Баулы мөхтәсибәтендә юалалар арасында Коръән бәйгесе үтте. Чарада 40 ка якын бала катнашты. Көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе катнашучыларны сәламләп, Изге Китапны уку фазыйләтләре хакында сөйләде һәм бирегә килгән балаларга, аларның ата-аналарына рәхмәтләрен белдерде.
Бәйге ике яшь категориясендә үтте: 10 яшькә һәм 15 яшькә кадәр булган балалар арасында.
Җиңүчеләр исемлеге:
10 яшькә кадәр
1 урын – Азиз Хәмитов;
2 уурын – Салих Ханипов;
3 урын – Йосыф.
15 яшькә кадәр
1 урын – Муса;
2 урын - Шәмсетдинов;
3 урын – Дамир Хәнипов.
Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар, грамоталар тапшырдылар һәм зәм-зәм суы бүләк иттеләр.