Чит илләрдә белем алучылар белән очрашу үткәрелә

15 июль 2016 ел 14:40

18 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чит илләрдәге дини уку йортларында белем алучы шәкертләр белән очраша. Нәзарәт тарафыннан мондый очрашу үткәрү бер традициягә әверелде. Бу чара 2011 елдан бирле уздырылып килә. Ел саен яшьләр җәйге ял чорында туган якларына кайткач мөфти белән очрашып фикер алышалар.

Бүгенге көндә татар яшьләре  арасында Мисырда, Төркиядә, Малайзиядә, Согуд Гарәбстанында, Мароккада һәм башка илләрдә белем алучылар бар. Чарага 30лап шәкерт килер дип көтелә.  

Очрашуны нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге гыйлем туплауның әһәмиятенә игътибар юнәлтү һәм чит илләрдә укучы татар яшьләренең хәл-әһвәлләрен белешү, алар белән элемтәләр урнаштыру ниятеннән уздыра. 

Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа бинасында (Тукай ур.,38) үткәрелә.

Башлану вакыты: сәгать 10.30 да.

Программа

10:00 - 10:30. Теркәлү.

10:30 – 11:30. Нәзарәтнең конференцияләр залында мөфти белән очрашу.

11:30 – 12:00. Галиев мәчете белән танышу.

12:00 – 12:30. Галиев мәчетендә өйлә намазын уку.

12:30 – 13:30. Төшке аш.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана