Кукмарада вәгазь кичәсе узды

02 ноябрь 2017 ел 23:40
Кукмарада вәгазь кичәсе узды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Кукмарада вәгазь кичәсендә катнашты.

Вәгазь кичәсе Кукмараның Үзәк мәчетендә узды. Нияз хәзрәт Сабиров җыелган халыкка телнең афәтләре, шулай ук татар телен саклау әһәмияте турында вәгазь сөйләде, халыкның сорауларына җавап бирде. Мөфтиятнең төрле юнәлешләрдә алып барылган эшчәнлеге белән таныштырды.

Туган телебезне саклау турында вәгазьне шулай ук район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт тә сөйләде.

Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәләре ай саен үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана