Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенконың Рәхмәт хатына лаек булды

14 февраль 2024 ел 09:29
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенконың Рәхмәт хатына лаек булды

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортына Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бүләк “традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм популярлаштыруга, җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен” бирелде.

Рәхмәт хатын Татарстан Республикасы Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллинга Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев тапшырды. Бүләк Татарстан мөселманнары башлыгы, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин янәшәсендә бирелде.

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты 2013нче елдан эшләп килүче иң зур мөселман медиахолдингы булып тора, ул “Хозур ТВ” мөселман телевидениесен, Islam-today.ru сайтын, “Азан” радиосын, “Дин вә мәгыйшәт” һәм “Умма” газеталарын, “Шура” журналын, онлайн-мәдрәсәне, darul-kutub.com электрон китапханәсен, социаль челтәрләрне үз эченә ала.

Эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре булып мәгърифәтчелек, экстремизм һәм террорчылык күренешләрен профилактикалау, Россия мөселманнары өчен традицион кыйммәтләрне җиткерү тора. Татар дини мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга зур игътибар бирелә.

“Хозур” нәшрият йорты Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту бәйгеләрендә берничә тапкыр җиңү яулады.

Фото: Islam-today.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана