Буа районы Адав-Толымбай авылында викторина узды

12 апрель 2019 ел 11:23
Буа районы Адав-Толымбай авылында викторина узды

Кичә Буа районы Адав-Толымбай авылында мәчетләр каршында кусрларны тәмамлау хөрмәтенә ике авыл халкы катнашында дини викторина уздырылды. Чараны күп еллар мөгаллимә булган Гөлсинә абыстай алып барды. Викторинада “Толымбай”  һәм  “Наратбаш” командалары көч сынашты. Гөлгенә абыстай Сәлахова шәкертләргә гыйлем туплау турында нәсыйхәтләрен җиткерде. Толымбай авылы укучылары Гөлсинә ханымга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Буа мөслимәләр рәисе Гөлирә абыстай Шәйдуллина ике авыл шәкертләренә гыйлем юлында дәвамлылык теләде. Авыл имамы Линар хәзрәт Гыйззәтуллин чараны дога  кылып  тәмамлады. Ике авылны бергә җыеп, шундый дустанә мәҗлес оештырганы өчен Гөлсинә ханыма Буа мөхтәсибәте олы рәхмәтен җиткерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана