Чистайда балалар өчен изге айны каршы алу кичәсе үтте

05 апрель 2022 ел 16:55
Чистайда балалар өчен изге айны каршы алу кичәсе үтте

1нче апрель көнне Чистайда мәчет каршында укучы балалар өчен “Хуш киләсең, Рамазан” исемле изге айны каршылау кичәсе узды.

Балаларга остазлар кызыклы тематик видеолар күрсәттеләр, квестлар оештырдылар. Ахшам вакыты җитү белән азан тыңлап бергәләп дога кылдылар, Аллаhы Тәгаләгә шушы изге ай өчен, күркәм гамәлләр кылып Аның ризалыгына ирешергә мөмкинлек биргәне өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Шуннан соң укучылар бәйрәм уздырдылар: тәмле торт, тәм-томнар белән бергәләшеп чәй эчу, бенгаль утлары, күккә шарлар очыру...

Дуслары, фикердәшләре, яраткан остазлары белән дулкынланып көтеп алган шушы изге айны бергәләшеп каршы алу мөмкинлеге өчен балалар чиксез шат.

Бәйрәмне уздыруда курсәткән ярдәмнәр өчен ата-аналарга, “Чистави” бизнес-клубы вәкилләренә hәм башка иганәчеләргә рәхмәтләребезне җиткәрәбез.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана