1 апрельдә ТР МДН делегациясе быел Габдулла Тукайнның тууына 130 ел тулуга багышланган XIV Кулатка укуларында катнашты. Делегация составына баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә” җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин керде. Чара Болгар шәһәрендәге Ак мәчеттә үтте.
Укуларда Изге Коръәннең Г. Тукайның иҗатына ясаган тәэсире, туган телгә һәм рухи мираска карата мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган эчтәлекле докладлар яңгырады. Чарада шулай ук шәех Габдеррәзәк әс-Сәгъди, Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов,имамнар, мөгалллимнәр һәм Иске Кулатка районы яшьләре катнашты.