Буа мөхтәсибәте эшлекле сәфәр белән Яңа Тинчәле авылында булды

06 апрель 2018 ел 10:59
Буа мөхтәсибәте эшлекле сәфәр белән Яңа Тинчәле  авылында булды

 5 апрельдә “Хаҗилар”  мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Килдураз авылы имамы Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин, Госман мәчетенең икенче имамы Ринат хәзрәт Ибраһимов катнашында Буа районы мөхтәсибәте вәкилләре эшлекле сәфәр белән Яңа Тинчәли авылы мәдәният йортында  булдылар. Дин әһелләре авыл халкы һәм мәктәп балалары  белән очрашты.

 Фәһим хәзрәт Сөләйманов авылдашларын Болгар академиясендә алган гыйлемнәре белән таныштырып үтте. Шулай ук, ул никах темасына караган төрле мәсьәләләргә  тукталды. Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин исә дин кардәшләренә Гакыйдә фәне хакында сөйләде. Ринат хәзрәт авыл турында һәм туган авылына багышлап язган мөнәҗәтен башкарды. Авыл имамы Илдар хәзрәт Шәрифҗанов хәзрәтләргә үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кичәне оештыручы Буа мөхтәсибәте мәктәп директоры Гайзатуллина Гөлгенә Әсхәт кызына һәм аның ярдәмчеләренә зур рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана