Буа шәһәре һәм авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды

24 июль 2019 ел 11:52
Буа шәһәре һәм авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды

23 июль көнне Буа мәдрәсәсендә шәһәр һәм авыл мәчетләрендә хезмәт куючы имамнарның җыелышы булып узды. Бу мөһим чара Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм мөхтәсибәттә эшләүче ярдәмчеләр катнашында узды. Җыелыш июнь аеның видеожурналын карау белән башланып китте.

Сүзне башлап Равил хәзрәт мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен тапшыру белән башлап җибәрде. Аннан: "Эшләгән эшләрегез бихисап, Раббыбыз һәр эшләрегездән разый булсын", - диде. Илмир хәзрәт имамнарга корбан аена кагылышлы мәсьәләләрне аңлаттып үтте. Бер фикергә килеп, авыл һәм шәһәрдә бер тәртиптә бәйрәм намазын уку сәгатен билгеләделәр.

Өйлә намазы алдыннан Равил хәзрәт мәдрәсәбез янында яңа бина, төзелеп килә торган 8нче мәхәллә мәчете, Иске Суыксу авылында төзелеп килә торган яңа мәчет биналары белән якыннан танышты, уңышлар теләде.

Хәзрәтләргә август аена намаз вакытлары таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана