“ДУМ РТ Хаҗ”да 2024 ел хаҗына гаризалар кабул итү 13 көннән төгәлләнә

13 февраль 2024 ел 13:50
“ДУМ РТ Хаҗ”да 2024 ел хаҗына гаризалар кабул итү 13 көннән төгәлләнә

Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы 2024нче елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Быел хаҗ кылырга теләүчеләр белән хаҗ операторлары арасында килешүләр 25 февральгә кадәр төзелергә тиеш! Хәзер юлламаларны алдан алып кую тулы көченә бара.

Татарстанда хаҗ кылу өчен 4 программа эшләнде. Аларның бәяләре – 4500 доллардан алып 11600 долларга кадәр. Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсе һәм Әл-Хәрәм мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (очкыч белән яки очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә. Ләкин нинди бәядән булудан карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның – төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә.

Изге җирләргә турлар Казаннан һәм Мәскәүдән түбәндәге программалар буенча оештырыла:

“Эконом комби” – 4500 доллардан башлана.

“Очкычлы” – 5000 доллардан башлана.

“Комфорт” – 5800 доллардан башлана.

“Люкс” – 11 600 доллар* (*бу бәягә 4 урынлы кунакханә номеры кертелгән).

“ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм гыйбадәтне мөмкин кадәр уңайлы шартларда хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес рәвештә башкаруны гарантияли. Моның өчен сәфәр алдыннан Нәзарәт белгечләре булачак хаҗиларга онлайн һәм офлайн рәвештә дәресләр бирә: аларга хаҗның тәртипләре, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һ.б. аңлатыла.

Хаҗга гариза бирү яки урынны алып калу өчен +7 843 21-21-300, +7 800-555-92-10 телефоннарына шалтыратырга мөмкин. Шулай ук сорауларны WhatsApp и Telegram аша +7 966-240-53-96 һәм +7 965-589-82-30 телефоннарына мөрәҗәгать итәргә була.

Тагын бер кат искә төшерәбез: 2024 елда хаҗны яңа үрнәктәге 10 елга исәпләнгән биометрик чит ил паспортлары булган кешеләр генә кыла алачак.

Быел Согуд Гарәбстаны барлык хаҗиларның илгә бары тик хаҗ визалары белән керүен дә ныклап күзәтеп торачак. Илгә турист визалары белән кереп, хаҗ йолаларын башкаручы сәяхәтчеләргә штрафлар салыначак.

Хаҗиларның Согуд Гарәбстаны территориясенә керү вакыты – 2024 елның 28-29 маеннан 10 июненә кадәр, ә илдән чыгу вакыты 2024 елның 20 июненнән 1 июленә кадәр дип билгеләнгән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана