Казанда «Цифрлаштыру дәверендә ислам» түгәрәк өстәле узды

16 февраль 2021 ел 09:24
Казанда «Цифрлаштыру дәверендә ислам» түгәрәк өстәле узды

Изге раҗәб аеның 3-нче көнендә (15-нче февральдә), Казанда «Цифрлаштыру дәверендә ислам» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Чара «Хәерле дөнья барысы өчен дә» АКБО, Ислам юридик һәм Universa Blockchain цифрлы трансформация операторы үзәге белән берлектә үткәрелде.

Очрашу Татарстанда хәләл индустрияне үстерү темасына багышланды. Традиция буенча түгәрәк өстәл ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков башкаруында Коръән аятьләре укудан башланды. Аннан Universaга нигез салучы Александр Бородич барлык катнашучыларны сәламләп, чыгыш ясады. Ул Ислам инфраструктурасын үстерүнең мөһимлеге, "хәләл цифрлы экосистемасы" проекты "хәләл" тамгасына фермадан алып кибет киштәсенә кадәр товарның күзәтү мөмкинлеге турында сөйләде. Ул: "Цифрлы технологияләр ярдәмендә безгә хәләл товарның һәрберсен номерлап чыгуның һәм аның үтү юлын тикшерүнең бернинди дә авырлыгы юк. Мондый мәгълүматлар базасы үзгәрешләрне намуссыз рәвештә кертүдән ышанычлы сакланган". Аның сүзләренчә, әлеге цифрлы маркировка товарның сыйфатын, чынлыгын, һәм, әлбәттә, катгый ислам традицияләренә туры килүен гарантияли.

Проектны оештыручыларның берсе «Хәерле дөнья барысы өчен дә» АКБО оешмасы директоры Лирия Кусайманова шулай ук әлеге системаның мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

Ислам юридик үзәге директоры Җәлил Мостафин әлеге системаның үзенчәлекләре турында тулырак сөйләде: “Бүгенге көндә кайбер предприятиеләр ялган хәләл маркировкасын ясыйлар. Моны булдырмас өчен Universa Blockchain технологияләре продукт турында мәгълүматларны үзгәртүгә чик куя, намуссызлыктан яклый. Әлеге технологияләрдән аермалы буларак, гади QR-кодлар продукциянең сайтына сылтама җибәрә, аларны ачыклавы җиңел, товар турында мәгълүматны үзгәртүгә зур хезмәт кирәк түгел".

Түгәрәк өстәл Zoom платформасында да трансляцияләнде, анда төрле шәһәрләрдән мөселманнар катнашты, шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Алимҗан Галиев чыгыш ясады.

“Хәләл цифрлы экосистемасы” проекты 15 февральдән старт ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана