Бүген Чирмешән авылының үзәк мәчетендә Рамил хәзрәт Ибрагимов тарафыннан оештырылган малайлар өчен тәрбия-сәләмәтләндерү лагере ачылды.
Анда 30 артык бала җыелды. Программада төрле кызыклы уеннар тәрбияви дәресләр, викторина, бассейнда йөзү, боз сараенда тимераякта шуу каралган. Бөек Болгар шәһәренә бару да оештырылачак, дип хәбәр итә Чирмешән мөхтәсибәте.