Чистайда Халыкара туган тел көненә багышланган чара оештырылды

17 февраль 2021 ел 11:36
Чистайда Халыкара туган тел көненә багышланган чара оештырылды

Кичә, Раҗәб аеның 4-нче көнендә (16-нчы февральдә), Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән брейн-ринг узды. Әлеге чара Халыкара туган тел көненә багышлап оештырылды. Брейн-рингны мөхтәсибәтнең татар теле укытучысы Шәйхетдинова Зөлфия Вильсон кызы алып барды.

Катнашучылар "Асылъяр" hәм "Асылташ" исемле төркемнәргә бүленде, бик күп кызыклы hәм файдалы сорауларга җавап бирде.

Катнашучылар бергәләшеп татар фразеологизмнарын, мәкальләрен, шигырьләрен искә төшерде hәм башка кызыклы биремнәр үтәде. Ике төркем әгъзалары да югары белем дәрәҗәсе күрсәтте, нәтиҗәдә дуслык җинде. 
 
Соңыннан катнашучыларга Татарстан Республикасының Диния нәзарәтенең бүләге - Татарча әлифба китаплары бүләк итеп тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана