Чаллы балалары Хаҗ иленә сәяхәт кылды

01 март 2018 ел 17:38
Чаллы балалары Хаҗ иленә сәяхәт кылды

  Чаллының Сидоровка бистәсендә урнашкан "Ихлас" мәчетендә  балалар өчен "Хаҗ иленә сәяхәт" интерактив уен дәресе узды. Чара 24 февральдә  Чаллы мөхтәсибәтенең  "ХӘЗИНӘ" балалар клубы тарафыннан бишенче тапкыр оештырылды.

  4-6 яшьлек балалар "ХӘЗИНӘ" клубында сентябрь аеннан бирле шөгыльләнә. Дәресләрдә балалар исламның биш нигезен тәфсилләп өйрәнде.  Бишенче нигезне тирәнтен үзләштерү өчен , гамәли дәресне хаҗи киемнәрендә сынарга булдылар. Махсус "паспортлар" белән хаҗга сәфәр кылырга уйладылар.  "Аэропортта" аларны "Ислам -5" исемле "очкыч" каршы алды. Сәфәрдә видео- экскурсия күрсәтелде, ниһаять очкыч сәяхәтчеләрне "Мәккә аэропортына  төшерде.

  Нәни "хаҗи-хаҗияләр" кунакханәдә сыйландылар. Аннан соң Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинның ихрам киеме, хаҗ кылуга ният турында чыгышын тыңладылар һәм тәрбия сүзләрен кабатладылар. Мәчетнең югары катында балаларны зур Кәгъбә макеты һәм башка хаҗ объектларының макетлары шаккатырды. Монда Илгиз хәзрәт нәниләргә хаҗ гыйбадәтләрен аңлатты. Дәрес азагында балалар уен рәвешендә "ихрам" хәленнән чыктылар: малайлар "чәч алдырдылар", кызлар исә толымнарының очын "кистеләр".

  "Хаҗ иленең истәлеге" итеп балаларга Кәгъбә рәвешендә кәнфитле тартмалар тапшырылды.

  Белемнәрне ныгыту йөзеннән балаларга хаҗ макетлары арасында хәрәкәтле уеннар  һәм табышмаклы викторина үткәрелде, бүләкләр бирелде.

  Чарадан балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар бик кәнәгать калдылар. Әниләр: "Оештыруыгыз өчен рәхмәт, үзебез дә хаҗ кылу хисе белән яшибез,"- дигән  теләктә аерылдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана