Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны “Шиһабетдин Мәрҗани елы” дип игълан итте. Агымдагы елның гыйнвар аенда мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш белгече Шиһабетдин Мәрҗанининең тууына 195 ел тулды.
“Шиһабетдин Мәрҗани елы”н уздыруның төп максаты: мөхтәрәм гыйлем иясе Шиһабетдин хәзрәт, аның чордашлары, фикердәшләре эшчәнлеген өйрәнүгә игътибар юнәлтү, халкыбызның рухи мирасын барлау һәм рухи кыйммәтләрне пропагандалау.
Ел кысаларында имамнар, галимнәр, зыялылар белән берлектә “Мәрҗани чоры” казанышларын күзааллау, татар дин әһелләренең дини, фәлсәфи, тарихи хезмәтләрен өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту бурычы тора.
Әлеге максат һәм бурычларны тормышка ашыру ниятеннән нәзарәт тарафыннан дини-фәнни конференцияләр, бәйгеләр, “түгәрәк өстәлләр” уздыру, китаплар нәшер итү көтелә.
Белешмә.
Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала. Әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була.
Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлый, Ташкичү мәдрәсәсендә укыта.1838 елда Бохарага барып төрле мәдрәсәләрдә гыйлем җыя. 1843 елда Сәмәркандта “Шердар” мәдрәсәсендә укый. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм данлыклы “Мир гарәп” мәдрәсәсендә гыйлем туплый.
1848 елда туган якларына әйләнеп кайта. 1850 елда Казанда беренче Җәмигъ мәчете имамы, 1867 елда Казан мөхтәсибе итеп билгеләнә. 1876-1884 елларда ул Казан татар укытучылар мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта Казан университетының археология, тарих, этнография җәмгыяте әгъзасы була, бу оешмада актив эшчәнлек алып бара.
Күпкырлы шәхес Ш. Мәрҗани 30 дан артык хезмәт авторы. Әлеге хезмәтләр татар халкы тарихын өйрәнүгә нигез булып тора. Ул үзенең дини һәм фәлсәфи хезмәтләрендә мәгърифәтчелек, дини-реформаторлык идеяләрен яктырта. Шиһабетдин хәзрәт гомере буе дини, мөгаллимлек һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара.
“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында мәгълүматлар тупланган.
Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Хәзрәт Казанның Яңа бистә зиратына күмелгән.
Мәрҗани хәзрәтләренең ата вә ана тарафлары заманасының бөек галимнәреннән булып, нәселләреннән бик күп имамнар вә галимнәр чыкканлыктан, Мәрҗанидә булган яхшы сыйфатлар һәм камиллекләрнең бер өлеше бабаларыннан мирас буларак калган.
Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти: "Шушы араларда Ш.Мәрҗани хәзрәтләренең Мисыр китапханәсеннән табып алып кайтылган “Ысулы фикъһе шәрхе” исемле бик җитди хезмәте урыс һәм татар телләренә тәрҗемә кылынды".
"ХУЗУР" МӘРҖАНИ ХЕЗМӘТЕН БАСТЫРДЫ
“Хакк ал-акида” («Истина вероучения или истинное вероубеждение»”) басмасы рус һәм гарәп телләрендә. Шулай ук китапка югары уку йортлары шәкертләре танышу өчен дини трактатның 1888 елда Казанда һәм 1910 елда Каирда басылган нөсхәләренең фотолары урнаштырылган.
“МӘРҖАНИ” МӘЧЕТЕНДӘ КОРЪӘН ЕЛЫНА ЙОМГАК БУЛАРАК ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ УЗДЫРЫЛА
"ТАТАР РУХИ МИРАСЫ" КОНФЕРЕНЦИЯСЕ УЗДЫРЫЛА
Мәрҗанине дөньяның бик күп галимнәре белгән. Ул алар белән аралашкан, әңгәмәләшкән. Танылган рус галиме, академик Василий Бартольд аны: «Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы…» – дип атаган. «Шиһабетдин Баһаветдин углы Мәрҗанинең китабы энтография һәм тарих материалларына байлыгы ягыннан рус теленә генә түгел, Европадагы башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек», – дип яза Казан университеты профессоры, галим Н.Ф. Катанов.
ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ ЕЛЫ - МӘШҺҮР ДИН ӘҺЕЛЕН ОЛЫЛАУ ЕЛЫ
27 август көнне Иске Чүпрәле авылы мәдәният йортында мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, шәркыять һәм исламият белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 195 ел тулу уңаеннан “Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге һәм тормышы ” дигән фәнни һәм гамәли конференция булды.
"ХУЗУР" НӘШРИЯТ ЙОРТЫ МӘРҖАНИНЕҢ "НӘЗУРӘТЕЛ-ХАК" КИТАБЫН НӘШЕР ИТТЕ
«Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм ягыйбиш-шәфәкъ» («Высматривание истины, доказывающей обязательность ночной молитвы, даже если не исчезают сумерки») китабы ислам хокукында (фикх), тарихында саллы урын алып торучы хезмәт.