Татарстан районнарында Корбан мәҗлесләре дәвам итә

20 сентябрь 2017 ел 08:49
Татарстан районнарында Корбан мәҗлесләре дәвам итә

19 сентябрь көнне Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылында район күләмендәге Корбан мәҗлесе узды. Изге мәҗлес мәдрәсә бинасында үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Аксубай районы имам-мөхтәсибе, төбәк казые Равил хәзрәт Зөфәров, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, район имамнары, остазбикәләр, эшмәкәрләр һ. б. катнашты. Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие исеменнән сәлам сүзләрен җиткерде, доганың шартлары турында вәгазь сөйләде, район башлыгына һәм мөхтәсибкә бүләкләр бирде. Мәҗлестә күркәм мөнәҗәтләр әйтелде. Мондый мәҗлес ел саен үткәрелә, ул күркәм традициягә әйләнде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана