Алабуганың Җәмигъ мәчетендә балалар өчен спорт ярышлары узды

16 март 2020 ел 15:17
Алабуганың Җәмигъ мәчетендә балалар өчен спорт ярышлары узды

Алабуганың иң төп мәчетендә балалар өчен ел саен үткәрелә торган спорт ярышлары булып узды. Әлеге ярышлар 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалар өчен үткәрелә. Гадәттәгечә, мондый бәйгеләр малайлар өчен аерым, кызлар өчен аерым оештырыла. Спорт уеннарын һәр бала үзенең осталыгын, тизлеген, һәм акыл эшчәнлеген күрсәтә алырлык итеп сайланылды. Болар барысы да әлеге уеннарны урамда булсынмы, саламәтләндерү лагерьларында булсынмы, балалар үзләренең ял вакытларында, куллана алсын өчен эшләнелә.

Әйтергә кирәк, ел саен бу ярышларда катнашырга теләүчеләр саны арта бара. Ярышлар бигрәк тә малайлар арасында бик популяр. Быел бу уеннарда кырыктан артык малай катнашты. Кызлар да шактый иде. Уеннар дүрт мәйданчыкта үткәрелде. Искәртик, күп кенә малайлар актив катнашып 5-6 бүләк алучылар да булды.

Ә иң мөһиме, әлеге ярышларның максаты - балаларны сәламәт тормыш алып баруга, хәрәкәтле уеннарга өйрәтү.

Мондый уеннар даими үткәрелә, киләсе ярышлар Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәрендә оештырылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана