укытудан башлыча максат шәкерткә дини рухи ару, әхлак дәресе бирү вә аны гыйбрәтләндерердер. Моның өчен олыграк вә мәшһүрерәк пәйгамбәрләрнең тарихлары белән таныштыру әлбәттә кифаят итәдер. Менә шул нәрсәләрне мөләхаза кылыб мин бу җүзне тарих мөкатдәснең исламияткә дәир кыйсеменә хасладым. Безнең өчен тарих мөкатдәстән иң мөһим нокта пәйгамбәребезнең тәрҗемәинең тарихыдыр. Шунлыктан мин әүвәлге ике җүздә пәйгамбәребезнең тәрҗемә хәленә байтак урын бирә торып, бу җүздә аңа урын кызганмадым.
Ислам дине тарихыннан гыйбарәт булган ошбу китап, моңарчы булган тарих ислам китапларына башкарактыр. Тарих ислам китаплары күбрәк сугыш тарихыннан гыйбарәт була иде. Һәм дә анда иң алда тотылган нәрсә, бер-бер артлы халифәләрнең тәрҗемә хәлләрен төзү вә кызыграк вакыйгаларын зикер итү була иде. Мин исә алай итмәдем. Мин күбрәк исламиятнең кайда вә ничек таралуына, моңа кемнәр күбрәк сәбәп булуына әһәмият бирдем. Шуның өчен мин 4 хәлифә хакында кыскача мәгълүмат биргәннән соң, башка хәлифәләрне берсе артлы берсен тезмичә, чүпләп кенә алдым. Аның соңында ислам диненә олуг хезмәтләре тигән вә ислам галәмендә остазлык кылган бөек затларны зикер иттем. Русия мөселманнарына ислам диненең ни вакыт вә ни рәвешле килеп керүен, идарә руханиянең тәшкилен вә аның нидән гыйбарәт булганлыгын зикер иттем. Минемчә ибтидәи мәк­тәпләрдә бөтен тәфсыле белән пәйгамбәрләрнең тәрҗемә хәл­ләрен, хуляфәи рашидун тарихын укытканча, бик кысынкы дәирәдә булса да бербөтен олырак ислам дине тарихын үткәрү һәрхәлдә артыграктыр.


С.Бикбулатов.
10 октябрь, 1916 ел, Ырынбург.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Мөхәммәд пәйгамбәр килер алдыннан


Аллаһ Тәгаләнең бәндәләренә мәрхәмәте гаять дәрәҗәдә зурдыр. Ул безне юктан бар кылып, безгә дөнья көтү өчен кирәк нәрсәләрнең барысын да биргән. Без шул нәрсәләрдән теләгәнчә файдаланабыз. Аллаһ Тәгалә безне шулардан файдалана алырлык итеп яраткан вә шул нәрсәләрдән файдаланырга тәмам ирекле кылган. Ләкин адәм баласы күп вакыт үзен яраткан Ходасын оныта, аңа биргән олуг нигъмәтләренең кадерен белми, шөкранасын кылмыйдыр. Аллаһ Тәгалә аңа аң вә гакыл биреп, ул шул аң вә гакылы белән яхшылык вә яманлыкларны, үзенә киләчәктә файдалы вә зарурлы булачак нәрсәләрне аера алса да, күп вакыт нәфсенә булышып, шайтанына алданып, Аллаһ Тәгаләгә булган бурычларын үтәми, үзенә зарур булып төшәчәк нәр­сәләрдән тыелмыйдыр.
Менә адәм балалары шундый булганга күрә, Аллаһ Тәгалә аларны үз башларына гына калдырмыйча, аларга юлбашчылар, дин вә шәригать өйрәтәчәк кешеләр җибәрә торган. Иң башлап адәм балаларына юлбашчылык килеп, дин вә шәригать өйрәткән кеше Адәм пәйгамбәрдер. Аңардан соң да бик күп пәйгамбәрләр килгән. Шуңа адәм балалары бер пәйгамбәр вафат булып озак вакыт үтте исә юлдан адаша торган булганнар: Аллаһ Тәгаләне оныта, аңа тиешенчә гыйбадәт кылмый, әллә нинди нәрсәләрне Аллаһ дип белеп шуларга гыйбадәт итә торган булганнар. Шунлыктан рәхмәте киң булган Ходай Тәгалә боларга бер пәйгамбәр, соңында икенче пәйгамбәр җибәрә генә торган кайвакытларда бер үк вакытта берничә пәйгамбәр заманына килеп җителгән.
Мөхәммәд пәйгамбәр килер алдыннан да эшләр шул югарыда әйтелгән рәвешчә булган: Гайсә пәйгамбәрнең килүенә 600 еллап озак вакыт үтү сәбәпле җир йөзендәге халыкларның күбрәге тугры юлдан адашып киткәннәр. Ташлар, агачлар, әллә нинди сурәтләрне Аллаһ дип белеп, шуларга гыйбадәт итә вә шулардан теләкләр сорый торган булганнар. Күк, җирне вә бөтен нәрсәләрне яраткан бер Аллаһны бөтенләй онытканнар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең үз кавеме булган гарәпләр дә шулай ук таш вә агачларга, төрле сурәтләргә гыйбадәт итә торган булганнар. Ул вакыт хәзрәт Муса вә Гайсә шәригатьләре белән гамәл кылучылар күп булса да, әүвәлгесе озак вакыт үтү сәбәпле онытыла язган, икенчесенә ияргән халыклар үзара ихтиляфләшеп төрле мәзһәбләргә аерылган булганнар. Аның соңында ул вакытлар төрле кавем вә төрле милләтләр арасындагы низаг вә гаугаларның, бер-берсенә җәбер вә золымларның иге чиге булмаган. Шунлыктан боларны тугры юлга күндерәчәк, аларга әдәп вә тәрбия бирәчәк, гүзәл холыкларга димләячәк бер пәйгамбәрнең килүенә хаҗәт бик төшкән булган.
Иске диннәрдә, хосусан Муса вә Гайсә галәйһиссәламнәр, шәригатьләренең Ибраһим нәселеннән бер пәйгамбәрнең киләчәклеге хакында сүз булганлыктан, бу вакытларда Мөхәммәд галәйһиссәламнең килүе бик көтелә икән. Яһүд голәмәсе моны бик тиз булачак эш дип бөтенләй ышанып көтә торган булганнар. Хәтта гавәм арасында да бу сүз сөйләнә торган булган. Ләкин яһүдиләр ошбу пәйгамбәрнең үз араларыннан вә үз нәселләреннән килүен өмет итә торган булганнар. Насара голәмәсе дә моны бик ышанып көтәләр икән. Менә шул көтелгән пәйгамбәр, пәйгамбәрләрнең иң олугысы булган Мөхәммәд галәйһиссәламдер. Аңа бирелгән Коръән һичбер вакыт югалмаячак вә онытылмаячак булганга күрә, ул пәйгамбәрләрнең иң ахыргысыдыр. Аңа бирелгән шәригать тә иң соңгы вә ахырзаманга кадәр калачак шәригатьтер.

Мөхәммәд галәйһиссәламнең дөньяга килүе вә балалык дәвере


Гайсә пәйгамбәрнең килүенә 600 еллар булганда, Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр дога кылып сораган, Тәүрат вә Инҗилдә аның хакында сөенеч бирелгән Мөхәммәд пәйгамбәр дөньяга килгән. Ул Гәрәбстан исемендәге мәмләкәтендә Мәккә шәһәрендә туган. Аның дөньяга килүе рабигуль-әүвәл аеның тугызында, дүшәмбе көн иртә белән булган. Милади белән хисаплаганда бу көн 571 нче ел, апрельның 17 сенә туры киләдер. Мөхәммәд пәйгамбәр туган елны гарәпләр «Фил елы» дип йөртә торган булганнар.
Мөхәммәд галәйһиссәлам гарәп нәселеннәндер. Гарәп халкы хәзердәге кебек үк ул вакытларда да Гарәбстан ярым утравында тора торган булганнар. Алар бик күп кабиләләргә бүленгән булып, Кахтан вә Гаднан исемендә ике ерак атага барып терәләләр. Гаднан гарәпләренең төп нәселләре Исмәгыйль пәйгамбәргә барып терәлә. Кахтан гарәпләре дә, Гаднан гарәпләре дә Нух пәйгамбәрнең Сам исемендәге углы нәселеннәндер.
Кахтан гарәпләрнең күбрәге Гарәбстанның шимәл вә җәнүб тарафларында, Гаднан гарәпләре урта Гарәбстанда тора торган булганнар. Гаднан гарәпләреннән булган кабиләләрнең иң мәшһүре Кораеш кабиләседер. Кораеш гарәпләре Мәккә шәһәрендә вә аның тирәсендәге сахраларда тора торган булганнар. Мәккә шәһәре Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр тарафыннан бәрәкәт теләнеп дога кылынган бер шәһәр булганга, һәм дә анда алар бина кылган мөбарәк Кәгъбәтулла булганга, Кораеш гарәпләре башка кабиләләрнең барысыннан да өстен, барысыннан да артык, барысыннан да кадерле вә хөрмәтле иделәр.
Гарәп кабиләләреннән һәрберсе үзе әллә ничә ыругага бүленәләр. Кораеш кабиләсе ул вакыт 12 ыруга бүленгән булып, боларның иң алдынгысы Һашим ыруы иде. Мөхәммәд галәйһиссәлам менә шушы гарәп кабиләләренең иң алдынгысы, иң шәрифе булган Кораеш кабиләсеннән, Кораеш кабиләсенең дә иң артыгы булган Һашим ыруыннандыр.
Мөхәммәд галәйһиссәламнең атасы Габделмөтталиб углы Габдулла, анасы Ваһеб кызы Әминәдер.
Габделмөтталиб Мәккә гарәпләренең вә Кораеш гарәпләренең иң олуг кешесе иде. Вәһеб тә билгеле кешеләрдән иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең атасы Габдулла, ул дөньяга ки­лүдән 2 ай элек вафат булган. Ул Шам дигән җиргә барышлый Мәдинә шәһәрендә авырып, шул авыруыннан дөньядан кичкән. Кабере Мәдинә шәһәрендәдер. Бу вакыт аның яше 25 тирәсендә генә булган. Мөхәммәд галәйһиссәламгә атасыннан калган мал бик аз булган: 5 дөя, берничә баш сарык, Умму Айман исемендә бер җәрия.
Мөхәммәд галәйһиссәлам башта анасы хәзрәти Әминә кулында тәрбияләнгән. Ул вакытларда Мәккә гарәпләрендә баланы имезү вә тәрбияләү өчен сахра гарәпләренә тапшыру гадәте бар икән. Сахрада бала таза вә әрсез булып үскәнгә күрә шулай итәләр икән. Шул гадәт буенча хәзрәти Әминә дә баласын Мәккәгә якын бер сахрада тора торган Бәни Сәгъд дигән бер кабиләдән булган Хәлимә исемле хатынга тапшырган. Шулай итеп Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәти Хәлимә сөте белән тәрбияләнгән. Шунлыктан Хәлимә, Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөт анасы дип аталадыр. Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәлимә кулында бишенче яшенә кадәр торган. Ошбу вакытларда бу гаиләгә күп бәрәкәтләр килгән. Елның ачлык, туклык ел булуына карамыйча, хайваннарның җилеме тулы сөт була торган булган. Шул вакытларда ук Мөхәммәд галәйһиссәламнең киләчәктә олуг бер кеше булачаклыгы сизелгән.
Хәлимә кулыннан алынгач Мөхәммәд (г.с.) анасы кулында тәрбия кылына башлаган. Хәзрәти Әминә һәр ел диярлек сөекле иренең каберен зиярат итү өчен һәм дә иренең якыннарын күрү өчен Мәдинә шәһәренә бара торган булган. Мөхәммәд галәйһиссәлам 6-7 яшькә җитеп аз-маз уңны-сулны аера башлагач, хәзрәти Әминә аны да үзе белән бергә Мәдинәгә алып киткән. Яннарында әлеге Умму Айман да булган. Ләкин хәзрәти Әминәнең бу вакыт әҗәле җиткән икән. Ул Мәдинәдән кайтышлый Әбвә исемендәге бер авылда авырып вафат иткән һәм шунда күмелгән. Шулай итеп Мөхәммәд (г.с.) анасыннан аерылып Умму Айман кулында Мәккәгә кайткан.
Моннан соң Мөхәммәд (г.с.) бабасы Габделмөтталиб тәрбиясенә күчкән. Габделмөтталиб аны гаять дәрәҗәдә ярата вә үз балаларыннан да артык сөя торган булган. Аның киләчәктә олуг бер кеше булачаклыгын сизгәнгә күрә тәрбиясенә дә әһәмият бирә торган булган. Шунлыктан Мөхәммәд (г.с.)гә ятимлек ачысын татырга артык туры килмәгән. Ләкин озак үтмәгән, ул 8 яшькә җиткәндә бабасы Габделмөтталиб тә дөньядан кичкән. Шулай итеп аңа сөекле бабасыннан да аерылуга туры килгән. Габделмөтталиб вафат иткәч Мөхәммәд (г.с.) бик каты кайгырган вә елаган.
Габделмөтталибтән соң Мөхәммәд (г.с.) аның өлкән углы Әбү Талиб тәрбиясенә күчкән. Әбү Талиб Мәккә халкы арасында бик игътибарлы вә хөрмәтле бер кеше булган. Ул бәни Һашим ыруының башлыгы да булган. Ул Мөхәммәд (г.с.)гә бик шәфкатьле, бик мәрхәмәтле булып, аны үз балаларыннан да артык ярата торган булган. Әбү Талиб уртарак хәлле булып, өй эче дә бик зур булмаганлыктан, Мөхәммәд (г.с.)гә аның кулында бераз мәшәкать тә күрергә туры килгән: ул 9-10 яшьләрендә чакта ук үз якыннарның малларын көтеп бер төсле кәсеп белән маташкан. Болай көтү көтү бер Мөхәммәд (г.с.) пәйгамбәрдә генә булмыйча, башка пәйгамбәрләрнең дә бик күбесе яшь чакларында көтү көткәннәр икән.
Кораеш гарәпләре һәрвакыт кәрван белән Шәм җиренә мал итеп, аннан Гарәбстанга мал алып кайта торган булганнар. Мөхәммәд (г.с.)нең тәрбиячесе Әбү Талиб та шул кәрванга кушылып гелән Шәм тарафларына бара торган булган. Бервакыт Әбү Талиб кәрван белән Шәмгә чыгарга торганда Мөхәммәд галәйһиссәлам бабасыннан аерыласы килмичә елаган. Шунлыктан Әбү Талиб үзе белән моны да алып киткән. Ошбу вакыт ул 9 белән 12 яшьләр арасында булган. Шәмнән кайтышлый кәрван Бусра шәһәре янында ял иткәндә болар янына христиан динендә булган бер суфи кеше килгән. Ул Мөхәммәд галәйһиссәламне күреп, аның Тәүрат вә Инҗилдә сөенеч бирелгән пәйгамбәр булачаклыгын уйлаган һәм бу турыда Әбү Талибка да сөйләгән.

Мөхәммәд галәйһиссәламнең егетлек дәвере


Югарыда сөйләгәнчә Мөхәммәд (г.с.) балалык дәверен әүвәл сөт анасы Хәлимә кулында, аннан соң анасы хәзрәти Әминә кулында, ул вафат булгач бабасы Габделмөтталиб кулында, анардан соң атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб кулында кичергән. Анасы вафат булгач, аңа аналык тәрбиясен әлеге Умму Айман исемендәге хатын биргән. Ул бик акыллы, бик яхшы бер хатын булган. Ул Мөхәммәд (г.с.)не бик ярата, аңа һәрвакыт шәфкать вә мәрхәмәт күзе белән карый торган булган. Соңыннан Мөхәммәд (г.с.) дә аны бер дә онытмый, аңа кулыннан килгәнчә кадер вә хөрмәт күрсәтә торган булган. Аның хакында ул: «Умму Айман минем анам, соңында анамдыр», дия торган булган. Менә шулай итеп Мөхәммәд (г.с.) балалык дәверен кичергән. Ул шул бала чагында ук бик әдәпле, бик инсафлы булып аңардан балаларда була торган җүләрлекләр бер дә булмаган. Ул олуглар кебек сабырлы, басынкы булып, киләчәктә аның аерым бер кеше булачаклыгы беленеп үк торган. Шулай итеп Мөхәммәд (г.с.) егетлек дәверенә кергән. Егет булып җиткәч ул күбрәк сәүдә белән көн иткән. Ул вакыт гарәпләрдә төрле җирләрдә зур базарлар була торган булган. Ошбу базарларның иң мәшһүре «Гуказ базары» дигән базар булган. Мөхәммәд (г.с.) менә шул базарга да баргалаган. Бервакыт ошбу базарга ул Кассу ибн Сәгидә исемле бер карт гарәпнең халыкка карап вәгазь сөйләгәнлеген ишеткән. Бу кеше башка гарәпләр кебек потка табынучы булмыйча, бер Аллаһка гына гыйбадәт кыла икән. Мөхәммәд (г.с.)гә бу вәгазь бик охшап, бик әсәрләнгән. Мөхәммәд (г.с.) егетлек дәверләрен бик яхшылыкта кичергән. Ул башка гарәпләр кебек бер дә потларга табынмаган. Башка кешеләрдә булган бозыклыклар аңарда бер дә булмаган. Гарәпләрдә ул вакыт хәмер эчү бик таралган хәлдә, ул хәмерне үзенә дә алмаган. Потлар исеменә чалынган хайван итләрен ашамаган, мөшрикләрнең дине бәйрәмнәренә бер дә катышмаган. Ул бик сабырлы, бик түбәнчелекле, бик юмарт, бик тугры сүзле бер егет булган. Аңарда ялган сөйләү, хыянәт итү асла булмаган. Шуның өчен дә Мәккә халкы аны бик ярата торган булганнар. Халык арасында ул тугрылык белән исем чыгарган.
Мөхәммәд галәйһиссәлам 20 яшьләрендә вакыт, Кораеш кабиләсе белән икенче бер кабилә арасында зур бер сугыш чыккан. Ошбу сугыш ике ел рәттән булып, беренче елда Кораеш гарәпләре җиңелеп Кәгъбәтуллага сыенганнар. Икенче елда Кораеш гарәпләре җиңгәннәр. Бу сугышта мөкаддәс Кәгъбәтуллага хөрмәтсезлек күрсәтелгәнлектән «Явызлар сугышы» дип атала. Менә шушы сугышта якыннары белән бергә Мөхәммәд (г.с.) дә хәзер булган. Ошбу сугыштан соң Кораеш олуглары җыелышып Мәккәдә җәбер вә золымны бетерү, ватанчылык урынлаштыру өчен бер киңәш мәҗлесе ясаганнар. Ошбу мәҗлестә якыннары белән бергә Мөхәммәд (г.с.) дә хәзер булган. Ул пәйгамбәр булгач та ошбу мәҗлесне исенә төшереп бик яратып сөйли торган булган.
Мөхәммәд галәйһиссәлам 25 яшьләрендә вакыт, зур хак алып, Хәдичә исемендәге бай бер тол хатынның малы белән Шәмгә сәфәр иткән. Ошбу сәфәрендә ул бик зур файда итеп кайткан. Мөхәммәд галәйһиссәлам бик тугъры, бик ышанычлы бер егет булганлыктан Хәдичә электән үк аңа сокланып йөри икән. Ошбу сәфәрдә ул зур файда итеп кайткач, Хәдичәнең күңеле аңа тагы да ныграк утырган. Шунлыктан ул Мөхәммәд галәйһиссәламгә кияүгә чыгарга белеп сүз салдырган. Хәдичә бай хатын булу өстенә бик гакыллы, бик күркәм холыклы, олуг нәсәбле бер хатын булганлыктан, Мөхәммәд галәйһиссәлам үзе дә, бабасы Әбү Талиб тә моны бик мәсләхәт күргәннәр. Шулай итеп, Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәдичәгә өйләнгән. Моннан соң инде ул зур дәүләткә чумган. Шулай да булса, ул кәсебен һаман да ташламаган. Һаман да маңгай тиресе белән мал тапкан. Моннан соң аның фәкыйрь-фокарага, ятим һәм мескеннәргә ярдәме бик күбәйгән.
Мөхәммәд галәйһиссәлам 35 яшьләрендә чакта, зур яңгыр вә ташкын сәбәпле Кәгъбәтулланың бәгъзе җирләре җимерелгән икән. Шунлыктан, аны төзәтергә керешкәннәр. Кәгъбәтулла, искедән бирле гарәпләр каршында бик мөкатдәс бер гыйбадәтханә булганлыктан, аның өчен хәләл көч белән җыелган малларыннан иганәләр җыйганнар. Шулай итеп эшкә керешкәннәр. Кораеш гарәпләренең иң олуг кешеләре дә бу эшкә катнашып, таш вә кирпечләрне үз аркаларында ташыганнар. Ошбу вакыт Мөхәммәд галәйһиссәлам дә мөбарәк җилкәләрендә таш күтәреп китерә торган булган. Бина тәмам булгач мөбарәк Хәҗәру әсвәдне (кара таш) әүвәлге урынына кую мәсьәләсе кузгалган. Кораеш ыругларыннан һәрберсе моны үзләре алып куймакчы булганнар. Шулай итеп арада зур шау-шу күтәрелгән, сугышыр дәрәҗәгә җиткәннәр. Ахырда Кәгъбәтулла ишегеннән иң элек кем килеп керсә, шуның хөкеменә разый булырга булганнар. Ходайның туры китерүе белән шул вакыт Кәгъбә ишегеннән Мөхәммәд галәйһиссәлам килеп кергән. «Мөхәммәд — тугъры вә ышанычлы кеше», — дип моңа һәркайсы шатланганнар. Шуннан соң Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәҗәр әсвәдне бер киемгә салдырып, тирәсеннән Кораеш ыругларының башлыкларыннан тоттырган. Шулай итеп әүвәлге урынына җиткергәч ташны үз кулы белән алган да, урынына куйган. Шуның белән шау-шу басылып калган.

Мөхәммәд галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек килү


Гарәп халкы бер кавем булып, таш вә агачларга, төрле сурәтләргә гыйбадәт кылып итсәләр дә, Мөхәммәд галәйһиссәлам андый эшләрдән пакь булган. Аллаһ Тәгалә аны андый начарлыктан саклаган. Ул гарәпләрнең бу эшләренә бик начар карый торган булган. Үзе белгәнчә бер Аллаһка гына гыйбадәт итә торган булган. Ул 40 яшьләргә килгәч аңарда бертөсле үзгәреш сизелә башлаган. Аның төшләре бик ачык, бик тугъры була торган булган. Бу эшләр пәйгамбәрлек галәмәтләре икән. Моннан соң ул күбрәк гыйбадәт белән шөгыльләнә башлаган. Ул күбрәк Мәккәгә якын Хира исемендәге тауга барып шунда 10-15 көн, хәтта бер айга кадәр ялгызы гына гыйбадәт белән кичерә башлаган. Азыгы бетсә хәзрәти Хәдичәгә кайтып, яңадан азык алып китә торган булган.
Менә шул рәвешчә Хира тавында гыйбадәт кылып яткан кичләрнең берендә аңа Җәбраил фәрештә килеп: «Аллаһ Тәгалә сиңа халыкны тугъры юлга өндәргә кушты, син пәйгамбәрсең», дип пәйгамбәрлек китергән. Һәм аңа Аллаһ Тәгалә тарафыннан «Икъра» сүрәсен иңдергән. Җәбраил фәрештә аркылы пәйгамбәргә Коръән килүгә «вәхи килү» дип әйтелә. Менә ошбу кич иң башлап пәйгамбәргә вәхи килгән кичтер. Бу кич бик хөрмәтле, бик кадерле, бик мөбарәк кичтер. Шуның өчен дә аңа «Кадер кичәче» диләр. Бу кич Рамазан аеның 27 нчы кичәсенә туры киләдер. Бу вакыт пәйгамбәр 40 яшендә булган.
Башлап фәрештә белән күрешү пәйгамбәргә әлбәттә бик авыр булган. Ул шунда ук куркып өенә кайткан. Хәзрәти Хәдичәгә вакыйганы бер-бер сөйләгән. Хәзрәти Хәдичә аңа: «Син бер дә борчылма. Син бит бик яхшы, бик изге кешесең. Син пәйгамбәр булырга кирәк», дип аны тынычландырган. Аның Варака исемле атасы берлә бертуган агасы бар икән. Ул галим кеше икән. Ул христиан динендә булып, Инҗилне күп укый вә андагы ахырзаман пәйгамбәре хакындагы сөенечне дә белә икән. Хәзрәти Хәдичә пәйгамбәрне менә шул кешегә алып барган. Пәйгамбәр моңа вакыйганы сөйләгәч, ул: «Ул Муса пәйгамбәргә вәхи китергән Җәбраил фәрештә иде. Син пәйгамбәр булачаксың. Син халыкны хак дингә өндәгәндә сиңа җәбер итәчәкләр. Шул вакыт исән булсам сиңа ярдәм итәр идем», дигән. Моннан соң озак тормыйча Варака вафат иткән. Ул бу вакыт сукыраеп беткән бер карт икән. Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә иң башлап ышанучы кеше менә шушы Варакадыр.
Мөхәммәд галәйһиссәлам пәйгамбәр булгач иң башлап халыкны яшерен сурәттә генә дингә өнди башлаган. Ул гомерендә бер тапкыр ялган сөөйләмәгән тугъры вә ышанычлы бер кеше булганлыктан, дус-ишләре аның пәйгамбәрлеген бик тиз кабул иткәннәр. Аңа ир-атлардан иң башлап иман китерүче Әбү Бәкер, хатыннардан хәзрәти Хәдичә, балалардан Гали булган. Шулай ук аның азатлысы Зәед бин Харис белән әлеге бәләкәй вакытта тәрбия иткән Умму Айман да иман китергәннәр. Хәзрәт Әбү Бәкер яхшы гына хәлле, халык арасында игътибарлы, бик яхшы күңелле бер кеше булган. Ул Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлеген бик тиз кабул иткән: «Сиңа атам анам фида. Син тугъры сүзле кешесең, син ялган сөйләрсең дип күңелем дә китермим. Әшхәдү әнлә иләһә иллә Аллаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән рәсүлүллаһ», дигән.
Моннан соң Госман бин Гаффан, Зөбаер бин Әль-Гаввәм, Габдрахман бин Гауф, Тальха, Сәгъд бин Әби Ваккас, Гәммәр, Габдулла бин Мәсгуд, Әбү Зарр вә болардан башка байтак кешеләр дә иман китергәннәр. Рәсүлүллаһка иман китергән вә аның белән көрәшкән кешеләргә сәхабә диләр. Шулай итеп сәхабәләрнең саннары әкрен-әкрен арта башлаган. Бу вакытларда алар диннәрен халыктан яшерәләр, гыйбадәтләрен дә яшереп кылалар икән.

Дингә ачык сурәттә өндәү вә мөшрикләрнең пәйгамбәргә каршы төшүләре


Моннан соң Аллаһ Тәгалә пәйгамбәргә халыкны ачык сурәттә дингә өндәргә кушкан. Шуңа күрә пәйгамбәр элек үзенең кардәш ыругларын җыеп, аларның батыйль диндә булганлыкларын сөйләгән вә ислам диненә өндәгән. Мәҗлестә булган кешеләр моңа йомшак сүзләр сөйләсәләр дә, Әбү Ләһәб исемендәге берәүсе аңа каршы төшеп, бик каты сүзләр сөйләгән. Моннан соң ул беркөн Сафа тавына менеп бик каты тавыш белән халыкны чакыра башлаган. Ни хәбәр бар икән дип халык моңа болыт кебек агыла башлаганнар. Халык җыелып беткәч ул: «Мин Аллаһ Тәгалә тарафыннан халыкны тугъры юлга вә хак дингә өндәр өчен җибәрелгән пәйгамбәрмен. Сез батыйль диндәсез. Таш вә агачларга гыйбадәт кылудан туктагыз. Бөтен дөньяны вә үзегезне яраткан бер Аллаһ Тәгаләгә генә гыйбадәт кылыгыз. Әгәр дә шул динегездә торсагыз сезгә ахирәттә каты газап булыр; мин китергән ислам динен кабул итсәгез, ахирәттә бәхетле булырсыз, оҗмах нигъмәтләренә ирешерсез», дигән. Халык моның сүзләренә җүнләп колак салмыйча, таралганнар. Шул вакыт әлеге Әбү Ләһәб пәйгамбәрне бик начар сүзләр белән тиргәгән.
Менә шуннан соң Мәккә мөшрикләре пәйгамбәргә дошманлашып киткәннәр. Аңардан көлә вә мәсхәрә кыла торган булганнар. Сәхабәләрне дә рәнҗетә торган булганнар. Аларга гыйбадәт кылырга да ирек бирмәгәннәр. Пәйгамбәр боларның мәсхәрә кылуларына карамыйча, һаман да үз юлында дәвам иткән. Аларны юлдан адашкан халыклар дип атаган. Алар гыйбадәт итә торган потларны кимсеткән, хурлаган. Кораеш олуглары җыелышып Әбү Талибка барып аны бу эшеннән тыюын үтенгәннәр. Ләкин Әбү Талиб боларның сүзләренә артык колак салмаган. Болар аңа икенче мәртәбә килеп: «Мөхәммәдне бу эшеннән тыймасаң, аңа да сиңа да сугыш ачачакбыз», дигәннәр. Әбү Талиб пәйгамбәргә боларның сүзләрен әйткәч, пәйгамбәр елап: «Әй бабам, теләсәләр ни эшләсеннәр, мин Аллаһ Тәгалә кушкан эштән тыелыр хәлем юк», дигән. Шуннан соң Әбү Талиб моңа: «Бар, сөйли торган сүзеңне сөйлә, мин сине ташламам», дигән. Мөшрикләр моннан соң тагы да аңа килеп карасалар да, ул тегеләрнең сүзләренә илтифат итмәгән.
Моннан соң мөшрикләрнең пәйгамбәр вә сәхабәләргә бигрәк тә ачулары кабарган. Әбү Талибка каршы төшүдәш курыкканлыктан пәйгамбәргә кул тидерә алмасалар да, сәхабәләргә бик җәбер итә башлаганнар. Бигрәк тә бәгъзе бер фәкыйрьрәк вә кешедә хезмәттә яисә коллыкта булган сәхабәләргә золымнарын арттырганнар. Аларны иске диннәренә кайтару өчен әллә никадәр газаплаганнар. Сәхабәләр моңа түзгәннәр, диннәреннән асла кайтмаганнар: «Дөньяда газап күрсәк, ахирәттә рәхәттә булырбыз», дигәннәр. Пәйгамбәр дә мөшрикләрнең мәсхәрә кылуларына карамыйча, үз эшендә дәвам иткән. Төрле ярминкәләргә йөреп төрле кабиләләрне дингә өндәгән. Мәккәгә хаҗга килгән гарәпләрне дә күзеннән ычкындырмаган, дингә өндәгән. Мәккә мөшрикләре моны күрделәр исә сүздән туктата торган булганнар. Мәккә мөшрикләрнең барысы да диярлек пәйгамбәргә дошман булсалар да, боларның арасында бигрәк тә дошманнары 6-7 гарәп олуглары булган. Боларның эчендә дә иң каты дошманнары Әбү Ләһәб белән Әбү Җәһел дигән ике олуг мөшрик булган. Менә шундый мөшрикләрнең пәйгамбәрне мәсхәрә кылулары вә каты җәберләүләре аның атасы белән бертуган агасы Хәмзәнең исламияткә килүенә сәбәп булган: Әбү Җәһелнең беркөн пәйгамбәрне бик начар сүзләр белән сүккәнлеген аңа ишеттергәнәр. Үз туганын болай җәберләүләренә ул түзә алмаган. Әбү Җәһелне бер җирдә очратып битен канатканчы суккан да аннан соң Ислам динен кабул иткән. Ул бик йөрәкле бик батыр бер кеше булган. Моннан соң пәйгамбәргә мөшрикләрнең җәберләре беркадәр йомшый төшкән.

Мөшрикләрдән җәбер вә золым күргән сәхабәләр


Мөшрикләрдән җәбер вә золым күрмәгән һичбер сәхабә юк иде. Тик боларның күргән җәбер вә золымнары төрлечә була иде. Куәтлерәк якыннары вә нәсел ыруглары булган сәхабәләр мәсхәрә кылыну белән вә сүгелү, тиргәү белән генә калалар иде. Чөнки аларның якыннары үзләре мөшрик булсалар да, аларны газаплатырга ирек бирмиләр иде. Нәсел ыруглары булмаган, кеше хезмәтендә булган яисә кол вә кәнизәк булган сәхабәләр исә бик каты җәберләр күрәләр иде. Мәсәлән, соңыннан пәйгамбәрнең мөәззине булган хәзрәт Билал бик каты газап кичә иде. Ул бер кол иде. Аның хуҗасы аның муенына баулар тагып балаларга тоттыра да, ат иттереп уйнатып йөрттерә иде. Ул аны гаять эссе көннәрдә, көн үзәгендә эссе комга алып чыгып яткыра да: «Ата-бабаң диненә кайт. Әгәрдә кайтмасаң, үзеңне шушылай газаплап үтерермен!» дия иде. Бервакыт хәзрәт Әбү Бәкер моның шундый газап чигеп ятканлыгын күреп бик кызганды да, күп акча биреп хуҗасыннан сатып алды. Һәм Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен азат итте. Хәзрәт Билалның анасы Хәмәмә дә хуҗасыннан бик каты газап күрә иде. Аны да хәзрәт Әбү Бәкер сатып алып азат кылды. Гәмер бин Фухайра исемле сәхабә шулкадәр газап күрә иде ки, чыдый алмаган, ни сөйләгәнен белми иде.
Гаммар бин Ясир исемле олуг сәхабә дә бик каты газап чикте. Аның атасы-анасы да бик каты газап кылындылар. Хәзрәт Гаммарның ата-анасы газапка чыдый алмыйча вафат иттеләр. Хаббаб исемле сәхабәне хуҗасы аркасына кызган тимерләр басып газаплый иде. Газап күргән сәхабәләр болар гына түгел иде. Болар эчендә ирләр дә, хатыннар да байтак бар иде. Ләкин алар мондый газапларга чыдадылар. Диннәрдән асла аерылмадылар: «Дөньяда газап чиксәк, ахирәттә оҗмах нигъмәтләренә ирешербез», диделәр.
Мөшрикләрнең җәбер вә золымнарыннан Госман бин Гаффан, Зөбәер бин әл-Гаввам, Әбү Бәкер кебек сәхабәләр дә котылмадылар. Болардан әүвәлге икесен тәрбиячеләре ата бертуган кардәшләре газапладылар. Аларны арканнар белән бәйләп куеп авыз-борыннарына төтен җибәреп этлиләр иде. Ләкин болар моңа карап диннәреннән кайтмадылар, бәлки тагы да ныгый төштеләр. Ахырда сүз үткәрә алмагач болар аларны иреккә куйдылар.
Хәзрәт Әбү Бәкер Коръәнне бик күп укучан бер сәхабә иде. Ул йортына бер мәчет кебек нәрсә салып шунда Коръән укый вә гыйбадәт кыла иде. Аның тавышы бик гүзәл булып, Коръән укыганда әсәрләнеп еглый торган иде. Мөшрикләрнең хатын вә бала-чагалары моның Коръән укыганын тыңлап торалар иде. Мөшрикләр хатын, балаларның иске динләреннән чыгуларыннан куркып, хәзрәт Әбү Бәкерне кычкырып Коръән укудан вә кеше күз алдында гыйбәдәт кылудан тыйдылар. Хәзрәт Әбү Бәкер бервакыт мөшрикләрнең җәберләренә чыдый алмыйча, «Хәбәшә» дигән җиргә күчеп тә киткән иде. Ләкин юлда бер кабиләнең башлыгы моны үз канат астына алып Мәккәгә кире китерде.

Сәхабәләрнең Хәбәшстанга күчүләре вә хәзрәт Гомәрнең иманга килүе


Мөшрикләр пәйгамбәрне мәсхәрә кылуда, сәхабәләрне җәберләүдә дәвам итәләр. Пәйгамбәр дә тегеләрне әледән әле дингә өндәүдән кире тормый иде.Мөшрикләр аны төрле юллар белән туктатырга тырышсалар да, файда итә алмадылар. Ахырда аңардан могҗиза күрсәтүен сорый башладылар. Пәйгамбәр аларга: «Минем могҗизам, Аллаһ Тәгалә тарафыннан иңдерелгән Коръәндер. Әгәр дә минем пәйгамбәрлеккә ышанмасагыз, Коръән кебек бер генә аять китерегез», диде. Тегеләр бик гакыллы, сүзгә бик оста кешеләрен җыеп, Коръән кебек берәр җөмлә ясарга тырышсалар да, булдыра алмадылар. Бөтенләй җиңелеп калдылар. Ләкин алар пәйгамбәргә иман китермәделәр, әрләнделәр, тәкәбберлек кылдылар. Шулай да ислам динен кабул итүчеләрнең саннары берәм- сәрәмләп булса да, көн саен арта гына бара иде.
Мәккә мөшрикләре сәхабәләрнең күзләрен бер дә ачырмагач, аларга иркенләп диннәрен тотарга вә гыйбәдәт кылырга ирек бирмәгәч, пәйгамбәр аларга Хәбәшстан дигән мәмләкәткә күчәргә киңәш бирде. Ул мәмләкәтнең падишаһы христиан динендә булып, бик гадел, бик тугры бер падишаһ икән. Шулай итеп сәхабәләрдән байтак кешеләр, хатын вә бала-чагалары, өй ияләре белән Хәбәшстанга күчеп киттеләр. Ошбу вакыт Хәбәшстанга күчкән кешеләр эчендә олуг сәхабәләрдән Зөбәер бин әль-Гаввәм, Габдрахман бин Гауф, Габдулла бин Мәсгудләр бар иде. Пәйгамбәрнең кызы Рокыя белән кияве Госман бин Гаффан, хәзрәт Әбү Талибның углы Җәгъфәр вә хатыны да бар иде. Туган-үскән җирләрен, йортларын вә мал-туарларын ташлап китү боларга әлбәттә бик җиңел эш булмаган. Болар чит илләрдә ач вә ялангач торып булса да, диннәрен иркенләп тотуны, гыйбадәтләрен яшермичә кылуны үзләренең ватанларында торудан артык күргәннәр.
Мәккә мөшрикләренең олугларыннан Гомәр исемендә бер кеше бар иде. Бу бик гайрәтле, бик батыр йөрәкле бер кеше булган. Бу үз динендә бик нык булып, сәхабәләргә бик җәбер тидерә торган булган. Пәйгамбәр ошбу Гомәр белән Әбү Җәһелнең икесенең берсе ислам динен кабул итсә иде, дип бик тели торган булган. Боларның берсе иманга килсә мөселманнар бер төсле иркен сулыш алырлар иде дип уйлаган. Пәйгамбәрнең ошбу теләге кабул булган: бер көн Гомәр мөшрикләрнең бик кыстаулары вә кыздырулары белән пәйгамбәрне үтерергә дип гайрәтләнеп кылыч тагып юлга чыккан. Ул вакыт пәйгамбәр бер сәхабәнең өендә сәхабәләре белән бергә Коръән укып утаралар икән. Юлда моны бер сәхабә күреп: «Кайда барасың, болай кылыч белән? — дип сораган. Гомәр: «Мөхәммәдне үтерергә барам», — дигән. Теге сәхабә моңа: «Син аның белән булышканчы үз якыннарың белән булыш. Сеңлең Фатыйма белән киявең Сәгыйть тә мөселман булдылар ич», дигән. Гомәр моны ишеткәч ачуыннан ертылырга җиткән. Шунда ук кияүнең өенә барып ишек каккан. Тегеләр Гомәр икәнлеген белгәч бик аптырашып калганнар. Алар янына икенче бер сәхабә дә килеп, бер кәгазьгә язылган Коръән аятьләрен бикләп утыралар икән. Ишек каккан кешенең Гомәр икәнлеген белгәч, теге сахабәне тизрәк бер җиргә яшергәннәр. Гомәр кергәч, бик ачуланып сеңлесенә кычкыра башлаган: «Нәрсә укып утыра идегез? Сез дә динегездән чыккан икәнсез», дип сеңлесенең битенә суккан булган. Теге исә егылып: «Син ни эшләсәң эшлә, без ислам динен кабул иттек. Аңардан аерылачак тугелбез», дигән. Гомәр ачуыннан ни эшләргә белмәгән, ләкин бераздан моның ачуы төшә башлаган. Сеңлесенең битеннән кан акканын, күзләреннән елга кебек яшь акканын күреп, мәрхәмәтлеге кайта башлый: «Кая әле баягы кәгазегез?», дип сорый. Сеңлесе моңа: «Син мөшриксен, пычрак кешесен», дип башта бирмәсә дә, Гомәр бик нык сорагач биргән. Ул кәгазьне алып, Корьән аятьләрен укыгач, бик әсәрләнгән. Кат-кат укыган. Тагы да ныграк әсәрләнгән. Ахырда: «Бу бер дә кеше сүзе булырга охшамый, бу һичшиксез Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгәндер. Мөхәммәд (с.г.в.) ялганчы түгел, ул пәйгамбәрдер. Әшһәдү әллә иләһә илләллаһу вә әшһәдү әннә Мухәммәдән рәсүлүллаһ», дигән. Өй эчендәге кешеләр моны ишетеп ни эшләргә белмәгәннәр. Шатлыкларыннан өйне тәкбир тавышлары белән яңгыратканнар.
Моннан соң хәзрәти Гомәр пәйгамбәр вә сәхабәләр җыелган өйгә киткән. Сәхабәләр Гомәрне кылыч тагып килүен күргәч, бик куркышканнар. Пәйгамбәр боларга: «Курыкмагыз, бернәрсә дә булмас, ул яхшы ният белән килә», дигән. Гомәр пәйгамбәр хозурына кергәч тә, каршысына тезләнеп иман китергән. Моңа пәйгамбәр дә, сәхабәләр да бик нык шатланганнар. Тәкбир тавышлары белән Мәккә урамнарын яңгыратканнар. Хәзрәт Гомәр бик гайрәтле, бик батыр йөрәкле кеше булып, үз динен мөшрикләрдән яшереп торасы килмәгән. Ул пәйгамбәр хозурыннан ислам динен кабул кылып чыккач та, күргән бер кешегә үзенең мөселман булганлыгын игълан кылып йөргән. Мөшрикләрнең моңа бик кәефләре киткән, бик кайгырганнар. Гомәр ислам динен кабул итү белән мөселманнар иркен сулыш алып калганнар. Моңарча алар гыйбадәтләрен яшерен генә кылалар икән, хәзер әшкәрә гыйбадәт кылырга башлаганнар.

Пәйгамбәр вә Әбү Талиб белән мөшрикләрнең арасы бөтенләй киселү


Мәккә мөшрикләре пәйгамбәр вә сәхабәләргә дошманлыкларын гаять дәрәҗәдә арттырып ислам диненә аяк чалырга тырышсалар да, ислам динен кабул итүчеләрнең саннары көннән-көн арта гына бара иде. Шунлыктан алар ислам динен бетерү өчен икенче төрле чарага керештеләр: кораеш олуглары үзара киңәшеп, пәйгамбәрне канат астына алган Әбү Талиб вә аңа ияргән кешеләр белән бөтенләй мөнәсәбәтне өзәргә карар бирделәр. Пәйгамбәрнең ыругларыннан яртылап мөшрикләр ягын торып аңа дошман булсалар да, калган яртысы Әбү Талиб ягында булып, пәйгамбәрне яклый иделәр. Мәккә мөшрикләре менә шул пәйгамбәр ягында калган Әбү Талиб вә аңа ияргән кешеләр белән араны өзергә булдылар: пәйгамбәрне үзләренә тотып биргәнгә кадәр, алар белән алыш-биреш итмәскә, сөйләшмәскә, кыз алмаска, кыз бирмәскә булдылар. Бу турыда Кәгъбәтуллага бер игълан асып куйдылар. Шуннан соң Әбү Талиб үзенә ияргән кешеләр белән бер җирдә аерым тора башлады. Монда сәхабәләр дә, пәйгамбәрнең үз ыруыннан булган мөшрикләр дә бар иде.
Мөшрикләрнең мондый карарларын белгәч, пәйгамбәр сәхабәләргә тагын Хәбәшстанга күчәргә кушты. Моннан элек анда күчкән сәхабәләрның байтагы «Мөшрикләр пәйгамбәргә дошманлыкларын бетергәннәр икән», дигән бер хәбәр ишетеп кире кайтканнар икән. Хәзер инде болар тагы да күчкәннәр. Бу мәртәбә дә Хәбәшәгә күчкән сәхабәләр ир вә хатыннары белән бергә йөздән артык булганнар. Боларга туган-үскән җирләреннән, йорт-малларыннан аерылып, чит җиргә китү авыр булган. Ләкин алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен моңа түзгәннәр. Мәккәдә калган пәйгамбәр вә сәхабәләрнең, шулай ук алар яклы булган мөшрикләрнең хәле бигрәк тә авыр булган. Аларга мөшрикләр бернәрсә дә сатмаганнар һәм алмаганнар. Аларга кайвакытларда ачлыкта булырга туры килгән. Агач яфраклары ашап кич үткәргән вакытлары да булган. Болар шундый кысынкылыкта өч елга якын торганнар.
Кораеш олугларыннан берничә кешенең Әбү Талиб һәм аның якыннарының мондый хаксызлык кылынуга эчләре пошкан. Болар мөшрик булсалар да шәфкатьле вә мәрхәмәтле, яхшы күңелле кешеләр икән. Бервакыт алар бу эшкә түзә алмыйча, эшне бетерергә, Кәгъбәдәге игълан кәгазьне ертып ташларга булганнар. Беркөн Кәгъбәдә мөшрикләр бик күп җыелган вакытта бөтенесе бергә барганнар да, кәгазьне ерткалап ташлаганнар. Моннан соң пәйгамбәр вә аның яклы булган кешеләр әлеге кысынкылыктан котылып, әүвәлдәгечә халык белән катышып мәгыйшәт итә башлаганнар.

Кайгы елы


Ошбу авырлыктан котылып, бертөсле тын алдым дигәндә генә пәйгамбәргә тагы да кайгылы көннәр килгән: бу вакыйгадан соң озак тормыйча хәзрәт Әбү Талиб вафат булган. Ул сәламәт чакта Мәккә мөшрикләре пәйгамбәрне тел белән рәнҗетүдән уза алмаганнар. Ул вафат булгач эшләр бөтенләй башкарып киткән: аны төрлечә газаплый башлаганнар. Әбү Ләһәб белән Гүкбә дигән кешеләр аңа күршеләр икән. Болар үткән-барганда аның ишекләрен пычраклар вә нәҗесләр белән буяп китә торган булганнар. Бервакыт пәйгамбәр Кәгъбә янында гыйбадәт кылганда, Гүкбә килеп аны бик каты буган. Кәгъбә тирәсендә булган сәхабәләрдән берсе дә аны коткарырга базынчылык кыла алмаганнар. Шул вакыт хәзрәт Әбү Бәкер килеп пәйгамбәрне тегеңәрдән аралап алган. Бервакыт пәйгамбәр Кәгъбә янында намаз укып ятканда ошбу Гүкбә, яңа гына суелган дөя карыннарын моның аркасына китереп салган. Пәйгамбәр шул көенчә сәҗдәдә ята биргән. Сәхабәләрдән бу эшне күреп торучылар булса да, барып карыннарны алып ташларга батырчылык кыла алмаганнар. Шулвакыт пәйгамбәрнең кызы хәзрәти Фатыйма килеп пычрак карыннарны пәйгамбәрнең аркасыннан алып ташлаган. Ошбу Гүкбәнең пәйгамбәрнең йөзенә төкергән, мөбарәк чигәләренә суккан чаклары да булган.
Пәйгамбәрнең иң олуг дошманы Әбү Җәһел аңа бигрәк тә каты җәбер итә торган булган. Ул бервакыт Кораеш олуглары белән бер мәҗлестә утырган чакта: «Мин иртәгә Мөхәммәд намаз укып ятканда ошбу таш белән башын изәчәкмен. Үтермичә аңардан котылып булмас инде», дигән. Иртәсе көн ул пәйгамбәр намаз укып ятканда әлеге зур ташны күтәреп пәйгамбәргә таба бара башлаган. Мөшрикләр моны рәхәтләнеп, куанышып карап торганнар. Әбү Җәһел пәйгамбәргә якынлаша башлагач, кинәттән бик каты куркынып кулыннан таш төшеп киткән. Үзе борылып тизрәк качкан. Мөшрикләр моңардан: «Сиңа ни булды, ни эшләдең, йөзләрең нык агарды?» дигәннәр. Әбү Җәһел: «Мөхәммәдкә якынлаша башлагач бик зур бер ата дөя каршыма чыгып таларга килә башлады. Шуңардан куркып качтым», дигән. Бу чыннан да дөя булмыйча, фәрештә шулай күренгән икән.
Хәзрәт Әбү Талиб вафат булып озак та үтмәгән, пәйгамбәрнең хатыны хәзрәти Хәдичә вафат булган. Шулай итеп пәйгамбәргә кайгы өстенә кайгы килгән. Хәзрәти Хәдичә бик гакыллы хатын булып, пәйгамбәрне һәрвакыт юата, аның күңелен күтәрә торган булган. Шуңа күрә моның вафат булуына пәйгамбәр чиксез кайгырган. Ошбу хәзрәт Әбү Талиб белән хәзрәти Хәдичә вафат булган елны сәхабәләр кайгы елы дип атаганнар.

Пәйгамбәрнең Таифка баруы вә исра вакыйгасы


Әбү Талиб вафат булып Мәккә мөшрикләренең җәбер вә золымнары бик артып киткәч, пәйгамбәр Мәккәгә якын Таиф шәһәренә бару уена төште. Таиф гарәпләре Мәккә гарәпләренә дошман булганлыктан пәйгамбәр аларның үзен канат астларына алуларын ислам динен кабул итүләрен өмет итә иде. Шунлыктан ул азатлысы Зәед бин Харис белән Мәккәне ташлап Таифка китте. Ләкин Таиф гарәпләре пәйгамбәрне бик начар каршы алдылар. Ислам динен кабул итү кайда, аңа начар сүзләр ыргыттылар: «Мәккә халкын аздыруың җитмәгән, инде безне дә аздырмакчы буласыңмы?» диделәр. Шунлыктан пәйгамбәр бик өметсезләнеп Таифтан чыгып китте. Шәһәрдән чыккан чакта малай-шалай вә яшь җилкенчәкләр аларның артларыннан ташлар бәреп калдылар. Зәед бин Харис, пәйгамбәргә таш тидермәс өчен аның артыннан аны саклап бара иде. Шулвакыт Зәед байтак җиреннән яраланды. Пәйгамбәрнең дә мөбәрәк үкчәләре җәрәхәтләнде. Мәккәгә җитәр алдыннан юлчылар бер йөзем бакчалыгы янына хәл җыярга утырдылар. Бу бакча Мәккәнең ике бертуган олуг кешеләрнеке икән. Алар пәйгамбәрнең мондый хәлдә калганлыгын күреп аны кызганганнар. Аңа бер коллары аркылы бер салкым җибәргәннәр. Юлчылар ошбу йөземне ашап беркадәр хәл тартканнар. Пәйгамбәр Мәккәгә бу көенчә генә керергә курыккан. Шунлыктан ул Мәккәнең олугларыннан булган Мугтым бин Гади исемле бер кешегә илче җибәреп үзен канат астына алуын үтенгән. Мугтым, пәйгамбәрнең үтенечен кабул иткән: угыллары вә якыннары белән пәйгамбәргә каршы чыгып аны өенә кадәр озаткан. Шулай итеп пәйгамбәр бу куркынычтан да котылган. Пәйгамбәр, Мугтым бин Гадинең ошбу яхшылыгын һәрвакыт исендә тота торган булган.
Моннан соң Аллаһ Тәгалә пәйгамбәргә бик гаҗәп бер эш күрсәткән: аны Җәбраил фәрештә бер төн Мәккәдәге Кәгъбәтулладан алып китеп, Котдустагы Мәсҗид Әксаны күрсәтеп кайтарган. Бу вакыйга бер төн эчендә генә булган. Моңа «Исра вакыйгасы» диләр. Безнеңчә «кичен йөртү» дигән сүздер. Пәйгамбәр бу хәлне халыкка сөйләгәч, мөшрикләр ышанмаганнар, аңардан көлгәннәр: «Бер төн эчендә бу кадәрле җиргә барып кайту була торган эшме соң, моңа кем ышаныр дип беләсең?» дигәннәр. Пәйгамбәр аларга йөргән җирләрен, күргән урыннарын бер-бер сөйләп чыккан. Юлда күргән кәрваннарын, аларның кайчан Мәккәгә килеп керәчәкләрен, алда нинди дөя булганлыгын бер-бер сөйләгән. Пәйгамбәр әйткән рәвештә вә ул әйткән вакытта кәрван килеп кергәч, алар шаккатканнар. Шулай да алар һаман да үзләренең кирелекләрен дәвам иткәннәр.

Мәдинә гарәпләренең Ислам динен кабул итүләре


Гарәп халкы мөшрикләр булсалар да, үзләрен Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр динендәбез дип йөриләр, алар бина кылган Кәгъбәтулланы бик хөрмәт итәләр, аны бик изге урын дип таныйлар һәм һәр ел зөлхиҗҗә аенда Гарәбстанның төрле җиреннән үк меңләрчә халыклар анда үзләренчә гыйбадәткә җыелалар иде. Мөхәммәд галәйһиссәлам менә шул хаҗиларны бер дә күзеннән ычкындырмый, Ислам диненә өнди иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә 10 ел дигәндә Мәккәнең шимәл тарафында Мәдинә дигән шәһәрдән 6 кеше хаҗга килделәр. Пәйгамбәр боларны бер җирдә очратып дингә өндәде. Мәдинәдә байтак кына яһүд халкы да торалар икән. Алар озакламый Исмәгыйль пәйгамбәр нәселеннән бер пәйгамбәр киләчәк дип сөйләшәләр икән. Әлеге гарәпләр: «Тукта, әллә яһүдиләр сөйләгән пәйгамбәр шушы булмасын. Без моның динен кабул итик», дип Ислам динен кабул иткәннәр. Икенче ел Мәдинә халкыннан ун кеше хаҗга килгәннәр. Болар эчендә үткән елда Ислам динен кабул иткән кешеләр дә булган. Пәйгамбәр боларны Гакаба исемендә бер таулык арасында очратып дингә өндәгән. Болар кабул иткәннәр. Болар кайткач Мәдинә халкын Ислам диненә өндәп байтак кешеләрне үзләренә иярткәннәр. Пәйгамбәр болар белән Мәдинәгә Мусгаб бин Гумаир исемле бер сәхабәне Коръән укыту вә дин өйрәтү өчен җибәргән булган.
Өченче елда хаҗга Мәдинә гарәпләреннән бик күп кеше килгәннәр, болар эчендә мөселманнар да бик күп булган. Болар хаҗ гыйбадәтләрен кылып бетергәч әлеге Гакаба дигән җирдә пәйгамбәр белән күрешкәннәр. Пәйгамбәр аларга үзенең Мәдинәгә күчәргә булганлыгын, сәхабәләрен дә шунда күченергә теләгәнлеген аңгарткан. Болар баш өсте дип кабул иткәннәр. Һәм дә күчеп барсы аны дошманнарыннан сакларга сүз биргәннәр. Шуннан соң Мәдинәгә кайтып киткәннәр.
Моннан соң пәйгамбәр сәхабәләргә Мәдинәгә күчәргә кушкан. Шунлыктан алар берәм-сәрәм качып-посып Мәдинәгә сыза башлаганнар. Шулай итеп бөтенләй күчеп беткәннәр. Мәккәдә бары пәйгамбәр, хәзрәт Әбү Бәкер вә хәзрәт Гали белән, гаиләләре генә калган. Сәхабәләр әлбәттә мал-туарларын алып китә алмаганнар, шул көенчә торып калган. Мәдинәдәге сәхабәләр боларны бик яхшы каршы алганнар, боларны үз өйләренә урнаштырганнар, ашатканнар, эчергәннәр, киченергә кәсебләр табып биргәннәр. Мәккәдән Мәдинәгә күчеп барган сәхабәләргә «мөһаҗирләр» диләр, безнеңчә «күчүчеләр» дигән сүздер. Төп Мәдинәдән булган сәхабәләргә «әнсар» диләр. Безнеңчә «ярдәм бирүчеләр» дигән сүздер. Болар пәйгамбәр вә сәхабәләрне үз җирләренә кабул итеп аларга ярдәм күрсәткәннәре өчен шулай аталганнар.

Пәйгамбәрнең Мәдинәгә һиҗрәте


Мәдинә шәһәрендә Ислам диненең бик таралып баруын, сәхабәләрнең дә анда күчеп беткәнлекләрен күреп Мәккә мөшрикләре бик пошына башлаганнар. «Болай авыз ачып торырга ярамый. Тизрәк бер чарасын күрергә кирәк. Мөхәммәд тә анда күчеп китә калса, эшләр бигрәк тә читенләшер. Анда алар көчәерләр, куәтләнерләр дә соңыннан безнең башыбызга бәла булырлар», дигәннәр һәм тиз үк олуг кешеләр бергә җыелып бер киңәш мәҗлесе ясаганнар. Сүз пәйгамбәр турысында нинди чарага керешү хакында булган. Төрле кеше төрле фикер бәян иткәннәр. «Аны сөреп җибәрергә кирәк» диючеләр дә булган. «Зинданга салырга кирәк» дигән кешеләр дә булган. Бигрәк тә муафикъ фикер дип Әбү Җәһел күрсәткән фикер табылган. Ул: «Кораеш кабиләсенең 12 олугыннан берәр егет сайлап алыйк та, алар Мөхәммәднең өен камап алсыннар. Ул өеннән чыкканда гына бердәм кылычлары белән чабып үтерсеннәр. Шулай иткәндә Мөхәммәдне яклап сугышырга базучылык кылучылар булмас», дигән. Шул карарны шул кич үк урынына китерергә булганнар.
Мәккә мөшрикләренең ошбу карарларын Җәбраил фәрештә шундук пәйгамбәргә ирештергән. Һәм дә тизрәк Мәдинәгә күчәргә кушкан. Пәйгамбәр үзе белән Әбү Бәкерне алып китү уенда йөри икән. Ул шундук аның өенә барып мәсьәләне аңлаткан һәм аңа хәзерләнергә кушкан. Хәзрәт Әбү Бәкер юл өчен ике дөя симертеп тора икән. Шуларга атланып китмәкче булганнар. Хәзрәт Әбү Бәкернең гаиләсе шундук юл кирәкләре хәзерли башлаганнар. Пәйгамбәр төнлә килергә булып өенә кайтып киткән.
Караңгы төшү белән 12 таза егет коралларын тагып пәйгамбәрнең өен камап алганнар. Өйдә бары пәйгамбәр белән хәзрәт Гали генә булган. Пәйгамбәр аңа үзенең Әбү Бәкер белән Мәдинәгә күчәчәген, үз урынына аны яткырып калдырачагын белдергән. Хәзрәт Гали үзенә үлем куркынычы була торып пәйгамбәрнең сүзен кабул иткән. Төн уртасы җиткәч пәйгамбәр, урынына хәзрәт Галине яткырып, үзе ябына торган кием белән япкан да өеннән чыгарга булган. Шулвакыт Аллаһы тәгаләнең кодрәте белән теге егетләр аяк өсте көенә барысы да йокыга талган булганнар. Шул арада пәйгамбәр өеннән чыгып хәзрәт Әбү Бәкергә барган да, аннан икәүләшеп качып-посып кына чыгып киткәннәр. Хәзрәт Әбү Бәкер үзләренә юлбашчылык кылып Мәдинәгә бару өчен бер гарәпне яулап дөяләрне шуңа тапшырган вә өч көннән соң Мәккәгә якын Сәвүр дигән тауга алып барырга кушкан икән. Шунлыктан алар хәзрәт Әбү Бәкер өеннән әлеге Сәвүр тавына барып анда бер тишеккә кереп яшеренгәннәр.
Менә бервакыт таң ата башлаган. Өйне камаган мөшрик егетләре сабырсызлык белән пәйгамбәрнең чыгуын көтә башлаганнар. Яктыра башлаган, халык йокыларыннан торып чыга башлаганнар. Пәйгамбәр һаман да юк. Ярык-йорыктан, тә­рәзәләрдән караганнар. Ләкин пәйгамбәр урынында йоклап яткан хәзрәт Галине күреп тынычланганнар. Ахырда болар: «Әйдәгез кереп эшне бетерик инде», дип өйгә кергәннәр. Ни күзләре белән күрсеннәр, пәйгамбәр түшәгендә хәзрәт Гали ята. Аңардан пәйгамбәрнең кайда киткәнлеген сорап җавап алмагач, аны бик каты кыйнап ташлаганнар. Шуннан соң аның белән булышып тормыйча, мәсьәләне халкыга аңлатып пәйгамбәрне эзли башлаганнар. Мәккәдә һичбер өйне калдырмаганнар, тикшереп чыкканнар. Шуннан соң ат атланып Мәккә тирәсеннән эзләгән­нәр. Пәйгамбәрне үле көенчә яисә тереләй китерүче кешегә зур мөкяфәт (премия, бүләк) бирәчәкләрен сөйләгәннәр. Шулай итеп пәйгамбәр белән Әбү Бәкерне 3 көн эзләгәннәр. Шулвакытларда алар әлеге Сәвүр тавына әллә ничә мәртәбә барганнар. Анда барган саен: «Әй мондый җирдә кеше ятамы соң?» дип кире борылып китә торган булганнар. Хәзрәт Әбү Бәкер мөшрикләрнең аяк тавышларын ишетте исә гаять дәрәҗәдә курка, кайгыра торган булган. Пәйгамбәр аны: «Кайгырма Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итәчәк», дип юата торган булган. Мөшрикләр 3 көн буена эзләп файда чыкмагач өмет өзеп эзләүдән туктаганнар. Пәйгамбәр белән Әбү Бәкер 3 көн буена тишектә ятканнар. Хәзрәт Әбү Бәкернең углы Габдулла, һәр төн болар янына барып мөшрикләрнең ни эшләгәннәрен сөйли, аларга азык илтә торган булган. Хәзрәт Әбү Бәкернең колы Гамер бин Фухайра көтеп йөргән куйларын шул җирдә йөртеп Габдулланың аяк эзләрен югалттыра торган булган. 3 көннән соң әлеге юлбашчы гарәп, дөяләрне Сәвүр тавына алып килгәндә пәйгамбәр Әбү Бәкер һәм дә Әбү Бәкернең колы Гамер бин Фухайра дөяләргә менләшеп юлга чыкканнар. Шулай итеп болар беркадәр җир киткәннәр. Боларның хәбәре ничектер Сурака дигән бер мөшриккә ишетелгән. Ул зур мөкяфәт аласы килеп, тизрәк коралларын таккан да йөгрек атка менеп боларның артларыннан төшкән. Юлда хәзрәт Әбү Бәкер куркуыннан һәрвакыт артына әйләнеп карый икән. Пәйгамбәр исә бик тыныч кына кычкырып Коръән укып бара икән. Хәзрәт Әбү Бәкер Сураканың артларыннан төшкәнлеген күреп пәйгамбәргә: «Харап булдык, әнә артыбыздан төштеләр», дигән. Сурака мосафирларга якынлаша башлагач, аты абына, сөртенә, аяклары җиргә бата башлаган. Сурака атка сугып та караган, кычкырып та караган, ләкин ат һаман да сөртенә, һаман да бата икән. Шуннан соң Сурака: «Ахыры миңа Мөхәммәднең бәддогасы төшә, эш харап, тизрәк моннан гафу үтенергә кирәк», дия башлаган. Һәм шундук аларга: «Туктагыз, мин сезгә тимим, имин булыгыз!» дип кычкырган. Шуннан соң мосафирлар туктаганнар. Сурака шулвакыт пәйгамбәрдән гафу үтенгән. Пәйгамбәр аңа шәфкатьлелек кылып гафу иткән. Һәм дә аңардан үзләрен эзләгән кешеләргә әйтмәвен үтенгән. Сурака пәйгамбәрнең үтенечен кабул итеп юлда аларны эзләгән кешеләргә: «Юкка йөрмәгез, ул якта бер кеше дә күренми», дип кире кайтарган.

Мәдинә халкының пәйгамбәрне каршы алулары


Сәхабәләр Мәккәдән Мәдинәгә күчеп баргач, Мәдинә халкының күбесе Ислам динен кабул иткәннәр. Иске диндә калган кешеләр бик азайган. Шунлыктан Мәдинә бер Ислам шәһәре дип әйтерлек булган. Мәдинә халкы пәйгамбәрнең юлга чыкканлыгын ишеткәч, һәркөн аны каршы алу өчен шәһәр тышына байтак җиргә барып торалар икән. Көтеп-көтеп юлчылар күренмәгәч кире кайтып китәләр икән. Менә беркөн боларга кадерле кунаклар күренә башлаганнар. Болар шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аларга каршы барып аларны әйләндереп алганнар. Исәнләшкәннәр, хәл-әхвәлләр сорашканнар. Шулай итеп аларны чолгап алып Мәдинәгә юнәлгәннәр.
Пәйгамбәр турыдан-туры Мәдинәгә кермичә 3-4 чакрым гына ераклыкта булган Куба шәһәренә борылган. Куба халкы бөтенесе Ислам динен кабул иткән булганнар икән. Алар пәйгамбәрнең үзләренә кунак булып төшүенә чиксез шатланганнар. Мосафирларны ничек кадер вә хөрмәт итәргә белмәгәннәр. Аларны өрмәгән җиргә утыртмаганнар. Пәйгамбәребезнең Кубага килеп төшүе, пәйгамбәрлегенең 13 елны, рабигуль әүвәл аеның сигезендә дүшәмбе көн булган. Милади белән хисаплаганда бу көн 622 нче ел сентябрь 17 нә туры килә. Пәйгамбәр Куба авылында 4 көн кунак булып калган. Шулвакыт ул анда бер мәчет бина иттергән. Ошбу мәчет әһле Ислам тарафыннан иң башлап салынган мәсҗеддер. Аңа «Куба мәсҗеде» диләр.
Бишенче көн пәйгамбәр Мәдинәгә юнәлгән. Бу көн җомга көн икән. Юлда ул бер мәхәлләдә җомга намазы укып алган. Пәйгамбәрнең килүенә Мәдинә халыгында шатлыгының иге-чиге булмаган. Балалар шатлыкларыннан пәйгамбәрне мактап шигырьләр әйткәннәр. Мәдинәгә килеп керү белән һәр мәхәлләнең олуглары пәйгамбәрне үзләренә төшерергә теләгәннәр. Әгәр кем дөянең тезгәненнән тотып: «Әй, рәсүлүллаһ, безгә төшсәнә, бездә кунак булсана», дия торган булганнар. Пәйгамбәр боларга: «Дөяне үз ихтиярына куегыз, ул кайда чүксә, шунда төшәрмен», дигән. Бервакыт дөя Әбү Әюб исемендәге бер сәхабәнең өе турысына, бер индерлеккә чүккән. Шуннан соң пәйгамбәр төшеп: «Иншаллаһ, урыныбыз шушы булыр», дигән. Дөянең монда килеп чүгүе өшкертү белән булган икән. Шулвакыт хәзрәт Әбү Әюб пәйгамбәрнең нәрсәләрен үз өенә алып киткән. Шунлыктан пәйгамбәр аның өендә кунак булган Әсгад бин Зурара исемле бер сәхабә дөяне җитәкләп үз өенә алып киткән. Шулай итеп дөя аңарда кунак булган. Пәйгамбәр үзенә өй салып кергәнче, хәзрәт Әбү Әюбтә кунак булып калган. Пәйгамбәрнең Мәдинәгә килеп төшүе рабигуль әүвәлнең 12 дә, җомга көн иде. Бу вакыт ул 53 яшендә булып пәйгамбәрлегенә 13 ел булган иде. Пәйгамбәрнең Мәдинәгә күчеп килүе гаять зур вакыйгадыр. Шуңа моннан соң Ислам дине күчүеннән алып кыямәткә кадәр дәвам итәчәк бер дин булып кала. Шуның өчен дә әһле Ислам үзләренең тарихларын ошбу һиҗрәт вакытыннан алып хисап итәләр.

Мәдинәгә күчкәч


Мәдинә халкы рәсүлүллаһ вә сәхабәләрне гаять дәрәҗәдә яхшы каршы алып аларны бик нык хөрмәт иттеләр. Пәйгамбәр үзе Әбү Әюб өендә кунак булса да, башка сәхабәләр моңа канәгать итмичә һәркөн аш-су җибәрәләр иде. Мәккәдән күчкән сәхабәләрнең һәрберсе төп мәдинәлек сәхабәләрнең берләшеп өенә төштеләр. Тегеләр болар белән һәрнәрсәләрен уртаклашалар, җирләрен кисеп йөриләр, җимеш бакчаларын бүлеп бирәләр, мал-туарларын да аерып бирәләр иде. Әнсар белән мөһаҗирләр арасында дуслык шул дәрәҗәдә иде ки, кайбер ике хатынлы сәхабәләр хатыннарның теләгәнен талак итеп дусларына никахландырмак булалар иде.
Пәйгамбәр Мәдинәгә килү белән бер кеше җибәреп Мәккәдә калган гаиләсен алдырды. Хәзрәт Әбү Бәкернең гаиләсе дә пәйгамбәр гаиләсе белән бергә килде. Пәйгамбәрнең өендә йоклап калган хәзрәт Гали дә озакламыйча Мәдинәгә килеп җитте. Ул мөшрикләрдән качып чыгып, Мәдинәгә җәяү килгән вә юлда бик күп мәшәкатьләр күргән иде. Пәйгамбәр моны күргәч, кызганып елап җибәрде. Моннан соң Мәккәдә мөшрикләрнең колларында булып торган бик аз гына сәхабәләр калып, башкалары бөтенесе Мәдинәдә урнаштылар. Мәдинәдә һичкемнән куркыныч булмады. Диннәрен тотудан, гыйбадәтләрен кылудан беркем дә тыя алмады. Хәбәшәгә күчеп киткән сәхабәләрнең байтагысы да пәйгамбәр вә сәхабәләрнең Мәдинәгә күчүләрен ишеткәч анда күчеп бардылар. Калганнары 6-7 ел үткәч кенә күчеп кайттылар.
Пәйгамбәр Мәдинәгә күчеп килү белән әлеге дөя чүккән урынга мәчет салдыра башлады. Мәсҗедне сәхабәләр бөтенесе бергәләшеп салалар, пәйгамбәр үзе дә эшкә катнаша иде. Мәчеткә терәтеп пәйгамбәр үзенә өй дә салдырды. Ошбу мәчет гаять хөрмәтле бер мәчеттер. Ул хәзерге көнендә дә бар. Ләкин әллә ничә мәртәбә төзәтелгән вә зурайтылган инде.
Мәккәдә вакытта пәйгамбәр вә сәхабәләргә бергә җыелып җәмәгать булып намаз укырга мөмкин түгел иде. Хәзер инде алар ошбу мәчеткә җыелып 5 вакыт намазны җәмәгать булып укый башладылар. Моңарча азан әйтү дә юк иде. Мәдинәгә килеп мәчет салдыру белән пәйгамбәр бер мөәззин билгеләп һәр намаз өчен аңардан азан әйттерә башлады. Мәккәдә вакыт җомга намазы да уку юк иде. Мәдинәгә килеп әһле ислам бергә җыелып намаз укырга юл ачылган, Аллаһы тәгалә аларга җомга намазын да фарыз итте. Пәйгамбәребез җомга намазын иң башлап Кубадан Мәдинәгә килешле юлда укыган иде. Рамазан уразасы, зәкәт, гошер кебек гыйбадәтләр дә Мәдинәгә килгәч фарыз булды. Ике гает намазлары да Мәдинәгә килгәч кенә укыла башлады. Корбан чалу, фитра садакасын бирү дә Мәдинәдә генә башланды.
Пәйгамбәр Мәдинәгә күчеп килү белән шул тирәдәге халыкларны дингә өнди башлады. Шулай итеп байтак кешеләр Ислам динен кабул иттеләр. Мәдинәгә якын байтак кына яһүдиләр дә торалар иде. Пәйгамбәр аларны да дингә өндәсә дә, кабул итүчеләре бик аз булды. Шуннан соң пәйгамбәр аларны үз ирекләрендә калдырып, моннан соң алар белән тату торырга мәгәһд дә ясады. Ләкин алар соңыннан ошбу мәгәһдәләрен бозганлыктан, пәйгамбәр вә сәхабәләр аларны Мәдинә тирәсеннән сөреп җибәрделәр. Мәдинәнең үз халкы бөтенесе диярлек Ислам динен кабул итеп, иске диннәрендә калган мөшрикләр бик аз иде. Ислам дине бик көчәя башлагач, алар тыштан мөселман булган булдылар. Ләкин эчләреннән чын мөшрик иделәр. Алар «мөнафыйклар» дип атала иделәр. Пәйгамбәр вә сәхабәләргә болар байтак кына уңайсызлыклар чыгардылар.
Пәйгамбәр вә сәхабәләр Мәдинәгә күчеп килеп, Ислам дине яхшук таралса да, мөшрикләрдән куркыныч әле дә бетмәгән иде. Шунлыктан пәйгамбәр вә сәхабәләргә көч җыеп аларга каршы торырга, шулай итеп Ислам динен сакларга туры килә иде. Менә шуның өчен дә Мәдинәгә күчеп бер генә ел торгач та, Мәккә мөшрикләре белән пәйгамбәр вә сәхабәләр арасында сугыш ачылды. Бу сугышлар моннан соң да һәр ел диярлек булып торды.

Бәдер сугышы


Пәйгамбәр вә сәхабәләр белән Мәккә мөшрикләре арасында булган зур сугышларның иң беренчесе Бәдер сугышыдыр. Бу сугыш Мәккә белән Мәдинә арасында Бәдер исемендәге бер кое янында булганлыктан «Бәдер сугышы» дип атала.
Бу сугыш һиҗрәтнең икенче елында булды. Бу сугыш бик кинәт кенә килеп чыкканлыктан монда Ислам гаскәре бик аз булып, 300 дән бик аз гына артык иде. Мөшрик гаскәре меңгә якын, ягъни боларның өч өлеше иде. Шулай була торып Ислам гаскәре Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән мөшрик гаскәрен бик каты җиңде. Мөшрикләрдән 70 кеше үтерелде, 70 кеше әсир алынды. Үтерелгән кешеләр арасында сәхабәләргә бик каты җәбер иткән, пәй­гам­бәргә чиксез дошман булган байтак кына олуг кешеләр булып, шулар арасында Әбү Җәһел вә Гүкбә дә бар иде. Әбү Ләһәб бу сугышка чыкмый калган иде. Ул мөшрик гаскәренең җиңелү хәбәрен ишеткәч кайгы вә хәсрәтеннән авыруга сабышып вафат булды.
Әсир алынган мөшрикләрнең байларын акча алынып азат иттеләр. Уку-язу белгәннәреннән һәрбарсына унар балага дәрес укытырга кушылып шуның бәрабәренә азат ителделәр. Кайберләре бернәрсә дә алынмыйча гафу ителделәр. Әсирләр эчендә пәйгамбәрнең якыннарыннан Габбас белән Гакыйль дә бар иде. Боларның әүвәлгесе аның атасы белән бертуган, икенчесе атасы белән бертуган агасы Әбү Талибның улыдыр. Болар шулвакыт Ислам динен кабул иттеләр. Пәйгамбәрнең кияве Әбүл Гас тә ошбу сугышта әсир алынып Ислам динен кабул итте.
Ислам гаскәренең мөшрикләрне җиңү хәбәре Мәдинәгә ишетелү белән әһле ислам шатлыгыннан ни эшләргә белмәделәр. Ислам гаскәре Мәдинәгә килеп кергән көн бер бәйрәм көне төсен алды. Халык гаскәрне шигырьләр әйтеп атланып каршы алдылар. Бу сугыштан соң Ислам дине яхшук көчәеп китте. Тирә-якыннан Мәдинәгә килеп мөселман булучылар байтак күбәйде. Мәдинә халкыннан иске диннәрендә торган кешеләр дә бу сугыштан соң тыштан Ислам динен кабул иттеләр. Бу сугыш мөшрикләрне бик каты кайгыга төшерде. Алар бер ай буена кайгы тотып, кайгы киемнәре киеп йөрделәр. Моннан соң аларның әһле исламга ачулары тагы да артып, ничек тә бер үч алу юлына керделәр.

Ухуд сугышы


Бәдер сугышының ачуын алу өчен Мәккә мөшрикләре һиҗрәтнең өченче елында 3 меңләп гаскәр белән Мәдинәгә юнәлделәр. Башлыклары Әбү Суфьян исемендә мөшрикләрнең олугларыннан берсе иде. Пәйгамбәр боларның чыгуларын ишетү белән сәхабәләрне җыеп нинди тәдбирләр кылу турысында киңәш мәҗлесе ясады. Картрак вә тәҗрибә күргәнрәк сәхабәләр Мәдинәдә торып каршы торырга киңәш бирделәр. Пәйгамбәр үзе дә шул фикергә кушылды. Монафыйкларның башлыгы булган Габдулла бин Убайя да шул фикерне котлады. Чыннан да иң мәслихәт юл шушы иде. Ләкин сугышчан вә батыр йөрәкле яшьрәк сәхабәләр, сахрага чыгып мөшрикләр белән кара каршы сугышны артык күрделәр. Күпчелек шушы якта булганлыктан пәйгамбәр аларның сүзенә авып каршы чыгарга карар бирде.
Бик тиз арада мең кадәр гаскәр җыелып пәйгамбәр болар белән мөшрикләргә каршы чыгып китте. Юлда бер җиргә туктап пәйгамбәр гаскәрне күздән кичерде. Арада сугышка көчләре җитмәслек байтак сабыйлар да бар иде. Пәйгамбәр боларны кире Мәдинәгә кайтарып җибәрде. Кайтырга кушылган сабыйлар эчендә Рафиг исемендәге бер баланың ук атарга бик оста икәнлеге сөйләнгәч, пәйгамбәр аны алып чыгарга булган иде. Шулвакыт Сахура исемле бер бала: «Расулүллаһ Рафигне алып мине кайтырга кушты. Мин бит аңардан көчлерәк. Көрәшкәндә мин аны егам», дип елады. Шул сүз пәйгамбәргә ишетелгәч ул аларны китереп көрәштереп карады. Сахура тегене екканлыктан гаскәрлеккә кабул ителеп күңеле тынычландырылды.
Менә бервакыт ике гаскәр бер-беренә очрап бик кызу сугыш башланды. Сәхабәләр мөшрикләргә арыслан кебек атылып аларны кысрыкларга башладылар. Мөшрикләр эчендә байтак кына хатыннар да булып, алар төрле шигырьләр әйтеп гаскәрне нык сугышырга кыздырып йөриләр иде. Озак үтмичә мөшрикләр җиңелә башлап, хатыннар төрле якка йөгерә башладылар. Алар артыннан гаскәрләр дә кача башладылар. Пәйгамбәр сугыш башланмас борын Ислам гаскәрнең артын саклар өчен бер җиргә бер бүлек укчы гаскәр куеп, аларга үзеннән әмер булмый торып урыннарыннан кузгалмаска кушкан икән. Шул укчы гаскәрләр мөшрикләрнең җиңелеп качканлыкларын күреп: «Монда ни эшләп торабыз. Мөшрикләр җиңелделәр бит. Әйдәгез ганимәт алырга», дип качкан мөшрик гаскәренең артыннан киткәннәр. Боларның башлыгы пәйгамбәрнең сүзен исләренә төшерсә дә, тегеләр ганимәткә кызыгып аның сүзен тыңламаганнар, киттеләр. Бары унлап кеше генә урыннарында калганнар. Мөшрикләрнең атлы гаскәрләре моны күреп, боларга килгәннәр дә барысын үтереп беткәннәр. Аннан соң Ислам гаскәренең артыннан төшеп аларны бик каты кыра башлаганнар. Ислам гаскәре бик шашып калып ни эшләргә белмичә, төрле якка кача башлаганнар. Шулай итеп мөшрик гаскәре яңадан җиңә башлаганнар. Шулвакыт сәхабәләрдән байтак кешеләр шәһит булганнар. Мөшрикләр пәйгамбәрне үтерергә тырышып карасалар да, булдыра алмаганнар. Аның янындагы сәхабәләр аны бик каты саклаганнар. Шулай да пәйгамбәр бу сугышта битеннән бик каты яраланган. Мөбарәк тышы сыңган. Хәлдән таеп бер чокырга егылган. Сәха­бәләр тартып алып кына бертөсле аякка бастырганнар.
Моннан соң сәхабәләр тагы да бертөсле көч алып мөш­рикләргә каршы торырга булсалар да, мөшрикләр шул җиңүләренә канәгатьләнеп Мәккәгә кайтып киткәннәр. Бу сугыш Мәдинәгә якын Ухуд тавы янында булганлыктан «Ухуд сугышы» дип атала. Бу сугыш Ислам халкына бик авыр килгән. Сугышта бик күк кешеләр яраланганнар. 70 кеше шәһит булган. Шәһит булган сәхабәләр эчендә Пәйгамбәрнең атасы белән бертуган агасы хәзрәти Хәмзә дә булган. Ул мөшрикләр арасында арыслан кебек атылып йөргән. Ул бу сугышта бер үзе утызлап мөшрикне кылычыннан кичергән. Ләкин аны бер кеше саклап йөреп, ул күрмәгәндә генә сөнге кебек бер корал белән ерактан атып үтергән. Мөшрикләр шәһит булган сәхабәләрнең тәннәрен тураклап бетергәннәр. Хәзрәт Хәмзәнең дә колак-борыннарын кисеп алганнар, карыннарын актарып ташлаганнар. Пәйгамбәр мөшрикләрнең бу эшләренә бик кайгырган. Бу сугышта Ислам гаскәренең җиңелүе пәйгамбәрнең әмерен яхшылап урынына китермәгәнлектән булган. Укчы гаскәр урыннарыннан кузгалмаганда Бәдер сугышындагы төсле алар җиңәчәкләр икән.

Хәндак сугышы


Ухуд сугышында Мәккә мөшрикләре Ислам гаскәрен җиңсәләр дә, бу җиңүләреннән артык файда чыкмаган. Аларның максатлары Ислам динен вә мөселманнарны бөтенләй бетү булып, тагы да ныграк сугыш ачарга уйлаганнар. Шунлыктан алар башка гарәп кабиләләрен дә пәйгамбәр вә сәхабәләргә каршы котырта башлаганнар. Шулай итеп һиҗрәтнең бишенче елында болар 10 меңләп көчле гаскәр җыйнап тагы да Мәдинәгә юнәлгәннәр. Башлыклары әлеге Әбү Суфьян булган.
Пәйгамбәр мөшрикләрнең көчле гаскәр белән Мәдинәгә карап чыкканлыкларын ишеткәч, нинди тәдбирләр күрү турысында бер киңәш мәҗлесе ясаган. Төрле кеше төрле фикер сөйләгән. Шулвакыт төп иранлы булган Сәлман исемле бер сәхабә, Мәдинә тирәсенә тирән канау казырга киңәш биргән. Пәйгамбәр вә сәхабәләр моны бик мәслихәт күреп канау казырга керешкәннәр. Эшкә пәйгамбәр үзе дә катнашкан. Бик күп мәшәкатьләр күреп булса да канауны казып бетергәннәр. Шуннан соң пәйгамбәребез гаскәр җыйнап канау алларында тегеләрне каршыларга хәзерләнгән. Канауга гарәпчә «хәндак» диләр. Бу сугыш менә шуның өчен «Хәндак сугышы» дип атала.
Сугышта шәһәрләрне канау казып саклау ысулы моңарча гарәпләрдә булган эш түгел икән. Шунлыктан мөшрик гаскәре Мәдинә тирәсендә канау казылганын күрү белән бөтенләй аптырашта калганнар. Вакыт-вакыт батыррак йөрәкле мөшрикләр канаудан ат сикертеп чыкмак булсалар да, канауга төшеп һәлак була торганнар. Сәхабәләр төннәрен канау тирәсен карауллап мөшрикләргә керергә ирек бирми торганнар. Шулай итеп бер ай чамасы мөшрикләр Мәдинә тирәсен камап торсалар да бер дә рәтле файда чыкмаган. Арада вак-төяк атышулар гына булган. Ахырда бик караңгы бер төндә бик каты җил вә давыл чыккан. Тегеләрнең чатырларын, казаннарын бөтенләй егып, кубарып ташлаган. Мөшрикләр бик куркуга төшкәннәр. «Әһле ислам яһүдиләр белән бергәләшеп безнең артыннан төшмәсеннәр», дип тиз генә җыенып кайтып киткәннәр. Шулай итеп 10 меңләп гаскәр белән килгән мөшрикләр һичбер нәрсә чыгара алмыйча кире борылып кайтырга мәҗбүр булганнар. Мөшрикләрнең шулкадәр гаскәр белән килеп тә бер эш тә чыгара алмаганлыкларын күргәч, Ислам диненең хаклыгына ышанып, кабул иткән кешеләр байтак кына булган.

Хөдәйбия мугаһәдәсе (килешүе)


Һиҗрәтнең алтынчы елында рәсүлүллабыз 400 сәхабәләр белән хаҗ кылу өчен Мәккәгә юнәлгән. Максатлары сугышу булмыйча, Кәгъбәтулланы зиярат итү генә булганлыктан кылычтан башка корал алмаганнар. Шулай итеп Мәккәгә якын Хөдәйбия исемендәге бер җиргә килеп төшкәннәр. Мөшрикләр пәйгамбәр вә сәхабәләрнең Мәккәгә килүләрен белеп, аңа каршы тору өчен гаскәр җыйганнар. Алар Мәккәдән Хөдәйбиягә берничә илче җибәреп, пәйгамбәрнең ни өчен килгәнлекләрен сораганнар. Пәйгамбәр боларга сугышыр өчен килмәгәнлеген, бары хаҗ өчен килгәнлеген сөйләп Мәккәгә кертүләрен үтенгән. Тегеләр кабул итмичә кайтып киткәннәр.
Шуннан соң пәйгамбәр мөшрикләрдән Мәккәгә кертүләрен үтенү өчен кияве хәзрәт Госманны җибәргән. Мөшрикләр аның үтенечен кабул итү кайда, аны тоткын итеп тотканнар. Бервакыт сәхабәләр арасында: «Хәзрәт Госман мөшрикләр тарафыннан үтерелгән», дигән бер хәбәр чыккан. Шуннан соң пәйгамбәр шундагы бер агач янында сәхабәләрдән Мәккә мөшрикләре белән сугышырга вәгъдә, икенче төрле әйтсәк «бәйгать» ала башлаган. Сәхабәләр ашыга-ашыга кылып, үлгәнчә пәйгамбәр белән бергә мөшрикләргә каршы торырга бәйгать биргәннәр. Ошбу бәйгатькә «бәйгать ридван», аның янында бәйгать алынган агачка «шәҗәрәту ридван» диләр.
Мөшрикләр сәхабәләрнең сугышу өчен пәйгамбәргә бәйгать биргәнлекләрен ишеткәч бик тәшвишкә (куркуга) төшкәннәр: «Болар саннары аз гына була торып, Бәдер сугышында безне җиңгән иделәр. Ухуд сугышында да башта безгә байтак кыенлыклар кылганнар иде. Хәндак сугышында да никадәр гаскәр белән барып бернәрсә дә булдыра алмый кайткан идек. Сугыша калсалар безне җиңүләре дә бик мөмкин бит. Болай ярамас, болар белән килешергә кирәк», дип пәйгамбәр галәйһиссәлам белән килешер өчен бер кеше җибәргәннәр. Хәзрәт Госманны да тизрәк иреккә куйганнар. Шулай итеп әлеге илче белән пәйгамбәр, килешү турысында сөйләшә башлаганнар. Илче, пәйгамбәргә 10 ел буена ике арада солых ясарга теләгәнлеген белдергән.  Пәй­гамбәр бер дә сугышны теләмәгәнлектән, моңарча да болар белән мәҗбүр булып кына сугышканлыктан моны ике куллап кабул иткән. Аннан соң илче аңа: «Бу ел Мәккәгә кермәссез, икенче ел килеп хаҗ кылуыгызга рөхсәт бирәбез», дигән. Пәйгамбәр вә сәхабәләр башта моңа күнәселәре килмәсә дә, теге: «Алайса солых ясарга күнмим», дигәч кабул иткәннәр. Шулай итеп сәхабәләр белән мөшрикләр арасында 10 ел буена сугыш ачылмаска мугаһәдә ясалган.
Ошбу вакыйгага «Хөдәйбия мугаһәдәсе» диләр.
«Мугаһәдә» вәгъдәләшү дигән мәгънәдәдер. Пәйгамбәр белән мөшрикләрнең илчесе Хөдәйбия дигән җирдә 10 ел буена сугышмыйча тыныч торырга һәм дә шул ел сәхабәләр хаҗ кылмыйча икенче ел хаҗ кылырга вәгъдәләшкәнлекләреннән шулай дип аталадыр. Бу мугаһәдә сәбәпле әһле ислам бик зур табыш иткәннәр. Моңарча пәйгамбәр вә сәхабәләргә теләгән җирләренә барып халыкны дингә өндәү мөмкин булмаган. Мөшрикләр белән әһле ислам бер-беренә дошман булганлыктан берсенең җире аша икенчеләренә йөрү, кәрваннар йөртү дә мөмкин булмаган. Моннан соң инде мөшрикләр белән мөселманнар аралашырга юл ачылган. Мөшрикләрдән Ислам динен кабул итүчеләр дә көннән-көн арта башлаган.

Чит халыкларны дингә өндәү


Мөхәммәд галәйһиссәлам гарәптән туган, гарәп арасында үскән вә башлап шуларны дингә өндәгән бер пәйгамбәр булса да, гарәп халкына гына җибәрелгән пәйгамбәр түгелдер. Ул җир йөзендә булган бөтен халыкларны туры юлга вә хак дингә өндәр өчен җибәрелгән пәйгамбәрдер. Ул бөтен җир йөзендәге халыкка җибәрелсә дә, моңарча аңарга гарәп халкыдан башкаларны дингә өндәү мөмкин түгел иде. Шуңа аңа Мәккә мөшрикләреннән куркыныч булып, үзләрен аларның зарурларыннан саклау белән мәшгуль иделәр. Хөдәйбия мугаһәдәсе соңында Мәккә мөшрикләреннән, шулай ук башка гарәпләреннән дә бертөсле куркыныч беткәч, аңа чит халыкларны да өндәргә юл ачылды. Ул мугаһәдә ясалгач озак тормыйча, тирә-якта булган падишаһ вә хөкемдарларны дингә өндәп хатлар язды вә илчеләр җибәрде.
Хөдәйбия мугаһәдәсе соңында падишаһларга җибәрелгән мәктүбләр 6 булып, һәр мәктүбне бер илче алып киткән иде. Мәктүб язылган падишаһлар эчендә рум вә Иран падишаһлары кебек ул заманның иң олуг падишаһлары да бар иде. Мәктүб язылган падишаһлар Ислам динен кабул итмәсәләр дә, бөтенесе диярлек илчене хуш кабул итеп кадер вә хөрмәт итеп озаттылар. Хәтта Мисыр хөкемдары пәйгамбәргә кыйммәтле бүләкләр дә җибәрде. Пәйгамбәрнең мәктүбе бары Иран падишаһының гына кәефенә килмәде. Ул үзенең эрелек вә тәкәбберлегенә сыя алмыйча: «Ул кем булган. Миңа ничек мондый хат язарга батырчылык кыла?» дип ачуланган да пәйгамбәрнең мәктүбен ерткалап ташлаган. Пәйгамбәр моның болай кыланганлыгын ишеткәч: «Ул минем мәктүбемне ерткалаган кебек, Аллаһ Тәгалә аның мәмләкәтен ерткалап, таратып бетерсен», дип дога кылган. Һәм шулай булган да. Пәйгамбәр вафат булып озак үтмичә Иран мәмләкәте әһле ислам кулына кергән.
Пәйгамбәр галәйһиссәлам мәктүб язып дингә өндәгән падишаһ вә әмирләр болар гына түгелдер. Ул болардан башка да берничә ваграк хөкемдарларга мәктүбләр язган. Боларның дүрт-бишесе пәйгамбәрнең мәктүб вә илчеләрен баш өсте дия кабул итеп, Ислам динен кабул да иткәннәр. Шулай итеп пәйгамбәр Аллаһ Тәгалә тарафыннан үзенә йөкләтелгән бурычны өстеннән төшергән. Аңардан соң Ислам динен башка халыкларга ирештерү вә бөтен дөньяга тарату сәхабәләр өстенә бурыч булып калган. Алар да шул бурычларын бер дә кимчелексез үтәп Ислам динен бөтен дөньяга таратканнар.

Мәккәнең алынуы вә Ислам диненең таралуы


Хөдәйбия мугаһәдәсеннән соң әһле ислам белән Мәккә мөшрикләре ике ел кадәр бер-берсе белән сугышмыйча тыныч торганнар. Шул вакыт эчендә байтак кына гарәп кабиләләре Ислам диненә кергәннәр. Мәккә мөшрикләре пәйгамбәр белән солых ясасалар да ниятләре һаман да явызлыкта булган. Алар бер форсат туры китереп кылган вәгъдәләрен, ясаган мугаһәдәләрен бозганнар. Шуннан соң пәйгамбәр вә сәхабәләр: «Болай торырга ярамас. Болар бигрәк өскә атлана башладылар. Вәгъдә вә сүздә тору дигән нәрсәне дә белмиләр. Моңарча алардан күргән җәбер вә золымнарыбыз да җитәрлек булган иде инде. Боларның җәбер вә золымнарыннан котылу өчен бердәнбер чара — Мәккә шәһәрен алудыр. Андагы мөбарәк вә мөкатдәс Кәгъбәтулланың мөшрикләр кулында, потлар белән пычранып ятуы бер дә ярый торган эш түгел. Аллаһ Тәгалә дә моңа разый түгелдер», дияшкәннәр. Шулай итеп пәйгамбәр 10 меңләп гаскәр җыеп Мәккә шәһәрен алырга юнәлгән.
Мәккә мөшрикләре үзләренең вәгъдәләрен исләренә төшереп бик куркыша башлаганнар. Андый-мондый хәл була калса дип сугышка да хәзерләнгәннәр. Ләкин аларның көчләре әһле исламның көченнән күп ким булган. Аның өстенә аларның башлыклары Әбү Суфьян Ислам динен кабул итү уена төшкән булган. Шунлыктан алар пәйгамбәрнең гаскәренә нык каршылык кылмаганнар. Әбү Суфьян үзе Мәккәдән чыгып пәйгамбәрнең гаскәренә каршы барган да, пәйгамбәрнең хозурына барып Ислам динен кабул иткән. Аннан соң Мәккәгә кайтып: «Мин Ислам динен кабул иттем инде, сез дә кабул итегез. Безгә Ислам диненең чын дин икәнлеген белергә вакыт җитте инде. Барыбер каршы торып җиңә алачак түгелсез. Үзегезгә авырлык кына китерәсез», дигән. Шулай итеп Мәккә мөшрикләре бөтенесе Ислам динен кабул иткәннәр. Пәйгамбәр боларны үзенә вә сәхабәләренә әллә никадәр җәбер вә золым кылуларына карамыйча, аларга гаять дәрәҗәдә йомшак мөгамәлә кылган. Аларның бөтенесен гафу иткән. Пәйгамбәрнең мондый мөгамәләсен күреп, боларның Ислам диненә мәхәббәтләре тагын да арткан. Мәккәне алу белән пәйгамбәр Кәгъбәтулладагы потларның барсын ваттырып бетергән. Шулай итеп Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән пәйгамбәр вә сәхабәләр, ирексез ташлап киткән туган вә үскән җирләренә кайтып тагы да хуҗа булганнар. Мәккәнең әһле ислам тарафыннан алынуы һиҗрәтнең сигезенче елында булган. Пәйгамбәр вә сәхабәләр Мәккәдә бераз вакытлар торганнан соң кире Мәдинәгә кайтып киткәннәр.
Мәккә әһле ислам тарафыннан алыну белән Ислам дине бик куәтләнеп, көч алып киткән. Ислам диненең хак дин булганлыгы бөтен гарәпләргә бик ачык беленгән. Шунлыктан моңарча Ислам динен кабул итмәгән гарәп кабиләләре, Мәдинәгә, пәйгамбәр хозурына илчеләр җибәреп үзләренең Ислам диненә кергәнлекләрен белдерткәннәр һәм дә пәйгамбәрдән үзләренә дин вә шәригать өйрәтү өчен кешеләр җибәрүен үтенгәннәр. Пәйгамбәр, килгән бер илчене бик хуш кабул итеп аларга Коръән укыта, һәм дә дин шәригате өйрәтә торган булган. Шулай ук олуг сәхабәләргә дә аларга дин өйрәтергә куша торган булган. Шул рәвешчә пәйгамбәребез Мәдинәгә һиҗрәтенә 10 еллар булырга бөтен Гарәбстан ярым утравындагы халыклар Ислам динен кабул итеп Коръән белән гамәл кыла торган булып киткәннәр.

Пәйгамбәребезнең вафаты


Мәдинәгә күчеп килүгә 10 ел дигәндә пәйгамбәребез үзенең әҗәле якынлашканлыгын сизә башлаган. Ул унынчы ел Мәккәгә хаҗга баргач, шунда җыелган йөз меңләп хаҗиларга бик озын хотбәләр сөйләп дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәкән. һәм шул үзенең ошбу хаҗның ахыргы хаҗ булу ихтималын да сөйләгән.
Пәйгамбәребезнең үзенең әҗәле якынлашканлыгы аңлау ошбу хаҗда иңгән бер Коръән аятеннән булган икән.
Һиҗрәтнең 11 нче елында сәфәр аеның ахырларында пәйгамбәребез бер төн үзенең бер хезмәтчесе белән Мәдинә каберлегенә барып, үлекләргә тәүбә вә истигъфар кылып кайткан. Шул төннең уртасын башы авырта башлаган. Авыруы җиңел чакта ул мәчеткә хәзер булып, намазны үзе имам торып укый торган булган. Беркөн ул минбәрдән: «Аллаһ Тәгалә үзенең колларыннан бер колына дөнья белән ахирәтнең берсен ихтияр итәргә ирек куйды. Кол ахирәтне ихтияр итте», дигән. Хәзрәт Әбү Бәкер ошбу сүзенең пәйгамбәребезнең үзе турысында әйтелгәнлеген аңлап елап җибәргән. Башкалар: «Бу картка ни булды, ни эшләп елый икән?» дип аптырашканнар. Шулвакыт пәйгамбәребез хәзрәт Әбү Бәкергә бик зур илтифат күрсәткән: «Мин Әбү Бәкер кебек һичбер юлдаш күрә алмадым. Мин бар кешедән дә артыграк аңа борчыламын», дигән.
Рабигуль әүвәл аеның сигезендә пәйгамбәребезнең авыруы көчәеп ястү намазына чыга алмаган. Шулвакыт ул хәзрәт Әбү Бәкергә халыкка имам торырга кушкан. Моннан соң пәйгамбәр вафат булганга кадәр мәчеттә Әбү Бәкер имам булган. Пәйгамбәребезнең авыруы көчәеп, мәчеткә чыгудан калгач сәхабәләр бик борчыла башлаганнар. Аны күрәселәре килеп һәрвакыт мәчет тирәсендә дулкынланып йөри башлаганнар.
Беркөн пәйгамбәребез үзендә бераз җиңеллек сизеп хәзрәт Габбас белән хәзрәт Галигә култыкланып өйлә намазына чыккан. Халык намаз укырга керешкәннәр икән. Пәйгамбәр хәзрәт Әбү Бәкер янына утырып, утырган көенчә намаз укыган. Намаздан соң минбәргә утырып иң башлап Ухуд сугышында шәһит булган сәхабәләргә дога вә истигъфар кылган. Аннан соң ошбу сүзләрне сөйләгән: «Әй, җәмәгать, сез, мин үләр дип куркасыз икән. Дөньяда мәңге калу юк бит. Миннән элек килгән пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Мин дә, әлбәттә, бервакыт үләчәкмен. Мин сезгә үземнән соң бер-берегез белән тату торырга, әнсар мөһаҗирләргә хөрмәт вә ригаять итәргә, мөһаҗирләр дә аларга яхшы мөгамәлә кылырга тәвәссел кылам. Әй, җәмәгать, минем өстемдә бер хакы булган кеше сөйләсен: «Берәүгә суккан икәнмен, менә аркам, суксын. Берәүне кимсеткән булсам, шуның урынына мине дә кимсетсен. Берәүнең малын алган икәнмен, менә малым, алсын», дигән.
Рабигуль әүвәл аеның 12 ндә дүшәмбе көн пәйгамбәребез үзендә бераз җиңеллек сизеп, иртә намазын укып яткан сәхабәләрне карар өчен хәзрәти Гайшә өеннән мәчеткә чыккан. Мәчет сәхабәләр белән шагрым тулы икән. Рәсүлүллаһ моңа шатлыгыннан елмаеп көлгән. Сәхабәләр пәйгамбәребезне «терелеп килә, күрәсең» дип шатлыгыннан ни эшләргә белмәгәннәр. Ләкин бу шатлык озакка бармаган. Пәйгамбәребез шул ук көн кояш бераз күтәрелгәч тә дөньядан кичкән. Бу вакыт ул 63 яшендә булып, чәч вә сакалларында ак бөртекләр күренә башлаган булган. Пәйгамбәребезнең вафаты милади белән 632 ел 5 нче июньгә туры киләдер.
Яңа гына боларга карап көлеп торган пәйгамбәребезнең вафат хәбере сәхабәләргә ук кебек барып кадалган. Һәркем кайгы вә хәсрәткә чумып, ашау-эчүләрен, дөнья шөгыльләрен онытканнар. Кайбер кешеләр ни әйтергә белми катып калганнар. Кайберләре һушсыз булып егылганнар. Кайберәүләр бу хәбәргә ышанмаганнар. Олуг сәхабәләрдән булган хәзрәт Гомәр дә: «Бу буш хәбәр, пәйгамбәр булган кеше үләме соң?! Пәйгамбәребез вафат булды дигән кешенең башын чабып өзәм», дигән. Пәйгамбәребез вафат булган вакытта хәзрәт Әбү Бәкер Мәдинәгә якын бер җиргә чыгып киткән икән. Тиз үк аны чакырганнар. Ул кайту белән пәйгамбәребез хозурына кереп, битен ачкан да, маңгаеннан үпкән һәм бик каты елаган. Шуннан соң җыелган халык янына чыгып пәйгамбәребезнең чыннан ук вафат булганлыгын, пәйгамбәрләр мәңге торачак кешеләр булмыйча бервакыт үләчәклеген белдерә торган Коръән аятьләрен укыган. Шуннан соң гына хәзрәт Гомәр әлеге уеннан кайткан. Пәйгамбәребезнең якыннары гаять дәрәҗәдә кайгы вә хәсрәт эчендә аны юып, кәфенләп, ахирәт йортына озату чараларына керешкәннәр. Мәдинәдәге бөтен халык, ире, хатыны, углы, кызы килеп аңа җеназа намазы укыганнар. Җеназа намазы укылгач, хәзрәти Гайшә өендә, үзе вафат булган җиргә дәфен кылганнар. Дәфен кылу сишәмбе көн кич белән булган.

Пәйгамбәребезнең хатыннары, балалары вә якыннары


Пәйгамбәребезнең 11 хатыны булган: Хәдичә, Сәүдә, Гайшә, Хафса, Зәйнәб бинт Хузайма, Өмме Саляма, Зәйнәб бинт Җәхш, Җувайрия, Умму Хәбибә, Сафийя, Мәймүнә. Болардан хәзрәти Гайшә кызлата алынып, калганнары толлата алынган булганнар. Хәзрәти Хәдичә Пәйгамбәребезнең иң башлап алган хатыныдыр. Ул вакыт пәйгамбәребез 25 яшьтә булып, хәзрәти Хәдичә 40 яшьтә булган. Ул пәйгамбәребезгә караганда байтак өлкән, аның өстенә толлата алынган хатын булса да, пәйгамбәребез аны ярата торган булган. Шуңа ул бик акыллы, бик гүзәл табигатьле бер хатын булып, хатыннардан аңа иң башлап иман китергән кеше булган. Пәйгамбәребез ул вафат булгач бик каты кайгырды. Соң гомеренә кадәр аны һәрвакыт исенә төшерә, аның якыннарын, ахирәтләрен кадерли, хөрмәтли торган булган.
Хәзрәти Гайшә иң олуг сәхабәләрдән булган хәзрәт Әбү Бәкернең кызыдыр. Ул бик акыллы, бик үткен зиһенле бер кыз булган. Пәйгамбәребез аны үз кулында тәрбияләп, дин вә шәригать хөкемнәре өйрәтеп, үзеннән соң халыкка, бигрәк тә хатын-кызларга дин вә шәригать өйрәттерү нияте белән алган булган, һәм шулай булган да. Хәзрәт Гайшә бик галим сәхабәләрдән булып, пәйгамбәребездән соң халыкка, бигрәк тә хатын-кыз арасында дин вә шәригать хөкемнәрен тараткан. Пәйгамбәребез хәзрәти Гайшәне алуының икенче сәбәбе, үзенә иң башлап иман китергән, аңа гаять дәрәҗәдә ихласлы булган хәзрәт Әбү Бәкернең күңелен табу булган. Пәйгамбәребез хәзрәти Гайшәгә өйләнгәч, хәзрәт Әбү Бәкер вә хатыны чиксез шатланганнар. Мондый шәрифкә ирешүләренә Аллаһ Тәгаләгә ничек шөкранә кылырга белмәгәннәр. Пәйгамбәребезнең 7 баласы булып боларның өчесе ир, дүртесе кыздыр. Ир балалары Касыйм, Габдулла, Ибраһим исемле. Кыз балалары Зәйнәб, Рукайя, Өмм Кульсум, Фатымадыр. Болардан Ибраһим, Пәйгамбәребезнең Мәрия исемле кәнизәгеннән, калганнары хәзрәти Хәдичәдән туганнар. Ир балалары барсы да сабый чакта ук вафат булганнар. Кыз балалары кияүгә чыгып, бала-чагалы булгач кына вафат булганнар. Бары хәзрәти Өмм Кульсумның гына баласы булмаган. Хәзрәти Зәйнәб Әбүль Гас исемендәге сәхабәнең никахында булган. Хәзрәти Рукайя белән хәзрәти Өмм Кульсум олуг сәхабәләрдән булган хәзрәти Госман никахында булганнар. Хәзрәти Өмм Кульсум, хәзрәти Рукайя вафат иткәч, аңа кияүгә чыккан булган. Хәзрәти Фатыйма Әбү Талибның улы хәзрәт Гали никахында булган. Пәйгамбәребезнең Фатыймадан башка балалары барысы да үзеннән элек вафат булганнар. Бары хәзрәти Фатыйма гына үзеннән соң вафат булган. Ул да аңардан соң бары 6 ай гына гомер сөргән.
Пәйгамбәребезнең үзе белән бертуган кардәшләре булмаса да, атасы белән бертуган якыннары байтак кына булган. Болардан безгә бик билгеле дүртәү: Әбү Талиб, Әбү Ләхәб, Хәмзә, Габбас. Хәзрәт Әбү Талиб Пәйгамбәребезгә бик хөрмәтле булып, ахыр гомеренә кадәр аны мөшрикләрдән саклаган. Пәйгамбәребез ул вафат булгач гаять дәрәҗәдә нык кайгырган. Шуның өчен дә ул вафат булган елны «Кайгы елы» дип атаганнар. Әбү Ләхәб Пәйгамбәребезгә бер Коръән сүрәсе иңдерүгә сәбәп булган. Ул сүрә «Тәббәт» сүрәсе дип аталадыр. Хәзрәт Хәмзә бик батыр сәхабәләрдән булып «Аллаһның арысланы» дип йөртелә торган булган. Ул мәшһүр Ухуд сугышында шәһит булган. Хәзрәт Габбас та олуг сәхабәләрдәндер. Ул Пәйгамбәребездән соң байтак вакыт гомер сөреп, бик күп бала-чагалы булган. Аның балаларыннан Габдулла исемле берсе бик олуг вә галим сәхабәләрдән булган.

Сәхабәләр


Сәхабә дип Пәйгамбәребез заманында булып, аны күргән вә аңа иман китереп аның белән сөхбәттәш булган кешеләргә әйтәләр. Алар бик күп булганнар. Аларның бик олуглары бар. Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Әбү Губайда, Габдърахман бин Гауф, Сәгъд бин Әби Ваккас, Зөбаер, Тальха, Сәгъд исемендәге сәхабәләр иң олуг сәхабәләрдән саналалар. Боларга Пәйгамбәребез терек вакытларында ук оҗмах белән сөенеч биргән. Шуның өчен дә болар «Оҗмах белән сөенеч бирелгән 10 сәхабә» дип йөртеләләр, барысы да бик кадерле, бик хөрмәтле затлардыр. Алар Пәйгамбәребезгә иман китереп, аның белән бергә, дин дошманнары булган мөшрикләргә каршы торганнар. Шулай итеп Ислам диненең таралуына сәбәп булганнар. Аларның бик күбесе дин юлында бик күп мәшәкатьләр, кыенлыклар күргәннәр, газаплар чиккәннәр.
Сәхабәләрнең Пәйгамбәребезгә элегрәк иман китереп, аның янында күбрәк булганнары вә аның белән элегрәк сугышларга хәзер булганнары бигрәк тә хөрмәтле булып, үзләренә аерым урын тоталар. Шуңа аларның саннары бик аз була торып, диннәрен саклау өчен бик күп мөшрикләргә каршы торганнар. Алар аркасында Ислам дине көч-куәт алган. Шуның өчен дә Аллаһ Тәгалә Коръәндә аларны бик мактаган. Аларны шул замананың кешеләре дә бик кадерләгәннәр, хөрмәтләгәннәр. Алардан соң килгән  буыннарын да аларны  күңелдән  сөеп, яхшылык белән яд итеп килгәннәр. Без дә шулай итәбез.
Бәдер сугышына хәзер булган сәхабәләрдән кала иң олуг сәхабәләр, Хөдәйбия вакыйгасына хәзер булган сәхабәләрдер. Алар саннары бик аз булган хәлдә, дин юлында, үзләреннән  әллә ничә мәртәбә артык булган Мәккә мөшрикләре  белән  сугышыр өчен пәйгамбәребезгә «бәйгать» биргәннәр.  Шуның өчен дә Аллаһ Тәгалә Коръәндә аларны мактаган. Алардан  Үзенең разый булганлыгын  сөйләгән. Шуның өчен  без дә   аларны мактыйбыз, сөябез, күңелебездән дус тотабыз.
Сәхабәләрнең «Мөһаҗирләр» вә «әнсар» дип йөртелгәннәре бар.  Мөһаҗирләр, әһле ислам тарафыннан Мәккә шәһәре фәтех ителгәнгәчә Мәдинәгә күчеп килгән сәхабәләрдер. Алар үзләренең диннәрен саклау өчен мөшрикләр арасыннан, туган-үскән җирләреннән, мал-туарларыннан аерылып килгәннәр. Шунлыктан алар бик кадерле сәхабәләрдер. Әнсар дип төп мәдинәлек булган сәхабәләргә әйтәләр. Алар пәйгамбәргә вә Мәдинәгә күчеп килгән сәхабәләргә ярдәм иткәнлекләре өчен «әнсар» дип аталалар. Алар да бик кадерле, бик олуг дәрәҗәле сәхабәләрдер. Аллаһ Тәгалә Коръәндә мөһаҗирләр белән әнсарны бик күп урында мактап сөйләгән. Пәйгамбәребез үзе дә аларга аерым хөрмәт вә илтифат күрсәтә торган булган. Шунлыктан без дә аларга аерым хөрмәт, аерым дуслык күрсәтәбез.

Коръән-хәдис


Коръән — Аллаһ Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәребезгә җибәрелгән китаптыр. Ислам дине вә ислам шәригатенең төп чишмәсе ошбу Коръәндер. Анда безгә Аллаһ Тәгаләне ничек танырга, аңа ничек ярарга, нинди гыйбадәтләр кылырга тиешлек, изге кешеләрдән булып, ахирәттә бәхетле вә сәгадәтле булу өчен нинди гамәлләр кылырга тиешлек, дөньяда үзеңнең мөселман кардәшләреңә вә башка халыкларга мөгамәләдә булырга тиешлек барысы да бәян кылынган. Анда безгә вәгазь вә гыйбрәт булсын өчен борын замандагы бик күп халыкларның төрле вакыйгалары да сөйләнгән. Байтак пәйгамбәрләрнең исемнәре, алар белән аларның кавемнәре арасында булган вакыйгалар да сөйләнгән. Коръән Аллаһ Тәгалә тарафыннан иңдерелгән бер китап булганга күрә бик хөрмәтле, бик мөкатдәс бер китаптыр. Ул һәрвакыт кадерле булырга, хөрмәтләнергә тиештер.
Коръән, пәйгамбәребезгә бер юлы вә бөтенләй дә бирелмәгән. Аны Җәбраил фәрештә егерме өч ел эчендә, ягъни Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәр булган көненнән алып, вафат булуына кадәр булган озак вакыт эчендә кирәк кадәрле, аерым-аерым китереп торган. Җәбраил фәрештәнең пәйгамбәребезгә Коръән китерүенә «вәхи» диләр. Пәйгамбәр вәхи килү белән Коръән аятьләрен бер кешедән яздырып бара торган булган. Коръән аятьләре иңү белән пәйгамбәр шундук сәхабәләргә укый, һәм  аларга язарга вә бикләргә куша  торган булган. Ул вакытларда гарәпләрдә уку-язу белүчеләр бик аз булганга, һәм дә хәзерге көндәге кебек кәгазь булмаганга Коръәнне язып баручылар бик аз булган. Алар аны төрле нәрсәләргә: нечкә тире кисәкләренә, ак ташларга, хөрмә яфракларына, калак сөякләренә вә шуның кебек нәрсәләргә язып барганнар. Пәйгамбәребез вафат булган вакытта Коръән бер китап рәвешенә салынган булмаса да, байтак сәхабәләр тарафыннан әүвәленнән ахырына кадәр язылган, йөзләрчә сәхабәләр тарафыннан бикләнгән булган.
Коръәннең башлап китап рәвешендә куелуы пәйгамбәребезнең вафатыннан бер ел чамасы соң, хәзрәт Әбү Бәкернең халифәлек вакытындадыр. Ләкин ул вакытта сүрәләрнең тәртибе хәзердәге рәвешчә булмаган. Коръән сүрәләренең тәртибен хәзерге рәвешкә кую пәйгамбәребезнең вафатыннан унбиш елдан сон, хәлифә хәзрәт Госман заманында булган. Ул бик күп сәхабәләр хозурында пәйгамбәребезгә вәхи язып торган олуг сәхабә Зәед бин Сабиттән Коръән  яздырган да, шуңардан берничә нөсхә  күчертеп, төрле шәһәрләргә җибәргән. Ошбу нөсхәләрдән бик күп нөсхәләр күчереп алынган, ислам мәмләкәтенең һәр җиренә таралган. Шулай итеп әһле ислам Коръәнне берсеннән берсе күчереп ала торган булганнар. Бер вакытлар инсанлар китап басу өчен матбугатлар ачканнар. Шуннан соң Коръән дә басылып тарала башлаган. Коръән иң башлап 1694 нче сәнә миләдиядә Һамбург шәһәрендә басылган. Аннан соң ислам мәмләкәтләренең һәр җирендә басыла башлаган. Безнең Русия мәмләкәтендә Коръәннең башлап басылуы 1787нче елда Әби патша заманында Питерградта булмыштыр. Хәзерге көндә Коръән әллә ничә йөз миллионлап таралган булып, һәрбер мөселман кешенең өендә бардыр. Безнең Русиядә Коръәннең иң күп басыла торган урыны  Казан шәһәредер. Безнең Русиядә Коръәннең иң матур басмалары мәрхүм Исмәгыйль баба Гаспринский тарафыннан нәшер ителгән басмалардыр.
Хәдис дип Пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләренә әйтеләдер. Пәйгамбәрләр булган кеше әлбәттә юк-бар сүз сөйләми, аның һәр сүзе файдалы вә хикмәтле сүзләр буладыр. Пәйгамбәребез сәхабәләргә Аллаһ Тәгаләгә ничек ярау, Аның ризалыгын ничек алу турында бик күп сүзләр сөйләгән. Бөтен гыйбадәтләрне барлык нечкәлекләре белән өйрәткән. Яхшы вә яман холыкларны барысын да аерым сөйләп, әүвәлгеләре белән холыкланырга, соңгыларыннан тыелырга кушкан. Төрле вәгазьләр, төрле нәсыйхәтләр сөйләгән. Кыскасы безгә дөнья вә ахирәттә бәхетле булуыбызга  сәбәп булачак бар нәрсәләрне дә бәян кылган. Сәхабәләр пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләреннән ихлас белән тыңлап, ул кушканча йөргәннәр. Ул сөйләгән сүзләрне соңгы буыннарга да сөйләгәннәр. Шулай итеп пәйгамбәребезнең хәдисләре буын-буын сөйләнеп килеп бер вакыт җыелып китаб рәвешенә куела башлаганнар.
Иң башлап хәдис китабы язучы кеше имам Мәликдер. (Хиҗрәтнең 136 елында вафат) ул пәйгамбәребезнең байтак хәдисләрен җыеп язып, аңа «Әл-Мувәттә» исеме биргән. 
«Әл-Мувәттә» күптән басылган булып, хәзерге көндә һәрбер дин галимнәренең кулында бардыр. Аңардан соң байтак хәдис китаплары язылган. Боларның иң мәшһүр вә иң мөгътәбәрләре алтыдыр. Боларны киләчәктә иншә Аллаһ сөйләрбез.

Хәлифәләр


Хәлифә дип пәйгамбәребездән соң аның урынына калып, әһле исламга баш булган вә ислам мәмләкәтен идарә кылган кешегә әйтәләр. Иң башлап хәлифә булган кеше хәзрәт Әбү Бәкердер. Сахәбәләр пәйгамбәребез вафат булган көнне үк аны үзләренә баш итеп сайлаганнар вә аны «хәлифә» дип атаганнар. Ул пәйгамбәребез кебек җәмәгать намазларында халыкка имам тора торган булган. Хәзрәт Әбү Бәкер вафат булгач хәзрәт Гомәр хәлифә булган. Аны әһле ислам «әмируль мөэминин» дип йөртә торган булганнар. Бу безнеңчә «мөэминнәрнең падишаһысы» дигән сүз була. Менә шул вакыттан бирле ислам дәүләтенең башында торган кешегә «хәлифә» вә «әмируль мөэминин» дип әйтеләдер.
Ислам тарихында хәлифәләр берничә төргә бүленәләр: хүләфәу рашидун, хүләфәу әмәвиййә вә хүләфәу габбассиййә, госманлы халифәләре.
Хүләфәу рашидүн — безнеңчә туры юлдан барган, ислам мамләкәтен тугрылык, вәгьдәлек белән идарә иткән хәлифәләр дигән сүздер. Болар дүрт хәлифәдер: Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали.
Хүләфәу әмәвиййә — Үмәййә фамилиясеннән булган хәлифәләр дигән сүздер. Болар Үмәййә дигән кешенең нәселеннән булганлыкларыннан шулай аталалар. Болар барлыгы ундүрт хәлифә булып, сиксән еллап хәлифәлек кылганнар. Боларның беренчесе  Мөгавия исемендәге сәхабә булып, иң соңгысы  Мәрвән әл Химәр дигән кешедер.
Хүләфәу габбасиййә — дип, пәйгамбәребезнең атасы белән бертуган кардәше хәзрәт Габбас нәселеннән булган хәлифәләргә әйтәләр. Болар Үмәййә хәлифәләреннән соң хәлифәлек кылганнар. Боларның барлыгы илле ике хәлифә булып иң беренчесе «әл-Сафорах», иң соңгысы «әл-Мөтәвәккил» дип аталадыр. Болар бөтенесе җиде йөз сиксән еллап хәлифәлек сөргәннәр. Болардан соң хәлифәлек Госманлы төрекләренә күчкән. Болардан иң башлап хәлифә булган кеше «беренче Сәлимхан»дыр.
Хүләфәу рашидүннән әүвәлге өчесе Мәдинә шәһәрендә, соңгысы Куфа шәһәрендә торган. Үмәййә хәлифәләре Димәшк шәһәрендә торганнар. Габбасиййә хәлифәләре Багдад шәһәрендә торганнар. Госманлы хәлифәләрнең пәйтәхетләре Истанбул шәһәредер.
Хәлифәләрнең бик изгеләре, бик яхшы күңеллеләре, бик гаделлеләре дә булган. Бик олуг, бик шәфкатьлеләре дә булган. Арада явызлылары да, халыкка җәбер вә золым итүчеләре дә булган. Ислам мәмләкәтенең зәгыйфьләнүенә, ислам милләтенең артта калуына сәбәп булганнары да булган. Без бу урында хәлифәләрдән ислам милләтенә вә ислам диненә күп хезмәт иткән вә алар вакытында ислам дине куәт вә шәүкәт алган берничә кешене бәян итәчәкбез.

Хәзрәт Әбү Бәкер


Хәзрәт Әбү Бәкер ислам хәлифәләренең иң беренчеседер. Ул һиҗрәтнең 11-нче елында, пәйгамбәребез вафат булган көнендә хәлифә булган. Ул сахәбәләрнең иң олугысыдыр. Ул пәйгамбәребезгә каената тиядер. Ул йомшак табигатьле, гаять дәрәҗәдә шәфкатьле вә мәрхәмәтле бер кеше булган. Ул бик гадел, бик тугры хәлифә булган. Аның заманында ислам дине яхшы ук таралган вә көчәйгән.
Хәзрәт Әбү Бәкер халифә булу белән ислам мәмләкәте булган Гарәбстанда бик зур күңелсез вакыйгаләр килеп чыккан: пәйгамбәребезнең вафат булуын ишетү белән гарәп кабиләләрнең күбесе пәйгамбәргә биреп килгән зәкәтләре бирүдән баш тартканнар. Ул гына җитмәгән төрле-төрле җирләрдә берничә ялганчы пәйгамбәрләр дә килеп чыккан. Хәзрәт Әбү Бәкергә халифә булу белән менә шул ялганчы пәйгамбәрләрнең ялганнарын ачарга һәм дә зәкәт бирүдән баш тарткан гарәпләрне идерергә туры килгән. Ул үзе йомшак табигатьле кеше булса да, бик батыр йөрәкле һәм дә гакыллы вә ерактан күрә торган кеше икән. Ул бер дә форсат качырмасыннан күп гаскәр җыйган да, ошбу тәртипсезлекләрне бастыру өчен җибәргән.
Хәзрәт Әбү Бәкернең хәлифәлегенә бер ел  дигәндә ислам мәмләкәте өстенә җәелгән кара болытлар барчасы да таркаланган. Зәкәт бирүдән баш тарткан гарәп кабиләләре барсы да хәлифәнең гаскәрләреннән җиңелеп аңа баш июгә мәҗбүр булганнар. Ялганчы пәйгамбәрләрнең дә ялганнары ачылган. Аларның кайберәүләре үтерелгәннәр, кайберәүләре кылган эшләренә үкенеп тәүбә кылганнар. Ялганчы пәйгамбәрләрнең иң мәшһүре Мү­сәйлимә дигән кешедер. Ул Халид бну Вәлид исемендәге сахабәнең кул астындагы гаскәр тарафыннан үтерелгән. Хәзрәт Әбү Бәкергә ошбу ялганчы пәйгамбәрләргә вә зәкәт бирүдән баш тарткан кешеләргә каршы торуда иң зур хезмәт иткән кеше ошбу Халид бну Вәлидтер. Ул бик олуг кавеменнән булган. 
Ялганчы пәйгамбәр Мүсәйлимә белән булган сугыш бик каты вә канлы сугыш булган. Шуңа аның иярүчеләре бик күп булып ислам гаскәренә бик каты каршы торганнар. Бу сугышта әһле исламнан күп кенә кеше шәһит булган. Шулар эчендә җитмешләп Коръәнне яттан белгән кешеләр дә булган. Менә шул сугыштан соң хәзрәт Әбү Бәкер: «Сугышларда Коръән бикләгән кешеләр үтерелеп бетеп, Коръәннең бөтенләй югалу куркынычы бар. Коръән аятьләрен болай таркау яткырырга ярамый, күңелгә ятлауга да ышанырга ярамый» — дип Коръән аятьләрен җыйнатып бер китап рәвешенә салдырган.
Ислам мәмләкәте ялганчы пәйгамбәрләрдән вә зәкәт бирмәс өчен каршы торган гарәпләрдән тынычлангач, хәзрәт Әбү Бәкер ислам динен таратыр өчен Иран вә Рум мәмләкәтләренә гаскәрләр җибәргән. Ул мәмләкәтләр ул вакытта дөньяның иң зур мәм­ләкәтләреннән булганнар. Ләкин Иран вә Рум халкы ислам динен кабул итәчәк урында ислам гаскәренә каршы торганнар. Шунлыктан ике арада сугышлар ачылып китеп, ислам гаскәре Аллаһның ярдәме белән тегеләрнең җирләренә бәреп кереп киткәннәр. Ләкин хәзрәт Әбү Бәкер озак вакыт хәлифәлек сөрә алмаган. Ул халифәлегенең өченче елында вафат булган. Кабере Мәдинәдәдер. Хәзрәт Әбү Бәкер үзе олуг хәлифә булса да, ашавы, эчүе, кием-салымы да бик гади булган. Дөнья ләззәтләренә  бер дә берелмәгән.

Хәзрәт Гомәр


Хәзрәт Гомәр ислам хәлифәләренең икенчеседер. Ул хәзрәт Әбү Бәкердән соң хәлифә булган. Ул да хәзрәт Әбү Бәкер кебек олуг сахабәдер. Ул да пәйгамбәребезгә каената тиядер. Ул бик гайрәтле, бик батыр йөрәкле, бик сәяси бер кеше булган. Ул тугрылык вә гаделлектә ислам хәлифәләре арасында иң алдынгы сафта тора. Ул үзенә күрә бик каты, урынына күрә бик йомшак булган. Аның фәкыйрь вә мескеннәргә, ятим, тол вә зәгыйфьләргә шәфкать вә мәрхәмәте әйтеп бетергесез булган. Аның: «Шәһәрдә тынычлыкны җибәреп йөрүчеләр юкмы икән, мохтаҗ  кешеләр, һәлакәткә төшкән кешеләр юкмы икән?» — дип төн урталарында, татлы йокыларын калдырып йөргән чаклары бик еш булган. Ул үзе бик олуг халифә булса да, кием-салымда, ашау-эчүдә бик гади булган. Күп вакыт ямаулы киемнәр кия, бик түбән кешеләр ашый торган ашлар ашый торган булган. Ул ун ел ярым хәлифә булып, аның кул астында мөселманнар гаять рәхәт вә тыныч яшәгәннәр.
Хәзрәт Гомәр заманында ислам мәмләкәте гаять дәрәҗәдә киңәйгән. Ислам дине бик көчәеп китеп бик ерак җирләргә барып кергән. Аның дәверендә ул заманының иң көчле дәүләтләреннән булган Иран дәүләте ислам дәүләте кул астына кергән. Рум дәүләтенең иң әйбәт җирләре булган Сурия вә Филәстыйн җирләре дә ислам дәүләте кул астына кергән. Аның заманында Мисыр мәмләкәте дә фәтех ителгән. Мисырның җөнүб вә гареб тарафларындагы мәмләкәтләренең дә байтак җире алынган. Шулай итеп аның ун елдан аз гына артык хәлифәлеге дәверендә ислам мәмләкәте гаять дәрәҗәдә киңәеп, ислам дине бөтен дөньяга билгеле бер дин булган. Фәтех ителгән мәмләкәтләрдә ислам диненә керүчеләр бик күп булган.
Хәзрәт Гомәргә югарыда сөйләнгән мәмләкәтләрне фәтех итеп, анда ислам динен кертүдә иң зур хезмәт күрсәтүче кешеләр әлеге Халид бну  Вәлид белән, Әбү Гүбәйдә бнү әл-Җәррах, Сәгъд бнү Әби Ваккас, Гамру бнү әл-Гас, Зәед бнү Әби Суфьян исемендәге сахабәләрдер. Болар бишесе дә бик олуг сахабәләр булып, Әбү Губәйдә белән Сәгъд хәзрәтләре пәйгамбәр тарафыннан җәннәт белән сөенеч тә бирелгән булганнар. Бу сахабәләр шул заманының иң зур командирларыннан (башлыкларыннан) булып, югарыда сөйләнгән мәмләкәтләр шулар тарафыннан фәтех ителгәннәр. Боларның эчендә бигрәк тә олуг командир Халид бин әл-Вәлид хәзрәтләредер. 
Хәзрәт Гомәр фәтех ителгән бер җирләрдә мәчетләр салдырган. Халык арасында ислам динен тарату вә Коръән өйрәтү өчен берничә олуг сахабәләрне җибәргән. Халык арасында чыккан низагларны шәригать буенча өзү өчен казыйлар тәгаен иткән.
Хәзрәт Гомәр заманында аңа фәтех ителгән мәмләкәтләрдә халыкка Коръән өйрәткән, дин вә шәригать хөкемләрен бәян итеп остазлык кылган сахабәләрнең иң мәшһүрләре Габдулла бин Мәсгуд, Әбү Муса әл-Әшгари, Убаййә бнү Кәгъб, Мөгаз бин Җәбәл хәзрәтләредер. Болардан әүвәлге икесе Гыйрак мәмләкәтендә, соңгы икесе Сурия мәмләкәтендә торганнар. Болар дүртесе дә Коръән укырга бик оста вә Коръәнне яттан белгән сахабәләр булганнар.
Хәзрәт Гомәрнең ислам дине вә ислам милләтенә иткән хезмәтләре әйтеп бетергесездер. Аның бөтен уе, бөтен фикере ислам динен көчәйтү вә таратуда булган. Үзенең гайрәте, булдыклыгы вә гакыллыгы аркасында ул моңа муафикъ тә булган. Аның заманында фәтех ителгән җирләрдә бик күп кешеләр ислам диненә керү белән мәшруф булганнар. Фәтех ителгән җирләрдә һәрбер шәһәрдә диярлек мәчетләр салынып, азаннар укылган. Ул бәйтүль Мөкатдәстә дә бер мәчет салдырган. Ул мәчет хәзерге көндә дә  бардыр. Аңа Мәсҗид Гомәр диләр. Аның заманында Гәмру бну әл-Гас хәзрәтләре тарафыннан Мисырда салынган мәсҗитләреннән Мәсҗид Гәмрү исемендәге хәзерге көндә дә  бардыр. Ул Мәдинәдәге Рәсүлүллаһ  салдырган мәсҗидне дә зурайткан. Кәгъбәтулланы да төзәттергән. Хәзрәт Гомәр, ислам милләтенә вә ислам диненә иткән олуг хезмәтләре сәбәпле һәрбер мөселманның телендә тәсбих урынында йөртәләрдер. Ул ун ел ярым хәлифәлек кылып  63 яшендә Мәдинәдә вафат булган. Кабере Мәдинәдәдер.

Хәзрәт Госман вә хәзрәт Гали


Хәзрәт Госман ислам хәлифәләрнең өченчеседер. Ул пәйгамбәребезнең Рукаййә вә Өмм Күлсум исемле кызлары бер-бер артлы аның никахында булганнар. Ул бик йомшак күңелле, шәфкатьле вә мәрхәмәтле кеше булган. Байлыгы да зур булып, Рәсүлүллаһ заманында ук дин вә милләт юлында зур иганәләр кылган. Аның да ислам динен таратуда байтак хезмәтләре булган. Ләкин аның артык йомшаклыгы аркасында мәмләкәттә тәртипсезлекләр башланып, ахырда бик көчәеп киткән. Шул тәртипсезлекләр вакытында хәлифә Госман усаллары тарафыннан шәһит ителгән. Бу вакыт аның хәлифәлеге генә унике ел булып, яше сиксәннән узган булган. Кабере Мәдинәдәдер.
Хәзрәт Госманның ислам диненә иң зур хезмәте Коръән сүрәләрен җыйдырып хәзердәге рәвешенә куюыдыр. Коръән хәзрәт Әбү Бәкер заманында ук җыелып бер китап рәвешенә куелган булса да, анда сүрә тәртипләре хәзердәге тәртипкә башка булган. Һәм дә анда махсус бер рәсем хат тотылмаган. Иң соңында ул Мусхаф хәлифәнең үз өендә генә сакланып, башкалар аңардан файдаланмаганнар вә күчереп алмаганнар. Шунлыктан Коръән сүрәләрен теләгән кеше тәртип белән укый, теләгән тәртиб белән язып ала торган булган. Һәм дә төрле кабилә кешесе төрле рәсем хат белән яза торган булганнар. Хәзрәт Госман менә шундый уңайсызлыкларны бетерү өчен олуг сахабәләрне чакырып Коръәнне җыерга кушкан. Аларга пәйгамбәребез заманында вәхи язучы булган Зәед бин Сабит хәзрәтләрен рәис итеп куйган. Шулай итеп олуг сахабәләрнең катнашуы белән Зәед бин Сабит хәзрәтләренең каләме белән бер Коръән язылып чыккан. Аннан соң шул Коръәннән җиде нөсхә Коръән күчерелеп мәмләкәтнең төрле тарафларына җибәрелгән. Менә шул вакыттан соң мәмләкәтнең төрле тарафында булган мөселманнар, шул нөсхәләрдән күчереп ала башлаганнар. Хәзерге көндәге безнең кулларыбызда булган Коръән менә шул Коръән тәртибендә булып, төп күчергәче шул Коръәндер.
Хәзрәт Гали ислам хәлифәләрнең дүртенчесе  вә хүләфәу рашидүннең соңгысыдыр. Ул хәзрәт Госманнан соң хәлифә булган. Ул пәйгамбәребезгә бик якын кардәш һәм дә кияве тиядер. Ул да бик олуг сахабәдер. Ул бик галим, бик батыр кеше булган. Ул да бик тугры, бик гадел халифә булган. Үзе олуг хәлифә булса да ул да хәзрәт Әбү Бәкер вә хәзрәт Гомәрләр кебек дөньяга бер дә илтифат итмәгән. Бик гади киенгән, бик гади киченгән. 
Хәзрәт Гали дәвере ислам мәмләкәте өчен бик күңелсез заман булган. Чөнки хәзрәт Госман заманында чыккан тәртипсезлекләр ул хәлифә булгач та дәвам иткән. Хәзрәт Госманның якынлары вә аның ыруыннан булган кешеләр аның учын алырга тырышканнар. 
Яңа хәлифәгә баш ияселәре килмәгән. Хәзрәт Госманның якыннарыннан Мөгавия исемендә олуг бер кеше бар икән. Ул бөтен Сурия мәмләкәтен идарә кылып тора торган булган. Менә шул кеше үзенә күп тарафдарлар җыеп хәлифәгә каршы торган. Халык икегә бүленгән. Бер тараф хәлифәне, икенче тараф Мөгавияне яклаганнар. Шулай итеп арада бик каты сугышлар килеп чыккан. Моннан башка да төрле җирдә төрле тәртипсезлекләр тулган. Шунлыктан хәлифәгә Мөгавияне үзенә баш идерү мөмкин булмаган. Ул Сурия мәмләкәтендә үзен падишаһ игълан кылган. Шундый тәртипсезлекләр, кыенлыклар эчендә хәзрәт Гали биш елга якын хәлифә булып торып, ахырда бер усал тарафыннан шәһит ителгән. Кабере Куфададыр. Бу вакыт аңа 63 яшь булган.
Менә хүләфәу рашидүн дип шушы дүрт халифәгә әйтәләр. Болар бөтенесе утыз ел кадәр хәлифәлек кылганнар. Болар дүртесе дә бик олуг сахабәләрдер. Боларга пәйгамбәребез җәннәт белән сөенеч тә биргән булган. Болар барсы да бик тугры, бик гадел хәлифәләр булганнар. Боларны без һәрвакыт яхшылык белән исебезгә төшерәбез. Җомга вә гәед хөтбәләрендә аларның исемнәрен телгә алып, аларның кылган олуг хезмәтләрен саныйбыз, аларның рухларына дога кылабыз, Аллаһы Тәгаләдән аларга мәрхәмәтен төшерүен сорыйбыз.

Умаййә хәлифәләре


Умаййә хәлифәләре барлыгы ундүрт хәлифә булып сиксән ел кадәр хәлифәлек сөргәннәр. Боларның иң беренчесе хәзрәт Мөгавиядер. Ул мәшһүр сахабә Әбү Суфьянның улыдыр. Ул да сахабәләрдәндер. Ул бик башлы, идарәгә гаять оста бер кеше булган. Үзенең идарәгә осталыгы аркасында ул, хәзрәт Госманнан соң заманларында башланып та, хәзрәт Гали дәверендә һәнүз дәвам иткән тәртипсезлекләрне бастырган. Ислам дәүләтен әүвәлдәге кебек көчле вә шәүкәтле дәүләт иткән. Аның заманында байтак кына җирләр дә фәтех ителгән. Аның гаскәрләре Рум мәмләкәтенә яхшы ук кереп киткәннәр. Мисырның гарәп тарафында Ак диңгез буенда да бик күп җирләр фәтех ителеп, шул җирләргә ислам дине бик таралган. Ошбу җирләрне алып ислам динен таратучы кешеләрнең мәшһүре Гукъба бин Нәфигъ исемендәге олуг кумандандыр. 
Хәзрәт Мөгавия Суриядә Димәшек шәһәрендә тора торган булган. Аңардан соң килгән Умаййә нәселеннән булган хәлифәләрнең дә пәйтәхетләре ошбу Димәшек шәһәре булган. Хәзрәт Мөгавия җитмеш җиде яшькә җитеп, һиҗрәтнең алтмышынчы елында Димәшек шәһәрендә вафат иткән. Кабере Димәшектәдер. 
Умаййә хәлифәләрнең иң олугларыннан вә иң мәшһүр­ләреннән берсе Вәлид бин Габделмәликтер. Аның заманында ислам мәмләкәте гаять дәрәҗәдә киңәеп, бер тарафтан Төркистанны үтеп Кытай мәмләкәтенә кадәр, икенче тарафтан хәзерге Җәзәир, Фәс вә Испания мәмләкәтләрен үтеп Франциягә кадәр җәелгән. Төркистан  фәтүхәтендә иң зур шөһрәт алган кеше Кутайба бин Мөслим исемендәге олуг кумандандыр. Җәзәир, Фәс вә Испания мәмләкәтләрен фәтех итүче кешеләр Муса бин Нусаир вә Тарик бин Зияд исемендәге куманданләрдер. Испания мәмләкәте ул вакыт Андалус дип йөртелә торган булган. 
Менә ул Андалус мәмләкәтенә башлап кереп китүче кумандан югарыда сөйләнгән Тарик бин Зиядтер. Шул Фәс белән Испания арасындагы тар бугаздан көймәләргә утырып Испаниягә чыккан да, аны фәтех итә башлаган. Ошбу бугаз Тарик бин Зиядкә мөнәсәбәт бирелеп «Җәбәл Тарик» дип аталган. Ул хәзерге көндә дә шул исемен саклыйдыр.
Андалус мөселманнары бер вакытлар гаять дәрәҗәдә тәраккый итеп, гыйлем, һөнәр вә байлыкта бик алга киткәннәр. Ул вакытлар Аурупа халкы бик надан булып, гыйлем вә һөнәрне ошбу Андалус мөселманнарыннан ала торган булганнар. Хәлифәлек Умаййәләр кулында чакта Андалус мөселманнары Умаййә хәлифәләре кул астында булганнар. Хәлифәлек Умаййәләр кулыннан чыгып Габбасияләргә тигәч алар үзләренә аерым падишаһлык булып яшәгәннәр. Аларның мәмләкәтләре шул заманга күрә җәннәт кебек булган. Шулай итеп алар Андалус мәмләкәтендә һиҗрәттән унберенче гасырга кергәнче калганнар.
Вәлид бин Габделмәлик ун елга якын хәлифәлек сөреп һиҗрәтнең 96 нчы елында 46 яшьтә вафат иткән. Кабере Димәшек шәһәрендәдер. Ул бик яхшы күңелле, халыкка ифрат дәрәҗәдә шәфкатьле вә мәрхәмәтле кеше булган. Аның фәкыйрь-фокарагә, ятим вә мескеннәргә ярдәме чиксез булган. Ул голәмәгә бик хөрмәт күрсәтә торган булган. Димәшек шәһәрендәге «Җәмигъ Умаййә» дип мәшһүр иске вә тарихи мәчет, аның тарафыннан бина кылынган мәчеттер. Ул аңа бик зур акчалар тотып, гаять дәрәҗәдә зиннәтле итеп салдырган. Ул Мәдинә мәчетен дә зурайткан.

Габбасия хәлифәләре


Габбасия хәлифәләре Умаййә хәлифәләреннән соң хәлифәлек кылганнар. Боларның әүвәлге дәверләре ислам дәүләтенең иң парлак, иң шәүкәтле дәвере булган. Бу вакытларда ислам дәүләте бөтен дөньяга билгеле, ислам хәлифәләре дә дөньяның иң олуг падишаһларыннан санала торган булганнар. Боларның иң мәшһүрләреннән берсе әл-Мансур хәлифәдер. Бу Габбасияләрдән икенче хәлифә булып, гаять олуг вә шәүкәтле хәлифә булган. Аның заманында ислам дәүләте гаять куәтле булган. Ул гыйлемгә бик мәхәббәтле булып, аның заманында аның кушуы белән төрле фәннәрдә бик күп китаплар язылган вә тәрҗемә кылынган. Шул вакыт Мәлик бин Әнәс исемендәге олуг бер галим бер  хәдис китабы язып аңа «Әл-Мувәттә» исеме биргән. Ул китап хәзерге көндә дә бар. Ул иң элек язылган хәдис китабыдыр. Әбү Хәнифә дигән галим аның заманында фикъһе китабы язган. Ибн Исхак дигән галим пәйгамбәребезнең тәрҗемәи хәлен язган. Әл-Мансур хәлифә 22 ел кадәр халифәлек сөреп, 58-нче сәнә һиҗриядә, 63 яшендә хаҗга барышлый вафат иткән вә Мәккәгә якын бер җиргә дәфен кылынган.
Габбасия хәлифәләрнең иң мәшһүреннән берсе Һарун әр-Рәшидтер. Ул бигрәк тә олуг, бигрәк тә шәүкәтле хәлифә булган. Моның заманы ислам дәүләтенең иң куәтле, иң шәүкәтле дәвере булган. Ул гыйлемгә бик мәхәббәтле, голәмәне ихтирам итә торган кеше булган. Әбү Могавия дигән бер галим: «Бер көн Һарун әр-Рәшид өендә аш ашаган идем. Аш алдыннан кулымны юганда, кулыма бер кеше су салып торды. Соңыннан белдем ки, бу кеше хәлифә Һарун үзе икән», дияләр. Һарун әр-Рәшид заманында ислам мәмләкәте тагы да киңәйтелгән. Ул үзе сугышка балзат хәзер була торган булган. Шул сугышларның берендә ул Хөрәсән вилаятендә Тус дигән шәһәрдә вафат булган. Кабере шундадыр. Бу вакыт һиҗрәтнең 193-нче ел булып, хәлифә Һарунга кырык биш яшь булган. Ул егерме өч ел хәлифәлек сөргән.
Габбасия хәлифәләренең бик олугларыннан берсе әл-Мәъмундыр. Моның заманында да ислам мәмләкәте бик куәтле булган. Ул байтак җирләр фәтех итеп ислам мәмләкәтен тагы да киңәйткән. Ул үзе дә бик галим, гыйлемгә мәхәббәте дә  бик зур булган. Аның остазы имам Әбү Хәнифә исемендәге галим булган. Ул сугышта йөргән вакытта, Рум җирендә һиҗрәтнең 218-нче елда вафат булган. Бу вакыт кырык сигез яшьтә булып, егерме елдан артыграк хәлифәлек сөргән булган.
Габбасия хәлифәләрнең пәйтәхетләре Гыйрак җирендә Бәгъдәд шәһәре булган. Болар заманында Бәгъдәд шәһәре гыйлем мәркәзе булып, мәктәп вә мәдрәсәләр белән тулган. Анда бик зур галимләр дәрес әйтә торган булганнар. Ләкин соңрак ислам мәмләкәте зәгыйфьләнә төшеп хәлифәләрнең көч вә куәтләре кими башлаган. Шул вакытларда татар ханнары боларны бик тынчызлый башлаганнар. Ахырда Һәләкү исемендәге бер татар ханы Бәгъдәдкә гаскәр белән йөреп дабты иткән. Ул вакыт хәлифә булган әл-Мустагсымны үтергән. Бу вакыт һиҗрәттән 659-нчы ел булган, Багдадта хәлифәлек сөргән Габбасияләр бөтенесе 37 халифә булган.
Моннан соң да Габбасияләрдән унбиш хәлифә килгән. Ләкин болар бабалары кебек Багдадта тормыйча Мисырда тора торган булганнар. Болар да Багдадтагы Габбасия хәлифәләрнең соңгылары кебек бик көчсезләнеп, зәгыйфьләнеп киткәннәр. Бу вакытларда ислам мәмләкәте төрле ханлыклар вә солтанлыкларга буленгән. Шул ханлыклардан берсе ахырда бик көчәеп китеп бик олуг дәүләт тәшкил кылган. Болар Госманлы төрекләредер. Болар бервакыт моңарча гарәп хәлифәләре кул астында булган җирләрне дә дабты итеп үз мәмләкәтләренә кушканнар. Пәйгамбәребез туган вә үскән Мәккә шәһәре дә, пәйгамбәр вафат иткән вә хүләфәу рашидүн заманында пәйтәхет булып торган Мәдинә шәһәре дә, әл-хасыл бөтен Гәрабстан мәмләкәте алар кулына күчкән. Умаййә хәлифәләрнең пәйтәхетләре булып торган Димәшек шәһәре дә алар кулына кергән. Алар Мисыр мәмләкәтен дә алганнар. Шул вакыт Мисырда хәлифәлек сөрүче кеше Габбасия хәлифәләреннән әл-Мөтәвәккил булган. Менә шушы хәлифәдән соң хәлифәлек Госманлы солтанларына күчкән. Госманлы хәлифәләрнең бик куәтле, бик шәүкәтле чаклары булган. Алар ислам динен таратуда бик зур хезмәтләр күрсәткәннәр. Алар заманында ислам дине Умаййә вә Габбасия хәлифәләре вакытында керә алмаган җирләргә дә барып кергән.

Соңгы буыннарга дин өйрәтүче олуг сәхабәләр


Пәйгамбәребезне күреп аңа иман китергән вә аның мәҗлесе белән мәшруф булган кешеләргә «сахабәләр» дип әйтәләр дигән идек. Сахабәләр ислам динен тарату турысында пәйгамбәребезгә бик күп булышлык кылганнар. Алар ислам динен кабул иткән бар кешегә Коръән өйрәткән, дин вә шәригать хөкемнәрен бәян иткәннәр. Пәйгамбәр болардан бик күбесен Гарәбстанның төрле җирләренә җибәреп шундагы халыкларга дин вә Коръән өйрәттерә торган булган. Ул, ислам динен кабул итү өчен  Мәдинәгә килгән кешеләргә дин вә Коръәнне үзе дә өйрәтә, олуг сахабәләргә дә өйрәтергә куша торган булган. Пәйгамбәребездән соң ислам динен тарату соң буыннарга дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәтү болар өстенә йөкләнеп калган. Шунлыктан болар бөтен көчләре белән халык арасында ислам динен таратырга тырышканнар. Соңгы буыннарга дин вә шәригать өйрәтүдә бер дә кимчелек кылмаганнар. «Коръән менә шулай куша, пәйгамбәребез менә шулай әйтә торган иде», дип һәрбер шәригать мәсьәләләрен бәян кылганнар. «Пәйгамбәребез тәһарәтне менә шулай ала торган иде, менә шулай тәяммүм суга торган иде, читеккә менә шулай мәсех кыла торган иде, гает намазларын пәйгамбәребез белән менә шулай укый торган идек», — дип һәрбер гыйбадәтне кылып күрсәтеп өйрәткәннәр. 
Сахабәләрнең барысы да диярлек соңгы буыннарга остазлык кылсалар да, боларның эчендә бу турында бөтенләй аерым урын тотканнары вә бөтен гомерләрен диярлек шул юлда сарыф иткәннәре бар. Мондый сахабәләргә «Фукаһәу сахабә» — диләр. Безнеңчә «бик галим кешеләр» дигән сүздер. Мондый галим сахабәләрнең иң мәшһүрләре хуләфәу рашидун дип аталган әүвәлге дүрт хәлифә белән Мугаз бин Җәбәл, Габдулла бин Мәсгуд, Убәй бин Кәгъб, Зәед бин Сабит, Әбү Муса әл-Әшгари, Гайшә, Габдулла бин Габбас хәзрәтләредер. Болардан әүвәлге дүртесен югарыда берничә урында сөйләнеп киткән идек. Болардан дүртесе дә Коръәнне баштан аяк хафиз иткән, Коръәнне бөтен нечкәлеклә­ре белән белгән бик галим сахабәләрлер.
Мугаз бин Җәбәл, Габдулла бин Мәсгуд, Убәй бин Кәгъб, Зәед бин Сабит, Әбү Муса әл-Әшгариләр дә пәйгамбәребез заманында ук Коръәнне баштан аяк ятка алган, Коръән укырга бик оста вә Коръәнне бөтен нечкәлекләре белән белгән сахабәләрдер. Болардан Габдулла бин Мәсгуд белән Убәй бин Кәгъб Коръән укырга бигрәк тә маһир булганнар. Пәйгамбәребез кайвакытларда болардан Коръән укытып, бик ихлас белән тыңлап тора торган булган. Бервакыт ул Убәй бин Кәгъб хәзрәтләренең укыганын тыңлап әсәрләнеп елаган да. Габдулла бин Мәсгуд Гыйрак мәмләкәте фәтех ителгәч хәлифә Гомәр тарафыннан Куфа шәһәренә казый итеп тәгаен ителгән, һәм дә халыкка дин вә шәригать өйрәтергә кушылган. Ул шунда күп еллар калып, шул тирәдәге халыкларга остазлык кылган. Шул тирәдәге халыкларның барысы да Коръәнне  аңардан өйрәтелгәннәр вә ул укыганча укый торган булганнар.
Убәй бин Кәгъб күп вакытлар Сурия мәмләкәтендә халыкка Коръән өйрәтеп торган. Мугаз бин Җәбәл дә байтак вакытлар Сурия мәмләкәтендә булып, халыкка Коръән өйрәткән, дин вә шәригать хөкемнәрен бәян иткән. Ул пәйгамбәребез заманында ук бер вакытлар Йәмән вилаятенә мөфти  итеп, һәм дә дин өйрәтү өчен җибәрелгән булган. Әбү Муса әл-Әшгари хәзрәт Гомәр тарафыннан Гыйрак вилаятендә Бусра шәһәренә казый итеп җибәрелгән булган. Ул да Бусра вилаятендә бик күп еллар калып, халыкка дин өйрәткән. Шул тараф халкы Коръәнне аныңча укый торган булганнар.
Зәед бин Сабит та бик галим сәхабәләрдәндер. Ул да рәсүлүллаһ заманында ук Коръәнне яттан бикләгән, һәм дә аның төбенә төшеп белә торган булган. Рәсүлүллаһка ул «вәхи»дә язып торган. Ул рәсүлүллаһтан соң Мәдинәдә торган. Хәзрәт Әбү Бәкер заманында Коръән аятьләрен җыеп бер китап рәвешенә салучы, хәзрәт Госман заманында хәзерге рәвешдәгечә тәкърар Коръәнне язып чыгучы кеше улдыр. Зәед бин Сабит хәзрәтләре Мәдинә вә тирәсендәге соңгы буыннарга Коръән өйрәтүдә бик зур хезмәтләр күрсәткән. Хәзрәти Гайшә пәйгамбәребезнең хатыны вә беренче хәлифә хәзрәт Әбү Бәкернең кызыдыр. Ул да бик галим сахабә булган. Пәйгамбәребездән соң ул халыкка, хосусан хатын-кыз арасына бик күп гыйлем чәчкән. Габдулла бин Габбас, пәйгамбәребезнең атасы белән бертуган кардәше хәзрәт Габбасның улыдыр. Ул пәйгамбәребез вафат иткәндә 14-15 яшьлек кенә бала булган. Пәйгамбәребез аның өчен: «Галим булсын иде», дип дога кылган булган. Ул соңыннан бик галим сахабә булып, соңгы буыннарга гаять олуг остаз булган.
Пәйгамбәребәздән соң сахабәләр, халыкка ислам диненең төп нигезе булган Коръәнне өйрәткән кебек, пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләрен икенче төрле әйтсәк хәдисләрен дә өйрәткәннәр. Шулай итеп алар пәйгамбәребезнең үз өммәтенә кылырга кушкан нәрсәләрен иткән тәүсыяләрен (васыятьләрен), вәгазь вә нәсихәтләрен, хикмәтләре вә гыйбрәтле сүзләрен барысын да соңгы буыннарга ирештергәннәр. Пәйгамбәребезнең сүзләрен соңгы буыннарга сөйләүгә «хәдис риваять кылу» диләр. Сахабәләрнең барысы да диярлек күпме-азмы хәдис риваять кылганнар. Ләкин болар арасында хәдисне бик күп риваять кылучылар бар. Боларның иң мәшһүрләре Әбү Һурайра, Әнәс бин Мәлик, хәзрәти Гайшә, Габдулла бин Габбас, Җәбир бин Габдулла, Әбү Сәгыйд әл-Худри, Габдулла бин Гомәр, Әбү Дәрдә хәзрәтләредер. Ошбу хәдисләр бөтен буын сөйләнеп килеп, бервакыт китап итеп язылганнар. Аларга «хәдис китаплары»диләр. Алар Коръәннән кала иң кадерле китаплардыр. Боларны киләчәктә, иншә Аллаһ, сөйләрбез.

Дүрт имам


Сахабәләрдән соң ислам дөньясына Коръән вә хәдис гыйлемнәрен таратучы, дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәтүче кешеләр табигыйн хәзрәтләредер. «Табигыйн»дип сахабәләрдән соң килгән буынга әйтәләр. Болардан бик галим кешеләр чыгып соңгы буыннарга гыйлем мирасын калдырганнар. Болардан иң мәшһүрләре җиде кешедер: Сәгыйд бин әл-Мусайб, Әбү Бәкер бин Габдрахман, Касыйм, Гобәйдулла, Гүрвә, Сөләйман, Хариҗә — болар табигыйннәрнең фикъһе галимнәреннән булып, ислам дөньясына дин гыйлеме шулар васитәсе белән таралган.
Болардан соң ислам дөняьсына Әбү Хәнифә, Мәлик бин Әнәс, Шәфигый, Әхмәд бин Хәнбәл исемнәрендә бик олуг дүрт галим килгән. Болар «фикһ» гыйлеменең әсәсен корганнар. Болар ислам дөньясында «дүрт имам» дип йөртеләләр. Фикһ гыйлемендә болардан һәркайсының үзләренә тоткан аерым юллары бар. Моңа «мәзһәб» диләр. Бервакытлар дөньядагы бөтен мөселманнар фикһ мәсьәләләрендә ошбу галимнәрнең мәзһәбләренә ияр­гәннәр.
Әбү Хәнифә хәзрәтләре һиҗрәтнең 80-нче елында дөньяга килгән. Ул бик галим кеше булу өстенә гыйлеме белән гамәл кыла торган суфи, тәкъва, дөньядан кул селкегән бер кеше булган. Ул вакыт хәлифә булган әл-Мансур моны ишетеп Багдадка чакырган һәм аңа бик зур хөрмәт күрсәткән. Хәлифә әл-Мансур аны казый итеп куймакчы булса да ул кабул итмәгән. Ул күп вакытлар Багдадта калып һиҗрәтнең 150-нче елында Багдадта вафат иткән. Аның үзенә бик ихласлы берничә  шәкертләре булып, шулар эчендә иң олуглары Әбү Йосыф вә Мөхәммәд бин әл-Хәсән хәзрәтләредер. Имам Әбү Хәнифәнең мәзһәбен ислам дөньясына таратучы кешеләр күбрәк ошбу затларыдыр. Имам Әбү Йосыф Һарун әр-Рәшид заманында булып күп вакытлар аңа казый булып торган. Имам Әбү Хәнифәнең үзеннән соң калган берничәсе табгада кылынмыштыр.
Имам Мәлик һиҗрәтнең 95-нче елында Мәдинәдә дөньяга килгән. Ул бик олуг галим булу өстенә гаять дәрәҗәдә түбәнчелекле бер кеше булган. Аның пәйгамбәребезне олуглау шул дәрәҗәдә булган ки, Мәдинә шәһәрендә һичбер вакыт атка атланмаган, арбага утырмаган: «Пәйгамбәребез дәфен кылынган шәһәрдә атка утырып йөрмәячәкмен», дия торган булган. Ул пәйгамбәребездән хәдис риваять итмәкче булса, әүвәл тәһарәт ала, аннан соң бик мәһабәт кенә урынына утыра да шуннан соң гына хәдис риваять итә торган булган. Аның да бик күп галим шәкертләре булып, шулар эчендә иң олугысы имам Шәфигыйдер. Имам Мәлик хәзрәтләре һиҗрәтнең 136-нче елында 84 яшьтә вафат булып, Мәдинәдә күмелгән. Аның берничә әсәрләре булып, шуларның эчендә иң мөһиме югарыда әйтелгән «әль-Мүвәттә» исемендәге хәдис китабыдыр.
Имам Шәфигый хәзрәтләре һиҗрәтнең 150 елда Сурия мәмләкәтендәге Газзә исемендәге шәһәрдә дөньяга килгән. Ул гаять олуг галим булган. Аның йөздән артык әсәре булып шулар эчендә иң мәшһүрләре «Китабүл уммү», «Мүснәдү әш-Шәфигый» дигән китапларыдыр. Имам Шәфигый һиҗрәтнең 204-нче елда Мисырда вафат итмештер. Кабере хазерге көнгә тиклем беленми.
Имам Әхмәд хәзрәтләре имам Шәфигыйнең шәкертләреннәндер. Ул һиҗрәтнең 164-нче елында Багдад шәһәрендә дөньяга килгән. Ул да бик галим, бик тәкъва кеше булган. Имам Шәфигый хәзрәтләре Багдадтан Мисырга киткән чакта: «Багдадта Әхмәд бин Хәнбәлдән галим вә тәкъва кеше юк», дигән. Имам Әхмәднең дә беренче әсәрләре булып шулар эчендә иң мәшһүре «әл-Мүснәд» исемендәге бик  зур хәдис китабыдыр. Бу китап хәзерге көндә басылган булып, дин галимнәрнең кулларында бардыр. Имам Әхмәд хәзрәтләре һиҗрәтнең 241 нче елында Бәгъ­дад шәһәрендә вафат итмештер.

Иң мөгътәбәр хәдис китаплары


Коръәннән кала ислам диненең нигезе хәдистер. Шунлыктан хәдис китаплары Коръәннән кала иң кадерле, иң хөрмәтле китаплардыр. Иң башлап язылган хәдис китабының «әл-Мүвәттә» икәнлеген югарыда сөйләнеп узган идек. Аны тәртип итүче кешенең дүрт имамның берсе булган имам Мәлик хәзрәтләре икәнлеген дә сөйләгән идек. Әл-Мүвәттәдән соң язылган хәдис китапларының иң олуг вә иң кадерлеләре алтыдыр. Болардан берсе «Сахих әл-Бохари» исемендәге китаб булып, Коръәннән кала иң мөгътәбәр вә иң әнәбәтле китаптыр. Аңарда барлыгы 9082 хәдис бар. Бу китапны тәртип итүче кеше өченче гасырның олуг  галимнәреннән булган имам Бохари хәзрәтләредер. Ул һиҗрәтнең 194нче елында Бохара шәһәрендә дөньяга килгән. Ул бик үткен зиһенле булу өстенә гыйлемгә гаять дәрәҗәдә хаслы булган. Гыйлемгә гашыйк булуы аркасында ул төрле шәһәрләрдә йөреп төрле галимнәрдән дәрес алган вә хәдис откан. Шулай итеп иң олуг хәдис галимнәреннән булып киткән. Аның ошбу Сахих әл-Бохарига башка әсәрләре дә бик күптер. Имам Бохари  62 яшкә җитеп һиҗрәтнең 256-нче елында вафат булган. Кабере Самарканд шәһәренә якындыр. Сахих әл-Бохари төрле җирләрдә әллә ничә мәртәбә басылган булып, һәрбер дин галименең кулында бар диярлектер.
Хәдис китапларының Сахих әл-Бохаридән кала иң мөгътәбәр вә иң кадерлесе «Сахих Мөслим»дер. Бу китапта бөтенесе 12000 хәдистер. Моны тәртип иткән кеше хәдис галимнәренең иң олугларыннан булган имам Мөслимдер. Ул һиҗрәтнең 206-нче елда Нисабур шәһәрендә дөньяга килгән. Ул да имам Бохари кебек бик күп шәһәрләрдә йөреп олуг галимләреннән вә шул җөмләдән  имам Бохари хәзрәтләреннән  дәрес  алган вә хәдис өйрәнгән. 
Имам Мөслимның ошбу китаптан башка да әсәрләре күптер. Ул 55 яшькә җитеп 261 нче елда Нисабур шәһәрендә вафат булган. Ошбу Сахих Мөслим белән Сахих  әл-Бохарине икесен бергә кушып «Сахихәйн»дип йөртәләр.
Коръәннән кала иң мөгътәбәр хәдис китапларының өченчесе «Сунәнү Әби Дауд»дер. Анда барлыгы 3800 хәдис шәриф бар. Бу китапны тәртип итүче кеше иң мәшһүр хәдис галимнәреннән булган имам Әбү Даудтер. Ул һиҗрәтнең 202-нче елында Бусра шәһәрендә дөньяга килгән. Ул гыйлем өстәп бик күп шәһәрләрдә йөреп төрле галимләрдән хәдис өйрәнгән. Аның ошбу китапка башка да тәәлифләре күптер. Имам Әбү Дауд хәзрәтләре 73 яшендә 275-нче елда Бусра шәһәрендә вафат булган.
Алты мөгътәбәр хәдис китапларының берсе «Сунәнү Нәсәи»дер. Моны тәртип итүче кеше 215 нче елда Хөрәсән вилаятендә дөньяга килгән имам Нәсәидер. Ул бик олуг хәдис галимнәреннән булып бик күп шәһәрләрдә йөреп гыйлем өйрәнгән вә хәдис откан. Аның күбрәк торуы Мисырда булган. Ул шунда бик күп шәкерт җыеп хәдистән дәрес иткән. Ахыр гомерендә Димәшек шәһәренә барган. Шуннан соң озак тормыйча 303 нче елда вафат булган. Кабере Мәккә шәһәрендәдер. 
Иң мөгътәбәр хәдис китапларыннан бишенчесе «Сүнәнү әт-Тирмизи»дер. Моның мөәллифе олуг хәдис галимнәреннән булган имам Тирмизи хәзрәтләредер. Ул һиҗрәтнең 209 нчы дөньяга килеп, 279 нче елда вафат булган. 
Мөгътәбәр алты хәдис китабының алтынчысы «Сүнәнү ибн Мәҗә»дер. Моның мөәллифе олуг хәдис галимнәреннән булган Ибнү Мәҗә хәзрәтләредер. Ул 209 нче елда дөньяга килгән. Ул да бик күп шәһәрләрдә йөреп хәдис гыйлеме өйрәнгән вә хәдис откан. Ул 64 яшькә җитеп 273 нче елда вафат иткән. Ошбу алты китап «Сыхаху ситтә» дип йөртәләр. Безнеңчә әйткәндә «Алты дөрес хәдис китаплары» дигән сүздер. Бу китаплар барысы да басылганнар. 
Бу китаплардан башка да байтак хәдис китаплары бар. Бу калган хәдис китаплары эчендә иң мәшһүр вә иң мөгътәбәре Имам Әхмәд бин Хәнбәл хәзрәтләре тарафыннан җыелган «Мүснәдү Әхмәд» исемендәге китаптыр. Ул да хәзерге көндә басылган.

Төрле гасырларда җитешкән олуг галимнәр


Соңгы буыннарга гыйлем таратып ислам дөньясына иң башлап остазлык кылган сахабәләрне югарыда язган идек. Алардан соң килгән дүрт имамны да сөйләп узган идек. Ошбу дүрт имам заманында да, алардан соң да бик олуг дин галимнәре килеп киткән. Без бу урында болардан берничәсен сөйләп узачакбыз:
1. Ибнү Җәрир әт-Тәбәри — ибн Җәрир хәзрәтләре өченче гасырның иң олуг галимнәреннән берседер. Ул гыйлемгә гаять дәрәҗәдә һәвәсле булып, гыйлем юлында төрле шәһәрләрдә сәяхәт иткән вә күп галимнәрдән дәрес алган. Үзенең зирәклеге вә тырышлыгы аркасында бик зур галим булып, үз гасырның имамы саналган. Ул төрле җирләрдә йөреп гыйлем алгач Багдадка килеп урнашкан вә ахыргы гомеренә кадәр шунда тәфсир вә хәдис галимнәреннән дәрес алган. Ул бигрәк тә тәфсир гыйлеме белән шөһрәт чыгарган. Иң башлап иң олуг тәфсир китабы язучы кеше ошбу ибн Җәрир хәзрәтләредер. Аның тәфсире «Әл-Тәфсир Әл-Кәбир» дип йөртеләдер.1 Бу иң зур, мөгътәбәр вә иң борынгы тәфсир китабыдыр. Шунлыктан ибн Җәрир хәзрәтләре бөтен мөфәссирләргә остаз саналадыр. Ибн Җәрир хәзрәтләре Һиҗрәтнең 223 нче елында Табарыстанда дөньяга килеп, 310 нчы елда Багдад шәһәрендә вафат итмештер.
2. Әл-Газали хәзрәтләре бишенче гасырда җитешкән иң олуг галимдер. Ул олуг дин галиме булу өстенә заманасының олуг  философы вә мөтәфәккире дә иде. Ул байтак вакытлар Багдад шәһәрендәге шул заманының иң олуг вә иң мәшһүр мәд­рә­сә­ләреннән булган «Мәдрәсә Низамия»дә дәрес әйткән. Аннан соң дәрес әйтүне ташлап суфилыкка бирелеп, бик гади бер дәрвиш кыяфәтендә күп шәһәрләрдә сәяхәт итеп йөргән. Шул вакытларда ул гелән дини мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган булган вә бик күп китаплар язган. Аның җитмештән артык әсәрләре булып шулар эчендә иң мәшһүре «Ихьяу гүлүмүддин» дигән китаптыр. Бу китап вәгазь, нәсыйхәт вә әхләк китабы булып, бик кыйммәт­ле бер китаптыр. Әл-Газали хәзрәтләре дин гыйлеменә бик олуг

1 Табари тәфсиренең «Җәмигул бәян…» исемендә икәнлеге һәркемгә мәгьлүмдер. Без монда телдә йөртелгән исемнәрен игътибар иттек.
хезмәт күрсәткән бер кеше булганлыктан «хөҗҗәтүл-ислам» дип ләкыйбләнгән. Бу сүз безнеңчә «исламиятнең дәлиле» дигән сүздер. Әл-Газали хәзрәтләре һиҗрәтнең 505 нче елында вафат булган.
3. Ибнү Гарәби. Ислам дөньясында мәшһүр галимнәрнең берсе Ибн Гарәби хәзрәтләредер. Ул җиденче гасыр башларында җитешкән галимнәрдер. Ул 560 нчы елда Андалус мәмләкәтендә Нурсия шәһәрендә дөньяга килеп, 638 нче елда Сурия мәмләкәтендә Димәшек шәһәрендә 77 яшендә вафат булган. Ул олуг  галим булу өстенә олуг суфи вә шәехләреннәндер. Ул бигрәк тә тәсаувыф хакында язган әсәрләре белән шөһрәт чыгарган. Аның 400ләп әсәрләре булып, шулар эчендә мәшһүре «Әл-фүтүхәтү әл-мәккия» исемендәге китаптыр. «Әл-фүтүхәтү  әл-мәккия» хәзерге көндә басылган.
4. Ибн Тәймия. Ислам галимнәренең иң олугларыннан берсе Ибн Тәймия хәзрәтләредер. Ул 661 нче елда әл-Җәзира мәмләкәтендә Хәрран исемендәге шәһәрдә дөньяга килгән. Димәшек шәһәрендә гыйлем тәхсыйль иткән. Ул гаять дәрәҗәдә зирәк вә башлы булып 17-20 яшьләрендә чагында ук зур галим булып, фәтвәләр бирә башлаган. 30 яшькә җиткәндә бөтен ислам дөньясында олуг галим булып танылган. Ул тәфсир вә хәдис гыйлемнәрендә бигрәк тә маһир булган. Ул үзе дөньядан бөтенләй ваз кичкән кеше булып, бик гади киенә вә бик гади киченә торган булган. Аның бөтен ләззәте китап уку вә китап язу булган. Үзе бик батыр йөрәкле кеше булып, тугры вә хак сүзне суйләүдән бер дә тартынмый вә берәүдән дә курыкмый торган булган. Шунлыктан ул падишаһ вә әмирләрдән күп авырлыклар да күргән. Аны әллә ничә мәртәбәләр зинданга да атканнар, чит җирләргә дә сөргәннәр. Соңгы көннәрендә зинданга салып кәгазь, каләм вә караларын алып язу язудан тыйганнар. Ул 768 нче елда Димәшек шәһәрендә зинданда вафат иткән.
Аның 300 ләп әсәрләре булып, шулар эчендә иң мәшһүрләре «Фәтәви ибн Тәймия» вә «Минһәҗү әс-сүннә» исемендәге китаплардыр. Ибн Тәймия хәзрәтләре олуг галим вә олуг мөфти булганлыктан «Шәйхүл-ислам»дия ләкыбләнгән.
5. Ибн Кайим, Ибн Тәймия хәзрәтләренең иң шәп вә иң галим шәкертләреннәндер. Ул да бик олуг галимдер. Ул бигрәк тә фикһ, хәдис вә сира гыйлемнәренә маһир булган. Ул күп вакытлар Ибн Тәймия хәзрәтләре белән бергә зинданда да яткан. Аның да байтак әсәрләре булып мәшһүрләре «Игъләмүль мүвәккыгин» вә «Зәдүль мигәд» бигрәк тә хөрмәтле, бигрәк тә кадерле китаптыр. Ибн Каййим хәзрәтләре 691 нче елда Димәшек шәһәрендә дөньяга килеп 751 нче елда Мисырда вафат иткән.
6. Әбү Наср әл-Курсави. Бу зат безнең болгар төрекләреннән җитешкән олуг галимнәрдәндер. Ул һиҗрәттән 1190 нчы елда Казанга якын Курса исемендәге авылда дөньяга килгән. Шунлыктан аны Курсави дип йөртәләр. Курсави хәзрәтләре Бохара шәһәренә барып, шунда гыйлем вә кимәләт хасыл иткән. Аннан соң Русиягә кайтып, зур мәдрәсә тәэсис иткән вә күп шәкертләр җыеп, дәрес әйткән. Курсави хәзрәтләре төгәл Русия мөселманнары эчендә, хәтта бөтен ислам дөньясында шул заманның олуг галимнәреннәндер. Болгар төрекләре исә ислам динен кабул иткән көненнән алып аның заманына кадәр аның кебек олуг галимне күрмәгәннәр. Олуг адәмнәргә хөсет итүчеләр һәрвакыт күп буладыр. Курсави хәзрәтләре үз заманасындагы галимнәрнең барсыннан да өстен чыгып, тиңдәшсез кеше булгач, аңа да хөсет итүчеләр күбәйгән. Бохарада чагында ук, аның өстеннән әмирләргә шикаять итеп, аны Бохараны ташлап китәргә мәҗбүр иткәннәр. Русиягә кайткач, өстеннән шикаять итүләре вә башка төрле аны күздән төшерергә тырышулар булган. Ләкин моңа карамыйча аның кимәләте вә шөһрәте арта гына барган. Курсави хәзрәтләре һиҗрәттән 1227 нче елда хаҗга сәфәр иткән вә юлда Истанбул шәһәрендә вафат иткән. Кабере шундадыр. Бу вакыт аңа бары 37 яшь кенә булган. Шулай була торып аның калдырган әсәрләре байтак кына бар.
7. Шиһабетдин әл-Мәрҗани. Мәрҗани хәзрәтләре бу көнгә кадәр Русия мөселманнары эчендә җитешкән галимнәрнең иң олугысыдыр. Ул үз заманында ислам дөньясының да иң олуг вә иң атаклы галимнәреннән булган. Ул бабалары торган Мәрҗән исемендәге авыл исеме белән Мәрҗани дип йөртәләр. Мәрҗани хәзрәтләре Казанга 50 чакрымнар чамасында Ябынчы исемендәге авылда 1233 нче (1818м) елда дөньяга килгән. Башта үзенең әткәсенең мәдрәсәсендә укыган. Бик үткен зиһенлелеге вә бик тырышлыгы аркасында бөтен шәкертләреннән өстен булып, шул чагында ук киләчәктә зур бер галим булачагы беленеп торган.
17 яшендә чакта дәрес укытырга да башлаган. 21 яшендә аңардан уку нияте белән Бохарага сәфәр иткән. Анда биш ел торып, шундагы олуг галимнәрдән дәрес алган. Бохарадагы шәкертләрнең иң алдынгы вә иң атаклыларыннан булып киткән. Аннан соң Сәмәркәнд шәһәренә сәфәр иткән. Анда Әбү Сәгыйд исемендәге казый вә олуг галим кеше бар икән. Ул шуңарга хәзрәтләренең иң яраткан вә иң күп истихара иткән, остазы ошбу казый Әбү Сәгыйд хәзрәтләре булмыштыр. Сәмәркәндта ике ел торгач, Мәрҗани хәзрәтләре яңадан Бохарага барып биш ел торган. Шул вакыт ул Бохараның иң зур галимнәреннән саналган. Аннан Русиягә кайтып Казан шәһәрендә имам булган. Күп шәкертләр җыеп дәрес әйткән. Тиз арада шөһрәте бөтен тирә-якка таралып һәр җирдән үзеннән дәрес алырга шәкертләр килә башлаганнар. Ләкин Курсави хәзрәтләренә булган кебек моның өстеннән дә шикаятьләр булган. Төрле юллар белән күздән төшерергә тырышканнар. Указы алынып дәрестән туктатып торган чаклары да булган. Ләкин ахырда гәепсез табылып тагы дәрес әйтүгә керешкән. Ул үлгәнгә кадәр дәрес әйтү вә китап язу белән шөгыльләнгән. Бөтен рәхәте, бөтен ләззәте китап карау, китап язу вә дәрес укыту булган. Аның бик күп мөһим әсәрләре бардыр. Ул тәэсис иткән вә ул дәрес әйткән мәдрәсә хәзерге көндә дә бар. Аны мәдрәсә Мәрҗания дип йөртәләр.
Мәрҗани хәзрәтләре һиҗрәттән 1297 нче елда хаҗ өчен сәфәр итеп Истанбул, Мисыр вә Хиҗаз җирләрендә бик олуг галимнәр белән мәҗлестәш булган. Шул вакыт аңа һәр җирдә хөрмәт күрсәткәннәр. Һәр җирдә олуглаганнар. 1298 нче елда хаҗдан кайтып, тагы да дәрес әйтергә тотынган. Һиҗрәттән 1306 нче елда (1889м) 74 яшендә Казан шәһәрендә вафат иткән. Кабере Казан каберлегендәдер.
8. Мөхәммәд Габдүһ хәзрәтләре 13 нче гасыр башларында җитешкән олуг галимдер. Аның гыйлеме шул дәрәҗәдәдер ки, ислам дөньясы берничә гасырлар аның кебек олуг дин галимен күрмәгән. Ул һиҗрәтнең  1265 нче елында дөньяга килгән. Кәһира шәһәрендәге искедән мәшһүр «Әл-Әзһәр» мәдрәсәсендә укып, мәдрәсәлек шаһәдатнәмәсе алып шунда ук дәрес әйтә башлаган. Аның дәресләре шул кадәр файдалы вә ләззәтле булган ки, аның тирәсенә шәкертләр балга җыелган чебен кебек сырыла торган булганнар.
Ул бер яктан төрле мәдрәсәләрдә дәрес әйткән кебек, язу белән дә ислам диненә бик зур хезмәтләр күрсәткән. Шулай итеп ул бер вакытлар ислам дөньясында иң олуг вә иң мәшһүр галимнәрдән булып киткән.
Ибн Тәймия хәзрәтләре кебек Мөхәммәд Гәбдүһ хәзрәтләре дә үзенең гасырдашларыннан бик күп авырлыклар күргән. Аның гыйлеменә көнләшеп төрле юллар белән аны күздән төшерергә тырышучылар күп булган. Ул өч елдан артыграк сөргендә дә йөргән. Ләкин моңа карамыйча аның шөһрәте вә аңа күңел баглаган кешеләр күбәя генә барган. Ахырда ул зур дәрәҗәләргә вә шул җөмләдән мөфтилек дәрәҗәсенә дә менгән. Мөхәммәд Габдүһ хәзрәтләренең байтак әсәрләре булып хәзерге көндә бөтен ислам дөньясында сөелеп вә иң файдалы күрелеп укыла торган әсәрләрдер. Мөхәммәд Гәбдүһ хәзрәтләре һиҗрәтнең 1323 нче елында Искәндәрия шәһәрендә вафат булган. Кабере Кәһирә шәһәрендәдер. Аның вафатына әле бары унбер генә елдыр.

Бөтен җир йөзендә мөселманнар


Хәзерге көндә җир йөзендәге инсаннарның саны бер миллиард ярымнан ашадыр. Болар бик төрле динлеләр. Болар эчендә мөселманнар, християннар вә яһүдиләр исемендә, тарихлары вә китергән китаплары билгеле олуг өч пәйгамбәрнең шәригатендә булганнары да бар. Ошбу өч динендә булган халыклардан соң  иң аз яһүдиләр, иң күбе християннардыр. Мөселманнар исә 250-300 миллион чамасы хисап итәләр.
Ислам дине вә ислам шәригате белән гамәл кыла торган халыклар арасында бик төрле кавемнәр, төрле милләтләр бар. Ләкин болар эчендә саннары иң күп булганнары төрек вә гарәп кавемнәредер. Хәзерге көндә җир йөзендәге төрек вә гарәп кавемнәреннән һәркайсы иллешәр миллион чамасында булып, бик азын алып ташлаганда барсы да диярлек мөселманнардыр.
Төрек кавемнәре күбрәк Аурупа шәрык вә җәнүб тарафларында, Азиянең гарәби җәһәтләрендә мәгыйшәт итәләр. Гарәп халыклары исә Азиянең җәнүб вә җәнүб-гәрәби тарафларында, Африканың шимәл тарафларында мәгыйшәт итәләр.
Мөселманы иң күп булган кыйтгасы, Азия кыйтгасыдыр. Исламиятнең бишеге ошбу Азия кыйтгасындагы Гарәбстан мәмләкәте булып, иң башлап таралган урыннары да ошбу кыйтгадагы Иран, Әль-Җәзаир вә Сурия мәмләкәтләредер. Азия кыйтгасыннан кала мөселманга иң бай кыйтга Африка кыйтгасыдыр. Бу кыйтганың шимәл-шәркы вә шимәл җәһәтләрендә мәгыйшәт итүчеләр бөтенләй диярлек мөселманнар. Аурупа кыйтгасында ислам динендә булган халыкларның саны бик аз булып, бары егерме миллион чамасы хисап итәләр. Аурупаның бөтен халкына караганда бу сан егермедән бер өлеш генә туры киләдер. Аурупадагы мөселманнарның бик азын алганда, бөтенесе диярлек төрек кавемнәредер. Америка вә Австралия кыйтгаларында исә мөселманнар бөтенләй юкка хисап булып, сәүдә вә шуның кебек эшләр белән вакытлый барган берәм-сәрәм кешеләрдән генә гыйбарәттер.

Русия мөселманнарында ислам дине
Русия мәмләкәтендә барлыгы егерме миллионнан артык мөселман бар. Югарыда эйтелгәнчә боларның бөтенесе диярлек төрек кавемнәреннәндер. Русиядә мөселманнар төрле җирләргә таралган булып иң күп вә аның тыгыз җире Төркистан, Кавказ вә Кырым өлкәләредер. Шулай ук Семипалат, Тургай, Урал вә Астрахан кебек дәүләтләре дә мөселманга иң бай вилаятьләрдер. Эчке Русиядә исә мөселманы иң күп губернияләр Уфа, Казан, вә Ырынбург губернияләредер. Хәзерге көндә Уфа губерниясендә бер миллион ярым чамасында, Казан губерниясендә бер миллион чамасында, Ырынбург губерниясендә ярты миллион чамасында мөселман бар. Моннан кала Самара, Вятка, Пермь, Сембер, Саратов, Пенза, Нижний, Тамбов, Рязан вә Грозный губернияләрендә байтак мөселманнар бар.
Русия мәмләкәтенә ислам диненең керүе төрле җирдә төрле вакытларда булган. Төркистан өлкәсенә ислам дине беренче гасырда ук керә башлаган. Безнең Идел буе төрекләренә дә һиҗрәтнең беренче гасыр ахырларында ук керә  башлаган. Ләкин ул җирләргә ислам диненең рәсми рәвештә кереп, таралып вә җәелеп китүе һиҗрәттән дүртенче гасыр башында гына булмышдыр.
Ул вакытларда Идел буе төрекләре «Болгар төрекләре» дип аталганнар. Алар аерым үзләренә бер зур халык булганнар. Диннәре мәҗүси дине булган. Һиҗрәттән беренче гасырда ук күп мәмләкәтләр фәтех итеп чит халыклар белән аралашырга өйрәнгән гарәпләр, безнең бабаларыбыз булган болгар төрекләренә дә килеп чыкканнар. Алар бу җирләргә берәм-сәрәмләп сәүдә өчен килә торган булганнар. Менә шул гарәпләрнең холкы вә табигатьләре дә, динләре дә безнең бабаларыбызга бик охшаган. Берәм-сәрәм булса да ислам динен кабул итүчеләр булган. Һиҗрәттән дүртенче гасырның башларында ислам дине безнең бабаларыбызга бик билгеле һәм дә аларның күңелләренә хак дин дип урынлашкан. Булырга кирәк, ул вакыт болгар падишаһысы булган Алмас Силки углы. Габбасия халифәләреннән булган Әл-Мүктәдир Билләһигә, Бәгъдәд шәһәренә илчеләр җибәреп үзе вә кул астындагы халыкларның ислам динен кабул итәчәкләрен белдергән. Һәм дә үзләренә ислам дине өйрәтергә, мәсҗид вә мәдрәсә салдырырга галимнәр вә һөнәр ияләре җибәрүен үтенгән. Хәлифә моның үтенечен бик шатланып кабул иткән. Шулай итеп ул Сәхсән әр-Расиби вә Бәдр әл-Хәрами исемендәге ике галим кул астында болгар шәһәренә бер илче һәйәте җибәргән. Болгар падишаһысына үз тарафыннан төрле һәдияләр дә күндергән. Илче һиҗрәттән 309 нчы елда (921м) Багдадтан чыгып, Бохара вә Харәзм шәһәрләре аркылы керүдән Болгарга сәфәр иткәннәр. Ул вакытларда тимер юллар булмаганлыктан сәфәр йөрү бик мәшәкатьле, һәм дә бик озак вә вакытлар тели торган булган. Шунлыктан ошбу илче һәйәте юлда елга якын вакыт үт­кәргәннәр. Болгар шәһәренә җитүгә бер тәүлек юл калганда, Болгар падишаһысының уллары вә кардәшләре, һәм дә кул астында дүрт кечкенә ханнар боларны икмәк-тоз белән каршы алганнар.
Шәһәргә унбиш чакрым чамасы юл калганда Алмас хәзрәтләре гаскәре белән үзе дә боларга каршы килеп җиткән. Илчеләрне күргәч падишаһ аттан төшеп үзләренең борынгы гадәтләренчә сәҗдә кылып аларга хөрмәт күрсәткән. Боларның алдына алтын вә көмеш акчалар чәчтергән. Шулай итеп илчеләр белән Болгар шәһәренә кереп, боларны махсус кунак өенә төшерткән. Һиҗрәттән 310 нчы ел мөхәррәм аеның 16 сында пәнҗешәмбе көн хан хәзрәтләре үзенең сараенда илчеләр хөрмәтенә зур мәҗлес ясаткан. Бу мәҗлескә кечек ханнар, вәзирләр вә олуг түрәләр, шәһәрнең мөгътәбәрләре барсы да хәзер булганнар. Шул вакыт илчеләр хәлифәнең җибәргән бүләкләрен Алмас хан хәзрәтләренә тәкъдим иткәннәр. Бүләкләр эчендә иярләнгән яхшы бер ат булган. Хан хәзрәтләренең үзенә һәм бикәсенә кием, хан хәзрәтләренә чалма да булган. Илчеләр хан хәзрәтләренә киемнәрне үз куллары белән кидергәннәр Һәм чалманы үз куллары белән чалганнар. Аннан соң илчеләр хәлифә вәзирләренең мәктүбләрен чыгарып укыганнар. Хан хәзрәтләре зур гәүдәле кеше булса да, мәктүбләр укылганда аяк үрә басып торган. Аннан соң Алмас ханның вәзирләре вә кечкенә ханнары илчеләр өстенә алтыннар чәчкәннәр. Падишаһ бикә дә илчеләр хозурында ошбу мәҗлестә хәзер булган. Менә моннан бабаларыбыз булган болгар төрекләренең башлап рәсми сурәттә ислам динен кабул итүләре ошбу вакыт булмыштыр. Шул көн Болгар падишаһысы үзенең исемен Габдуллага алмаштырып, моннан соң Җәгъфәр бин Габдулла дип аталып киткән. Ошбу көн  болгар төрекләре өчен зур бәйрәм вә шатлык көне булган.

Идарә шәргыя


Идарә шәргыя дип дин вә шәригать эшләре карала торган мәхкәмәгә әйтәләр. Төп Русиядә мөселманнар өчен дүрт идарә шәргыя бар. Боларның икесе Кавказ, берсе Кырым, берсе Ырынбург идарә шәргыяседер. Болардан Ырынбург мәхкәмә шәргыясе иң зурысы  вә мәхәлләсе иң күп булганыдыр. Эчке Русиядәге бөтен мөселман мәхәлләләре вә Сибириядәге бәгъзе мәхәлләләр ошбу Ырынбург мәхкәмә шәргыясе карамагындадыр. Ошбу мәхкәмә шәргыя  «Ырынбург идарә шәргыясе» дип аталса да, үзе Уфа шәһәрендәдер. Ырынбург идарә шәргыясенең башлап тәэсис ителүе милади белән 1788 нче елда, императрица Икенче Екатерина заманында булган. Бу вакытка кадәр эчке Русия мөселманнарының дини эшләрен йөртә торган, аларга гәет, җомга вә җәмәгать намазларында имамлык итә торган кешеләр булса да, боларны карый торган рәсми ислам мәхкәмәсе булмаган. Менә императрица Икенче Екатерина хәзрәтләре, кул астындагы мөселманнарга мәрхәмәт кылып аларның дини эшләрен карый торган бер идарә шәргыя тәэсис иттергән.
Ырынбург идарә шәргыясе дүрт әгъзадан гыйбарәт булыр, боларның берсе мөфти, калган өчесе казый дип аталалар. Мөфти мәхкәмәнең рәисе саналадыр. Ошбу мәхкәмә Русия мөселманнарының дин вә шәригать эшләре карала торган бер мәхкәмә булганлыктан мөфти хәзрәтләре Русия мөселманнарының дин башлыклары буладыр.
Хәзерге көндә Ырынбург идарә шәргыясе кул астында алты мең ярым чамасы мәхәллә бар. Һәр мәхәлләнең бер мәсҗиде булып, шул мәсҗиттә имам тора торган вә шул мәхәлләнең дини эшләрен башкара торган бер яисә ике имамы бар. Имамнар, имам-хатыйп вә ахун дия өч дәрәҗәгә бүленәләр. Болар барысы да мәхәллә халкының дини эшләрен карый торган вә аларга намазларда имам тора торган кешеләр булсалар да, дәрәҗәләре дә бер береннән артыктыр. Ахундәлек имамлыкның иң зур дәрәҗәсе булып, хатыйп икенче дәрәҗәдә, имам өченче дәрәҗәдәдер. Болардан башка һәр мәхәллә саен бер мөәзин дә була. Аның төп вазыйфасы җомга вә җәмәгать намазларында азан әйтү вә камәт төшерүдер. Мәхәллә имамнары юк вакытларда, мөәзиннәр дә аларның эшләрен башкара алалар.

Соңгы яңалыклар

2015 ел - Татар дин галимнәре елы

3 гыйнварда, Болгарда ТР МДНнең 2015 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышлары үткәрелде...

13 март 2015 ел 11:48

2014 ел - Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы

Бабаларыбызга хәтта дин кысылган елларда да Идел буе болгарлары ислам динен кабул иткәннән бирле...

13 март 2015 ел 10:26

2013 ел - Шиһабетдин Мәрҗани елы

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны “Шиһабетдин Мәрҗани елы” дип игълан итте...

13 март 2015 ел 10:25

2012 ел - “Казан басмасы” басылуга 225 ел тулу уңаеннан Коръән елы

Ел кысаларында Коръәни-Кәримнең “Казан басмасы” 10 мең тираж белән дөнья күрде һәм барлык...

13 март 2015 ел 09:47
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана