14 февраль – Каюм Насыйриның туган көне

14 февраль 2024 ел 09:10
14 февраль – Каюм Насыйриның туган көне

Бүген, 14 февральдә, татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 199 ел тулды. Ул элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә дөньяга килә. 

К.Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләрен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә нигез сала.

Татар лексикологиясе буенча – русча-татарча «Лөгать китабы» сүзлеге (1892), татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗәи татари» (1–2 т., 1895–96); фонетика һәм грамматика буенча «Кавагыйд китабет, ягъни тасниф вә имлә кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892), «Әнмүзәҗ. Лисаныбызның сарыф вә нәху кагыйдәләре бәянында» (1895) хезмәтләрен яза.

Кеше акылына, фәнгә, этика, тел мәсьәләләренә, фольклор, әдәбият, музыкага һәм башкаларга багышланып, 40 бүлектән торган, асылда беренче татар энциклопедиясе «Фәвакиһелҗөләса фил-әдәбият» (1884) фундаменталь хезмәте татар тарихында зур яңалык була.

К.Насыйриның фәнни хезмәтләренең күбесе татар халкы тарихын, Россия һәм гомумхалык тарихын өйрәнүгә багышлана.

Этнографиягә караган хезмәтләрендә бик күп халык сынамышлары, әкиятләр, әйтемнәр, җырлар, туй, мәет озату һәм башка гаилә йолалары тасвиры, татар халкының матди мәдәниятен тәшкил итүче йорт-җир, кием-салым, азык-төлек, халык медицинасы турында мәгълүматлар зур урын ала.

К.Насыйри җитәкчелегендә 1871–1897 дә (1886, 1887, 1895 елларда туктатылып тора) ел саен «Казан календаре» басылып чыга. Анда, календарьларга хас мәгълүматтан тыш, күп кенә фәнни һәм әдәби материал да бирелә.

Каюм Насыйри – мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана