Буа мәдрәсәсендә ачык дәрес узды

16 март 2020 ел 17:27
Буа мәдрәсәсендә ачык дәрес узды

14-15-нче мартта Буа мәдрәсәсендә кичке бүлектә укучы шәкертләр белән мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык дәрес уздырылды. Дәресне Казанның "Иске таш" мәчете мөгаллимәсе Гүзәлия абыстай Шәйдуллина уздырды. Ике көн дәвамында Гүзәлия абыстай шәкертләрне кәфен кисү, мәетне тәһарәт алдыру, госел коендыру һәм мәрхүмне соңгы юлга озатуның бик кирәкле кагыйдәләрен җентекләп аңлатып, манекен өстендә күрсәтеп тә бирде.

Гүзәлия ханым шәкертләрнең күп санлы сорауларына да бик төгәл жавап бирде. Мәдрәсә җитәкчеләре һәм шәкертләре исеменнән Гүзәлия ханымга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, мондый дәресләр соңгысы булмас дип ышанып калабыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана