Буада Әниләр көне

30 ноябрь 2018 ел 18:34
Буада Әниләр көне
30 ноябрь көнне Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов Буа районы Әлки авылында туып-үскән Зыятдинов Раил Шәһәретдин  улы тарафыннан Әниләр көнен хөрмәтләп оештырылган кичәдә катнашты. Илмир хәзрәт вәгазендә Пәйгамбәребезнең тормышын искә төшерде. Авыл имамы Әлфит хәзрәт Фәттахов  Ислам динендә әниләрнен зур урын алып торуын әйтте. Зыятдиновлар гаиләсенә авыл халкын берләштереп торган өчен рәхмәтләрен җиткерде. Раил Шәһәретдин улы  үз чыгышында авылда күп эшләр  башкарылуын азсызыклап утте, авыл халкына рәхмәтләрен җиткерде. Мәжлесне мөхтәсиб Илмир хәзрәт киләчәктә дэ  шулай бердәм булып яшәргә насыйп булсын диеп догалар кылып тәмамлады.    Буа мөхтәсибәтенең  пресса җитәкчесе, 8 нче мәһәллә мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана