Мөфтияттә Казыйлар шурасы җыелды

13 август 2018 ел 14:38
Мөфтияттә Казыйлар шурасы җыелды

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының 97 нче утырышы узды. Корбан бәйрәме һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланган җыелышта шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы вәкилләре дә катнашты. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 21 август – Корбан гаете көнне уздырылачак чаралар белән таныштырды, корбан чалу тәртипләрен дөрес итеп вакытында имамнарга һәм мәхәллә халкына җиткерүне сорады: “Гает намазы иртәнге бишкә билгеләнде. Җәмәгатьне иртәнге намазга чакырырга кирәк. Шуңа күрә дүртенче яртыга мәчетләргә җыйналуны сорыйм”. Җәлил хәзрәт нәзарәт тарафыннан куелган корбан нисабын искә төшерде – 18500 сум. Дин әһелләре иртәнге намаздан соң “Ясин” укып әрвахлар рухына дога кылырга тәкъдим итте. Махсус корбан чалулар шәһәр, район хакимияте рөхсәт иткән урыннарда башкарыла.

Казыйлар тагын бер мөһим мәсьәлә – гошер сәдакасы җыю һәм аны мохтаҗларга өләшүне күтәреп чыкты. Гошер сәдакасы аз керемлеләргә, шәкертләргә, социаль яктан аз якланган кардәшләребезгә тапшырылачак. Дин әһелләре голәмалар шурасына зәкят һәм гошергә кагылышлы берничә сорау белән чыкты: кыйммәтле ташлардан зәкят чыгарыламы; корылык елында үз гаиләңә генә җитәрлек уңыш җыеп алынса яки уңыш киләсе елга утыртырга, чәчәргә генә җитсә – гошер биреләме һ.б.?

Казыйлар шурасында каралган тагын бер мәсьәлә – зиратларны тәртипкә китерү һәм каберләрне карау, чистарту өмәләре үткәрү. Кабер ташына фотосурәтләр куюның рөхсәт ителмәгән гамәл булуы искәртелде. Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе бер зиратта төрле дин вәкилләренең каберләре янәшә урын алганлыгы турында сөйләде. “Мөселман һәм православие динендәгеләргә аерым зират булганда, диннәре төрле булган ир белән хатынны янәшә күмү рөхсәт ителми”, – казыйлар әлеге тәкъдимне “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”гә кертергә тәкъдим итте. Моннан тыш, нигезләмәгә җомга намазын үткәрү тәртипләрен тулыландырып язу кирәклеге әйтелде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, утырыш ахырында, шатлыгы белән уртаклашып: “Бөрбаш авылында балалар өчен пансионатны яңа уку елына өлгерттек. Иң беренче чиратта матди яктан авыр хәлдә, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга өстенлек бирәчәкбез. Яңа уку елына 15 бала кабул итәргә ниятлибез”, – дип белдерде. Исегезгә төшерәбез, быелгы яңа уку елыннан Әлмәттә “Нур” исемле татар мәктәбе һәм Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар өчен "Ярдәм" исемендәге пансионат ачылачак. Шул рәвешчә, балаларның кечкенәдән Коръән ятлауларына ярдәм итү ниятләнә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана