Гошер сәдакасы җыю кысаларында Казанның 60 гаиләсе азык-төлек ярдәме алды

09 октябрь 2018 ел 13:53
Гошер сәдакасы җыю кысаларында Казанның 60 гаиләсе азык-төлек ярдәме алды

Сентябрь ахырында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте гошер сәдакасы җыю турында игълан итте. Барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасы җыю оештырылды һәм халыкның мохтаҗ катламы – гарип-горабәләр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, картлар йортлары, мәдрәсә шәкертләре, социаль учреждениеләр азык-төлек белән тәэмин ителде.

Мисал өчен, бүген, 9 октябрьдә “Зәкят” хәйрия фонды халыкның мохтаҗ катламына гошер сәдакасын өләшүне оештырды. “1,5 тонна күләмендә гошер сәдакасы Чистай районы мөхтәсибәте тарафыннан тәкъдим ителде. 60 капчык яшелчә алып килделәр: бәрәңге, кишер, кабак, чөгендер. Фондка ярдәм сорап инвалид балаларның әти-әниләре, күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкән кешеләр мөрәҗәгать итте – алар барысы да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр”, – дип ассызыклады “Зәкят” хәйрия фонды директоры Булат Мәрданов.

Чистайлылар гошер җыю көнендә яшелчә өләшү белән генә чикләнеп калмыйлар. Бу турыда Мөселман яшьләре берлеге Радик Вафин сөйләде: “Чистайда гошер җыю әлегә кадәр дәвам итә. Әмма гошер – ул яшелчә өләшү генә түгел. Бездә Чистайда 30 кешегә беренче һәм икенче ашлар әзерләп тәкъдим итүче ашханә бар. Мөселман яшьләре берлеге волонтерлары әлеге аш-суны мохтаҗларга: инвалидларга, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, күп балалы гаиләләргә илтә”.

Азык-төлек ярдәмен алырга алтмышка якын мохтаҗ гаилә килде. Һәркемнең язмышы гади генә түгел. Гөлнара берүзе өч баланы тәрбияли: “Минем уртанчы балам – күрү буенча инвалид. Бала карап, ныклап эшләү мөмкинлеге булмады, шул сәбәпле гаиләбезнең финанс хәле начарайды. Яшелчәләр өләшү бик тә ярдәм итте”.

“Зәкят” хәйрия фондына да рәхмәт сүзләре әйтелде: “Ихлас күңелдән һәм киң масштабта инвалид балаларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итүче фондлар аз. Азык-төлек бик тә сыйфатлы. Без пенсия хисабына яшибез, башка керемнәребез юк, ә гаиләдә – инвалид балалар. Дөрестән дә, мондый ярдәм бик тә кирәк” – дип билгеләп узды фондка мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе.

Айсылу Габделганиева шулай ук фондка рәхмәт сүзләрен ирештерде: “Мин инвалид бала тәрбиялим. Фондның эшчәнлеге – хәйрия ярдәме үсешенә зур өлеш булып тора. Безнең, мисал өчен, бакчабыз да, авылыбыз да юк. Безгә бу ярдәм бик тә кирәк. Балабыз бәрәңгене бик тә ярата. Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә теләсә нинди ярдәмгә мохтаҗ. Фонд бәйрәмнәргә, чәйләргә чакыруны бик тә сөенеп кабул итәбез. Безнең һәрвакытта да кызыклы ял итү чаралары оештырырга мөмкинлегебез юк. Зур рәхмәт сезгә”.

Гошер җыю Татарстан буенча 15 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана