Гасырлар дәвамында татарлар ислам динен тоткан. Элекке чорлардан алып безнең көннәргә кадәр Коръәнгә һәм Сөннәткә берничек тә каршы килми торган гореф-гадәтләрне үтәү үзенчәлекләре барлыкка килгән. Күренекле дин эшлеклеләребез Шиһабетдин Мәрҗани, Габдерәхим Утыз Имәни, Габденнасыйр Курсави һәм башкалар күпләгән фундаменталь хезмәтләр язган. Безнең бурыч – аларны саклау.
Мөфти Камил хәзрәт 2012 елны “Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы – Год возрождение религиозных традиций» итеп үткәрергә тәкъдим итте. "Быел барыбыз өчен татар халкының дини рухын ныгыту елы булырга тиеш", - диде ул.
ДИНИ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ ТОРГЫЗУ ЕЛЫ
Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН мөрәҗәгате.
"2014 ЕЛ - ДИНИ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ ТОРГЫЗУ ЕЛЫ"
Әлбәттә, нинди дә булса Ел игълан итү – гореф-гадәтләрне торгызу һәм мирасыбызны саклау мәсьәләләренә тагын да күбрәк игътибар биреләчәген генә аңлата. Динне саклау – һәрбер мөселманның көн саен үтәлергә тиешле изге бурычы ул. Һәр кич саен без үз-үзебезгә сорау бирергә тиеш: мин бүген Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга һәм минем хакка Кыямәт көненә кадәр сакларга вәгъдә биргән дин өчен нәрсә эшләдем?
ҮТКӘНГӘ КҮЗЕ ҖИТКӘН КИЛӘЧӘГЕН КҮРЕР
"ХУЗУР" НӘШРИЯТ ЙОРТЫ "ТӘВАРИХЫ БОЛГАРИЯ"НЕ БАСТЫРДЫ
Нәзарәт игълан иткән "2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы кысаларында бастырылган "Тәварихы Болгария"нең яңа басмасын һәм "Хузур" чыгарган башка китапларны "Изге Болгар җыены"нда алырга мөмкин булачак.
ТӨРКИЯДӘН КАЙТКАН КУРСАВИЛАР МИРАСЫ ЯДКАРЕ НӘШЕР ИТЕЛДЕ
"РИСАЛӘИ ГАЗИЗӘ" КИҢ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕККӘ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
МӨСЕЛМАННАРНЫҢ ИҖТИМАГЫЙ ТОРМЫШЫНА БАГЫШЛАНГАН ФӘННИ КИТАП ЧЫКТЫ