Исәк авылы мөнәҗәтчеләрне җыйды

26 февраль 2020 ел 12:17
Исәк авылы мөнәҗәтчеләрне җыйды

Буа муниципаль районының Исәк авылында «Мөслимә» төбәкара мөнәҗәтләр фестивале узды.

Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов исәклеләргә җомга намазы укытты, халыкка үзенең төпле нәсыйхәтләрен ирештерде.

Исәк авылында беренче фестиваль 9-80 яшьлек илледән артык катнашучыны җыйды.

Сәламләү сүзе белән Буа муниципаль районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, «Буа якташлыгы» президенты Ирек Закиров чыгыш ясады. Ирек Мөнир улы бу очрашуны оештырырга ярдәм иткән активистларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Өч сәгать дәвамында дини җырлар яңгырады. Чараның һәр катнашучысына дипломнар һәм символик бүләкләр тапшырылды. Ирек Закиров фестивальнең ел саен үткәрү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана