Чаллы шәһәренең балалар хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

28 декабрь 2019 ел 14:39
Чаллы шәһәренең балалар хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

27 декабрь көнне Чаллы шәһәренең балалар хастаханәсенең ашыгыч госпитализация бүлегендә намаз бүлмәсе ачылды. Чара кунаклары итеп шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм "Утыз Имәни", "Ихлас" мәчетләре вәкилләре чакырылганнар иде. Үзенең сүзләрендә Әлфәс хәзрәт хастаханә эшчеләрен намаз бүлмәсе ачылуы белән тәбрикләде һәм зур рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук кешеләрнең гыйбадәт кылуы авыруны дәвалауга олы йогынты ясаганын һәм табиблардан өстен шифа бирүче Аллаһ кына икәнен ассызыклап үтте. Соңырак әлеге бүлмәгә бүләк итеп Коръән китабын тапшырды. Гыйбадәт бүлмәсен ачу чарасы кичке намаз уку белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана