Сарман мөхтәсибәтендә "Шифа" рухи-сәламәтләндерү курслары 60 баланы җыйды

06 август 2019 ел 09:17
Сарман мөхтәсибәтендә "Шифа" рухи-сәламәтләндерү курслары 60 баланы җыйды

2019 елның 24-нче июленнән Сарман районы Әлмәт авылында кызлар өчен "Шифа" рухи-сәламәтләндерү курслары эшләде. Быел анда барлыгы 60 бала катнашты. Быелгы сменаның эчтәлеге "Мөселманның хөрмәте" дигән темага багышланды. Аллаһка хөрмәт, әти-әниеңә, өлкәннәргә, кечкенәләргә, иптәшләреңә, укытучыларга, күршеләреңә, китапларга хөрмәт темаларын үз эченә алган тәрбияви дәресләр алып барылды. Балалар шулай ук Коръән, әдәп, “Кызлар-булачак әниләр” дәресләрендә гыйлем алдылар, ә  кичләрен хәзрәтләр аларга нәсыйхәт-вәгазьләрен ирештерде. 

Җомга көннәрендә кызлар мөгаллимнәре белән бергәләп авыл мәчетенә һәм Сарман Җәмигъ мәчетенә төште. Белемнәрне тикшерү өчен төрле викториналар, конкурслар, уеннар оештырылды. Кызлар сорау язылган “Серле тартмалар” ярдәмендә дә гыйлемнәрен арттырды.

Бер ял көне иң якын кешеләргә - әниләргә багышланды. Әниләрен кунакка чакырып балалар алар алдында чыгыш ясадылар. “Поле чудес”, “Своя игра”, “Клад”, “Станциялар буйлап”  уеннарын, отряд чыгышларын балалар көтеп тордылар. Аларның сагынырга, телефон, интернет турында уйларга вакытлары да булмады. Күңелле, файдалы үтте яллар! "Шифада" шифаланып кайту үзе ни тора!

Курсларны ябу тантанасына Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе  Айрат хәзрәт Әюпов та килгәннәр иде. Тантанада район имам-мөхтәсибе Сәгыйт хәзрәт балаларга бүләкләр тапшырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана