3 гыйнварда, Болгарда ТР МДНнең 2015 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышлары үткәрелде. Татарстан имамнары 2015 елны нәзарәт тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак үткәрергә дигән карарга килделәр.
Пленар утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин узган елга йомгак ясады. “Нәзарәтнең эшләре төп 3 юнәлештә алып барыла – дини мәгариф, социаль хезмәт һәм дәгъват. Дини гыйлем өйрәнү, тарату Ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерү, мәхәллә халкын мәчеткә тарту, социаль эшчәнлек алып бару һәр имамның бурычы”, - диде ул һәм 2014 елда башкарылган кайбер эшләргә тукталып узды.
Мөфти Россиядә беренче тапкыр мәдрәсәләр өчен уку-укыту стандартлары эшләнүе хакында әйтте. Стандартны нәзарәт, мәдрәсә, РИУ, Татарстан Фәннәр академиясе, Мәгариф министрлыгы белгечләре әзерләде. Проект мәгариф министрлыгы экспертизасын үтте, мөфтият тарафыннан расланды.
Үткән ел “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан 52 басма нәшер ителде. 10 аудио китап чыгарылды. Бастырыр өчен 30 дәреслек һәм 42 фәнни-популяр китап әзерләнде.
Быел республикада 20дән артык мәчет ачылды, 10нан артык иман йорты төзелә башлады. Моннан тыш дини йолаларны башкару өчен 2 җиназаханә комплексы эшли башлады. Мәчетләр каршында башлангыч дини сабак укытыр өчен 3 мәдрәсә төзелде. Шулай ук берничә дистә мәчеттә ремонт эшләре алып барылды.
“Тагын башка бик күп эшләребез хакында әйтергә мөмкин. Аллага шөкер, ел дәвамында барчабыз бер булып, динебезгә хезмәт иттек. Проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырыштык һәм шактый ниятләрне тормышка ашырдык. Шушы эшләрне башлап, оештырып, тормышка ашырып йөргән мөхтәсибләргә, мәдрәсә җитәкчеләренә, казыйларга, голәмәләр шурасына рәхмәт. Аллаһы Тәгалә динебезгә, мәхәллә халкына хезмәт иткән өчен Үзенең әҗер-савапларын мулдан бирсен!” – диде мөфти Камил хәзрәт.
Мөфти бу елга тәкъдимнәре белән дә уртаклашты. Шуларның берсе - бу елны “Татар дин галимнәре елы” дип үткәрергә тәкъдим итү булды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйткән бит: “Галим бул, гыйлем таләп итүче бул, гыйлемне ишетүче бул, һич булмаса, боларны ярат”, дигән. “Ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсын” дигән. Мөфти: “Җәмәгать, галимнәрне яратучылардан булыйк. Үзебез дә гыйлем өйрәнүчеләрдән булыйк”, - дигән теләген җиткерде.
Шулай итеп Татарстан мөфтияте агымдагы елны татар дин галимнәрен өйрәнү, пропагандалау, аларның хезмәтләрен халыкка җиткерүне төп эшләрнең берсе итеп билгеләде.
Пленар утырышта “Хәләл” комитеты, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы хисаплары тыңланылды.
Голәмәләр шурасы имамнарга бик тә кирәкле нигезләмә әзерләде. Аны казыйлар шурасы тикшерде. “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” Татарстанда беренче мәртәбә әзерләнелде. Пленум утырышында ул барлык имамнарга таратылды. Әлеге нигезләмә республиканың барлык мәчетләрендә имамнар тарафыннан дини йолаларның тиешенчә, бертөсле һәм төгәл башкаруына ярдәмлек булыр дип көтелә. Утырышта нигезләмә бертавыштан кабул ителде.