Чүпрәле "Җәмигъ" мәчетендә "Сөекле ханымнар күрке" бәйгесе узды

10 март 2020 ел 09:46
Чүпрәле "Җәмигъ" мәчетендә "Сөекле ханымнар күрке" бәйгесе узды

Чүпрәле “Җәмигъ” мәчетендә гыйлем алучы шәкерт-мөслимәләр арасында “Сөекле ханымнар күрке” дип исемләнгән бәйге узды. Чарада район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Чүпрәле районы мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия Шәрәфетдинова, Бөтендөнья татар конгрессының райондагы бүлек җитәкчесе Гөлия Фәизова катнашты.

Мондый бәйгеләрнең ислам динен көчәйтүгә һәм милли гореф-гадәтләрне, телебезне саклауга өлеш кертүе бәхәссез.

-2020 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан "Туган тел”, дип игълан ителде. Шул нисбәттән, бәйгебездә татар телебезне,  бай әдәби мирасыбызны, халык авыз иҗатын барлауны, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне искә төшерүне максат итеп куйдык. Бу чараны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, Диния Назәрәте тарафыннан игълан ителгән 2020-Туган тел елы, ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән дә бәйләргә булдык, - дип белдерде Энҗия ханым Шәрәфетдинова.

Район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөслимәләрне агымдагы елда Диния Назәрәте тарафыннан куелган бурычлар белән таныштырды. Хатын-кызга, Ана буларак, беренче чиратта гаиләдә балаларны тәрбияләү бурычы йөкләнгәнлеген әйтеп үтте. Һәм әдәп-әхлак, милли йолаларыбызны,телебезне саклау юнәлешендә алга таба да уңышлы гына эшчәнлекне дәвам итәргә өндәде.

Гөлия ханым Фәизова да мөслимәләргә мөрәҗәгать итеп, туган телебезне саклау юнәлешендәге эшчәнлектә бергәләшеп хезмәт куюга ышанычын белдерде, исәнлек, гаилә бәхете, дини юнәлештәге хезмәтләрендә уңышлар теләде.

 Имам-мөхтәсиб март аенда юбилейлы гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче мөслимәләргә бүләкләр тапшырды. Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан ирештергән теләкләренә райондагы өч мәчетнең дә имам-хатыйблары, шәкертләре кушылды.

Бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырып үткәннән соң, мәдрәсәләрдә алган белемнәре нигезендә сорауларга җаваплар бирделәр, яраткан шөгыльләре белән таныштырдылар. 2020-Туган тел уңаеннан “Тел күрке-сүз” дип исемләнгән биремдә олуг шагыйрьләрнең әсәрләрен сөйләп көч сынаштылар.

Тамашачылар да актив булды: Энҗия ханым Шәрәфетдинова әзерләгән биремдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәммәсенә дә  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйге өйлә намазыннан соң, “Амарант” кафесында Коръән укып, мөнәҗәтләр әйтеп, мул табыннар артында дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана