“Хозур” нәшрият йорты дөньякүләм билгеле дини хезмәт “Тәхвиләт әһлесөннәт” китабын нәшер итте. Әлеге китапның авторы – бөек фарсы фикер иясе, фәлсәфәче, имам Әбу Мансур әл-Мәтуриди. Бу хезмәт “Коръәнне Коръән белән тәфсир итү” буларак билгеле, ягъни автор аятьләрне башка аятьләр белән аңлата.
Китап “Хозур” нәшрияты инициативасы белән рус телендә киң катлам укучылар өчен нәшер ителде. Аны http://huzurshop.ru интернет кибетеннән яки Казан шәһәре, Париж Коммунасы ур., 19 нчы йортта урнашкан кибеттән алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 2585201.