Чаллыда балаларга күңелле ял чарасы уздырдылар

18 июль 2016 ел 09:30

   16 июльдә Чаллының “Хәләл” үзәгендә шәһәр мөселманнары өчен чираттагы ял чарасы узды. Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге балалар һәм яшьләр өчен үзенчәлекле бер бәйрәм уздырды. Аның финанс чыгымнарын “Хәләл” күтәрде.

   Бәйрәм кичке сәгать алтыда үзәк  янындагы мәйданда башланды. Иң башта балалар  ислам нигезләрен белү буенча  викторинада,  бәйгеләрдә катнаштылар. Ул мавыктыргыч  сценарий буенча алып барылды.  Анда “профессор” да, “робот” та, башка катнашучылар да  бар иде. Чарада Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче “Хәзинә” мәктәбе укучылары аеруча  активлык күрсәтте. Викторина һәм бәйгеләрдә катнашучы балаларга төрле бүләкләр,  туңдырмалар таратылды. Аннары кул көрәше, турникта күтәрелү буенча бәйгеләр узды. Бу ярышларда кул көрәше буенча дөнья чемпионнары бертуган Хәмидуллиннар судьялык итте. Балалар арасында кул көрәшендә Габдерәхим Шәмгунов, Камил Хәйруллин, Хан Тимур җиңделәр. Ә яшьләр арасында иң көчлесе булып Фәрит Кубиев танылды.    Гапдерәхим Шәмгунов балалар арасында турникта  да иң күп күтәрелүче булды һәм беренчелекне яулады. Турникта күтәрелү буенча ярышта яшь хәзрәтләр дә бик теләп катнашты. Шул үрнәкләре белән алар мөселманнарның сәламәт, рухи яктан гына түгел, ә физик яктан да көчле  булырга тиешлекләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин кулыннан истәлекле призлар алды.  

   Бәйгеләрдән соң кызыксынучылар өчен  кызыклы химик тәҗрибәләр уздырылды. Аны тамаша итүчеләр йолдызлар яңгырын, күренми торган суны, тимернең януын, массаның кинәт кенә артуын һәм башка күренешләрне күрделәр. 

   Бәйрәм ахырында катнашучыларны ачык һавадагы өстәлләрдә  пылау, җиләк-җимеш, кайнар чәй көтә иде. Бу күңелле чара янәшәдәге “Сөембикә” мәчетендә ахшам намазы уку белән төгәлләнде.

Хәлил Шәрипов, Чаллы

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана