Мөфти Татарстанның Джиу-джитсу федерациясе президенты белән очрашты

13 февраль 2024 ел 14:19
Мөфти Татарстанның Джиу-джитсу федерациясе президенты белән очрашты

Бүген, шәгъбан аеның 3нче көнендә (13нче февральдә), Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты Наил Исламкулов белән очрашу уздырды. Очрашу Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үзара хезмәттәшлек алып бару мәсьәләләренә багышланды. Җитәкчеләр 2024нче ел дәвамында тормышка ашыру ниятләнгән чаралар планы хакында фикер алышты. Әлеге очрашуда шулай ук танылган тренер Айрат Кәлимуллинны якыннан белгән спорт остасы, тренер Фарих Мадьяров та катнашты.

Наил Исламкулов быел ноябрь аенда джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дөньякүләм танылган спортчы, күп еллар ТРның Джиу-джитсу федерациясе президенты булып хезмәт куйган Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап уздыру ниятләнгән турнир һәм аңа әзерлек барышы белән таныштырып узды. Әлеге чараны үткәрү планы, программасы, спортчыларны бүләкләү һ.б. оештыру эшләре буенча планнар корылды.

Очрашу барышында җитәкчеләр мөселманнар арасында көрәш спорт төрләрен (джиу-джитсу, самбо, татарча көрәш) үстерү, төрле дәрәҗәдәге ярышлар өчен яшьләрне әзерләү һәм республикакүләм, илкүләм турнирларга әзерлек һ.б. турында сүз алып барды. Очрашуда аерым игътибар балаларга һәм яшүсмерләргә хезмәт һәм спорт тәрбиясе бирү, үсеп килүче буында ватанга мәхәббәт, чыдамлылык, ныклык, эш сөючәнлек, тырышлык һ.б. сыйфатлар тәрбияләү хакында барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана