«Яшь вәгазьче» республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды

19 декабрь 2019 ел 14:11
«Яшь вәгазьче» республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 22-нче көнендә (19-нче декабрьдә), Казанның Галиев мәчетендә «Яшь вәгазьче» дип исемләнгән республика дини бәйгесенең йомгаклау өлеше уздырылды. Финалда Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Тукай, Буа, Саба, Лениногорск, Апас һәм башка районнарыннан 13 егет катнашты. Чыгышларны мәртәбәле жюри – республиканың тәҗрибәле вәгазьчеләре һәм хәзрәтләре бәяләде. Алар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Коръән-хафиз, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин һ.б.лар бар иде. Бу көннәрдә Казанга сәфәр кылучы Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининград шәһәре мөселманнары дини оешмасына нигез салучы Хәким Исмәгыйль улы Биктиев һәм Калининградның «Ихсан» мәчете имамы Хәлил хәзрәт Мөхлисов чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Бәйгенең йомгаклау өлешендә барлык катнашучылар да «Калеб (күңел) авырулары һәм аларны дәвалау ысуллары» дигән темага үзләре язган взгазьләр белән чыгыш ясады. Конкурсантлар теманы ачуга, яңалыкка һәм идеяләрнең үзенчәлегенә, сөйләмнең дөреслегенә, темпына һәм аһәңенә, аудиторияне тоемлавына карап бәяләнде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче исемен "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең II курс шәкерте – 24 яшьлек Cаба егете Альмир Исмәгыйлев яулады. Лениногорск оешмаларының берсендә токарь булып эшләүче 25 яшьлек Илназ Шәрипов II урынга лаек дип табылды. III урында – тумышы белән Буа егете, РИИ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең I курс студенты 21 яшьлек Идрис Сөләйманов. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, барлык катнашучыларга сертификатлар һәм дини әдәбият тапшырылды. Моннан тыш, иң яхшы вәгазьләр «Шура» альманахында басылып чыгачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана