Түбән Камада республикакүләм "Туган як" әхлакый-рухи тәрбия лагере эшли

21 июль 2017 ел 16:32
Түбән Камада республикакүләм "Туган як" әхлакый-рухи тәрбия лагере эшли

Республикакүләм "Туган як" әхлакый-рухи тәрбия лагеры быел үзенә Түбән Кама муниципаль  районы белән беррәттән, Татарстанның Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән, Югары Ослан, Биектау, Арча,  Кукмара, Аксубай районнарыннан, илебезнең  Уфа, Мәскәү, Самара, Ижевск һ.б. шәһәрләреннән балаларны үзенә җыйды.

Красный Ключ поселогының Кама елгасы ярында, урманга сыенып ук утырган  "Кама" лагеры безне юкә чәчәгенең һәм нарат ылысының хуш исләре белән каршылады. Чебен-черки бимазалар дип уйлаган идек, шөкер, анысы теңкәгә тимәде, күрәсең, тиешле санитар чаралар күрелгән.   Очлары күккә ашкан агачлар арасында балаларга ун көнгә өйләрен алмаштырган корпуслар күренде. Мөселман әхлакый-рухи лагерына хас булганча, кызлар һәм ир балалар аерым  корпусларда яшиләр. Биредә бишәр кешелек бүлмәләр. Көнгә биш мәртәбә хәләл ризык белән туклану (анысы өчен, "Туган як" начальнигы Әлфия Әхмәтҗанова "Кама" лагеры җитәкчеләренә һәм ашханәдә эшләүчеләргә рәхмәтле). Уен мәйданчыклары. Ял урыннары...

Лагерьның тантаналы ачышына кадәр шактый вакыт бар иде, шунлыктан кызлар, аларның тәрбиячеләре һәм  "Туган як" җитәкчесе Әлфия ханым Әхмәтҗанова белән сөйләшү, балаларның көннәрен  ничек үткәнне үз күзебез белән күрү җае чыкты.

 – Быел Татарстанда экология елы икәнен истә тотып, җанлы һәм җансыз табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирәбез. Ялыбызның "Кама" лагерында үтүе үзе үк бер күрсәтмә-әсбап ролен үти, – дип сүзен башлады Әлфия ханым. – Шулай ук, "Туган як" дигән исемебездән  үк аңлашылганча, туган ягыбызга, әти-әнигә, туганнарга, әби-бабайларга хөрмәт тәрбияләүгә дә аерым игътибар бирелә. Үз тарихыбыз, халкыбызының гореф-гадәтләре, әдәбе, әхлагы белән таныштыру да аерым урын алып тора. Әлбәттә, белемнәрен арттыруга ярдәм итә торган шөгыльләр, физик яктан чыныктыра торган  уеннар да бик күп. Кыскасы, халык педагогикасына  таянып эш итәбез.

Күзәтүләремнән чыгып, мөселман балаларын үзенә җыйган  "Туган як"тагы   ялның шушы "Кама" лагерындагы эчке кагыйдәләр, тәртипләр буенча оештырылганына инандым. Гадәти лагерьлардан бер генә аермалары бар:  кая карама, чисталык, тәртип,  үзара әдәпле мөнәсәбәт. Кая анда бер-берсенә ямьсез сүз әйтү, кычкырышу, кечкенәләрдән  (беренче көннәрдә ничек инде әнине сагынып күңелсезләнмисең, ди?!) берәрсе  читкәрәк китсә дә, шунда ук янына барып юаталар, уенга чакыралар...

Ир-ат һәм хатын-кыз тәрбиячеләрнең егерме бере дә педагогик белемгә ия, аларга ярдәмгә сутдент-волонтерлар  да килгән. Балалар кебек үк, тәрбиячеләрнең һәркайсы тиешле медицина тикшерүе үткәннән соң гына лагерьга эшкә кабул ителгән. Монысы да бик тә мөһим!  Тәрбиячеләрнең үз отрядларындагы кызлар белән үзара мөгамәләсе дә күңелдә яхшы тәэсир калдырды. Бар гомерләре мәктәптә үткән тәҗрибәле педагоглардан бала белән ике арада билгеле бер ара калырга тиеш дигән фикер ишеткәнем бар иде. Әмма тормышта баланы үз тиңе күреп эш итә белүче педагоглар абруйлы бит. "Туган як"  тәрбиячеләре тагын да уздырганнар – кызларны үз балаларыдай якын итәләр. Мөгаен, барысы да алай ук түгелдер, әмма үзем күргәннәрне язам...

Лагерь ачу тантанасында Түбән Кама мөхтәсибе, шәһәр  үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов  та катнашты. Ул ир балаларга әдәп-әхлакка кагылышлы вәгазь сөйләде.  Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләре җитәкчесе Роза ханым Латыйпова  кызлар белән әңгәмә үткәрде.  Соңыннан аларның һәрберсенә  (сиксәннән артык!) үзенең автографлы "Бәхет телим сезгә" китабын бүләк итте.  Алты отрядка бүленгән кызлар сәхнәдә чыгыш ясаганда, араларында Роза ханым китабындагы шигырьләрне сөйләүчеләре дә булды. Ә отрядларга нинди генә исемнәр уйлап тапмаганнар: "Җәннәт чәчәкләре", "Ислам йолдызчыклары", "Хәзинә" һ.б. Девизлары да бик тә эчтәлекле иде. Берсен, хәтта әле, дәфтәремә язып та куйдым: "Иманыбыз – көчле, күңелебез – чиста, үзебез җитез булып,  яңалыктан, яңарыштан, күп белүдән курыкмыйк".  Сәхнәләштерелгән күренешләр ярдәмендә юмартлык, туганлык җепләре, әхлаклылык турында җиткерүче кызларны сокланып тамаша кылдык.  Кызлар сәхнәдә чыгыш ясаганда, ир балалар  өчен  уен мәйданчыгында спорт ярышлары оештырылган иде...

Ашханә кичке аш вакытында бала-чага чыр-чуыннан яңгырап торыр дип уйлаган идем, ялгыштым.  Кызлар үзләрен, өйдәгедәй, әдәпле тоттылар. Бик  тәмле булса да, нишләптер, тәлинкәләрендә боткалары гына калган иде...  Ашханәдән кайтышлый, кызларга сүз каттым. Әлбәттә инде, газетачы гадәте буенча,   башта Мәскәүдән үк килгән  кызны күрәсем килде. Тыйнак кына бер кызның: "Мин – Миңнур Рахманкулова", дип әйтүен ишеттем. Илебез башкаласында балаларына чын татар исеме кушулары гаҗәп тоелды (бәлки, минем артта калганлыгым бәласедер). Бишенче класска бара икән. Белдерүне сайтта күргән. Биредә үзенә дуслар табарга да өлгергән Миңнур. Уфадан килгән Әлфия Латыйпова унынчыга бара, ә сеңлесе Зөлфия – җиденчегә. Сеңлесенә "иркәм" дип ягымлы итеп эндәшүче бу кызның киенү рәвешенә кадәр зәвыклы. Алар янәшәсендәге Әминә Гәрәева  алтынчы класска күчкән.  Әлфия моңа кадәр дә Уфадагы һәм Саратовтагы әдәп-әхлак лагерьларына барган булган. Быел Түбән Каманы сайлау максаты – татар теленә өйрәнү.  Бер килгәч, икенче елга да килми калмаслар. Самара кызы, сигезенчедә укыячак Нәбилә Шаһмуратова, ял итү өчен,  өченче елын инде безнең лагерьны сайлаган. Акрынлап татарча да сөйләшергә өйрәнә икән (Нәбиләдә артистлык сәләте көчле, сәхнәдәге чыгышын сокланып карадым). Әлмәт кызы, тугызынчы класска баручы Ләйлә Хәлиуллина да икенче елын бездә ял итә, бу юлы алар – кызлар һәм малайлар –  унбер кеше килгәннәр! Казанның 111нче мәктәбендә ике класс тәмамлаган Энҗе Хисамова, аның яшьтәше – Ижевски кызы Алия Кунгурова (сеңлесе Ләйлә белән!) һәм башка бик күпләргә "Туган як"тагы ял беренче көннәрдән үк ошаган, үзләренә якын дуслар да тапканнар...

Лагерьның соңгы көнендә алар күңелендә нинди хисләр булыр? Кабат килерләрме? Ул хакта үзләреннән сорарбыз. Ә хәзергә кызларга комачауламыйк. Тантана барышында  "Туган як" лагеры җитәкчесе Әлфия ханым Әхмәтҗанова кызларның ял барышындагы тырышлыклары, үзләрен яхшы яктан күрсәтүләре баллар белән бәяләнәчәге һәм соңыннан шуңа нәтиҗә ясалып, әти-әниләренә Рәхмәт хатлары юлланачагы һ.б. турында әйтте бит. Кызларның һәркайсысы әдәплелек, әхлаклылык өлгесе булырга омтылачак, ә ул җиңел түгел.  Соңыннан, Аллаһы язган булса, кызлар янына тагын килербез әле. Ә хәзергә, әйдәгез, комачауламыйк... 

Фирая МОРАТОВА.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана