Әлмәттә Җәлил хәзрәтнең очрашу-вәгазь кичәсе узды

21 декабрь 2021 ел 17:02
Әлмәттә Җәлил хәзрәтнең очрашу-вәгазь кичәсе узды

Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның әлмәтлеләр белән очрашу-вәгазь кичәсе булып узды. Чараны «Нур» татар мөселман мәктәп укучылары Коръән аятләре укып башлап җибәрде. Шулай ук алар  туган тел, дуслык, бердәмлек турында шигырьләр сөйләде. Мәдрәсә шәкертләре дә Изге китапның аятьләрен бик матур мәкам белән укып күрсәтте.

Мөселманнарны Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин сәламләде.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев «Вакытның кадерен бел!» дигән вәгазь кичәсен нәсыйхәт рәвешендә алып барды. Ул вакыт кадерен бихисап хәдисләр һәм тормыштан мисаллар аша аңлатты. Җәлил хәзрәт,  бер җепкә тезеп, нәтиҗәләр чыгарып, һәр кешенең күңел түренә үз юлын тапты.

Очрашу ахырында Җәлил хәзрәт әлмәтлеләрне кызыксындырган сорауларга тәфсилләп җавап бирде. Хәзрәтнең үтемле вәгазьләрен тыңларга күрше Лениногорск, Сарман һ.б. районнардан да мөселманнар килгән иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана