2012 ел “Казан басмасы” басылуга 225 ел тулу уңаеннан "Коръән елы" буларак үткәрелде. Әлеге басма Екатерина II нең 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендә шрифтлар татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә Коръәннең мәшһүр "Казан басмасы" барлыкка килә. Изге Коръән татар халкының рухи байлыгы нигезе.
Ел кысаларында Коръәни-Кәримнең “Казан басмасы” 10 мең тираж белән дөнья күрде һәм барлык имамнарга, Татарстан кунакларына, җәмәгать эшлеклеләренә таратылды. Шулай ук Изге китапны өйрәнүгә багышланган дистәләгән чаралар, очрашулар оештырылды. Изге китап - Коръән турындагы мәгълүматларны тарату, халыкка дини кыйммәтләрне җиткерү максатыннан конкурслар үткәрелде.
КОРЪӘН ЕЛЫ УҢАЕННАН КОРЪӘН НӘШЕР ИТЕЛДЕ
19 апрельдә Татарстан Диния нәзарәте көче белән дөнья күргән Коръәни-Кәримнең “Казан басмасы” тәкъдир ителде. Чарада Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Камил хәзрәт Сәмигуллин, рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш катнашты.
КОРЪӘНИ-КӘРИМНЕҢ "КАЗАН БАСМАСЫ" ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ
ФОТОРЕПОРТАЖ
“Бу түгәрәк өстәлне үткәрү бик актуаль. Хокук өлкәсе вәкилләренә дә, канун чыгаручыларга да Коръәнне белү, өйрәнү кирәк. Чөнки Коръән меңләгән кешеләрнең тормышына йогынты ясый. Ул мөселманнар өчен хокук чыганагы булып тора”, - диде Вәлиулла хәзрәт Якупов.
КОРЪӘН ЕЛЫ: БОЛГАР ЧОРЫ ИЗГЕ КИТАП КҮЧЕРМӘСЕ РЕСТАВРАЦИЯ КӨТӘ
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге баш китапханәчесе, 1803 елда дөнья күргән һәм "Казан басмасы" дип танылган беренче басма Коръәннең 2005 елда репринт нөсхәсен эшләүче Нурия ханым Гәрәева әйтүенә караганда, бүгенге көндә Казанда гарәп шрифтындагы татар, гарәп, фарсы телләрендәге барлыгы 25 меңнән артык кулъязма тупланган. Казан университеты китапханәсендә җыелган кулъязма саны 13 меңнән арта.
Тәфсир гарәпчә "фәссарә" сүзеннән алынган, "аңлатма бирү", "яшерен әйберне ачу" мәгънәсенә ия. Тәфсир - Коръән аятьләренең мәгънәви аңлатмалары фәне. Коръәнне тулысынча Мөхәммәт Пәйгамбәр (сгв) белгән һәм үзенең сәхабәләренә аңлаткан. Аятьләргә аңлатма бирүне пәйгамбәрнең сәхабәләре, аннары зур дини гыйлемгә ия шәхесләр дәвам иткән.
“КОРЪӘН ХОЗУРЫНДА ХАТЫН-КЫЗ” ДИП АТАЛГАН ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ УЗДЫРЫЛДЫ
КАЗАНДА РОССИЯДӘ КОРЪӘН БАСЫЛУГА 225 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН "ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ" УЗДЫРЫЛДЫ
ТР МДН көче белән Коръәни-Кәримнең "Казан басмасы" - яңа юбилей нөсхәсе нәшер ителде.
"2012 ЕЛ - ТАТАРСТАНДА КОРЪӘН ЕЛЫ" ДИП АТАЛГАН КИТАП БАСЫЛДЫ
Җыентыкта Коръәнгә багышланган “түгәрәк өстәл”ләрдә ясалган чыгышлар, чаралар турында мәгълүматлар, фотолар урын алды. “Коръән – Исламның иң төп чыганагы”, “Татар-мөселман мәдәниятендә тәҗвид традициясе”, “Коръән шифасын фән дә раслый”, “Тәгълим – тәрбия системасында Коръәннең роле” һәм башка фәнни, дини мәкаләләрне укырга мөмкин.
РИНАТ ГАЛИМОВ: СУ АСТЫНДА КОРЪӘН СҮРӘЛӘРЕН УКУ ШУЛКАДӘРЛЕ РӘХӘТЛЕК БИРӘ!
25 майда — изге җомга көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә, Коръән елы кысаларында, табиблар һәм мөселман әһелләре катнашында "Коръән һәм сәламәтлек” дигән үтә дә файдалы "түгәрәк өстәл” үткәрелде.