Журналистларны мөселман яшьләре форумы ачылышына һәм җыен кысаларында үткәрелүче сабантуйга чакырабыз!

15 июль 2016 ел 14:18

16-23 июльдә Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы уздырыла.

16 июльдә форумны ачу тантанасы сәгать  12.30да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңа бинасының (Тукай ур.,38) конференцияләр залында уздырыла.

Аңа кадәр яшьләр сәгать 12.00 дә Галиев мәчетендә (Тукай ур.,40) өйлә намазын укыячак.

21 июльдә  “II Мөселман яшьләре форумы”  кысаларында сабан туе үткәреләчәк.  Шулай ук бу көнне Татарстан мөфтиенең яшьләр белән очрашуы көтелә.

Мөхтәрәм журналистлар!

Сезне форумны ачу тантанасына һәм Болгарда үтәчәк сабантуйга чакырабыз.

21 июльдә журналистлар өчен махсус автобус нәзарәт бинасы (Тукай ур., 38) яныннан сәгать 7.30 да кузгала. Болгардан кайту вакыты: сәгать 15.00 дә.

Аккредитация узу өчен мәгълүматны түбәндәге адреска җибәрергә:

info@dumrt.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана