16 декабрь көнне Мөслимнең "Җәмигъ" мәчетендә "Абыстайлар җыены" узды

17 декабрь 2021 ел 17:34
16 декабрь көнне Мөслимнең "Җәмигъ" мәчетендә "Абыстайлар җыены" узды

16 декабрь көнне Мөслимнең "Җәмигъ" мәчетендә "Абыстайлар җыены" узды. Өч айга бер шулай җыелып, дәресләр алу, тәҗрибә уртаклашу матур гадәткә әверелде. Бу көнне дә Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинның вәгазе тыңланды, Муса хәзрәт Шамилов "Фатиха" сүрәсен җентекләп аңлатты, Резеда ханым "Диннәрнең барлыкка килуе" темасына чыгыш ясады, Эльмира ханым 2021 нче елга мөхтәсибәт эшчәнлеге буенча презентация күрсәтте. Бу җыеннарны оештыручы Сәрия ханым Шакирова әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне саклауның мөһим булуына игътибар итте. Чирмешән районыннан килгән кунагыбыз Фәнүзә ханым үзләренең районында булган яңалыклар белән таныштырды. Барлык килгән 35 абыстаебызга Аллаһның рәхмәтләре яусын, киләсе көннәрендә дә сау-сәламәт булып Ислам динен үстерүдә көч куярга насыйп итсен.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана