Апанайда фәнни-гамәли конференция узды

19 июль 2016 ел 15:24
Апанайда фәнни-гамәли конференция узды

Бүген татар дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр мәшһүр дин  әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу һәм аның рухи эшчәнлеген дәвам итү хакында сөйләшү ниятеннән башкалабызның Апанай мәчетенә җыелдылар. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында  Вәлиулла хәзрәт нигез салган “Иман” нәшриятының татар рухи мирасын торгызудагы роле” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырылды. Шулай ук әлеге чара кысаларында нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе һәм Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров тырышлыгы белән әзерләнгән “Татар рухи остазлары” дип аталган документаль фильм күрсәтелде.

Әлеге чарага кадәр Мөселман зиратындагы Вәлиулла хәзрәт каберенә зиярәт кылынды.

Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Вәлиулла хәзрәтнең дини-рухи өлкәдә киңкырлы эшчәнлек алып баруын һәм аның шаһит булып китүе хакында сөйләде. “Нәтиҗәгә карап бәя бирәбез. Үзе исән чакта төрле фикерләр әйтүчеләр булды. Ул үзе:”Бөтен кеше дә яратсын өчен мин доллар түгел”, - дия иде.  Аллаһы Тәгалә аның дәрәҗәсе барлыгын барыбызга да күрсәтте. Аны шаһит буларак кабул иткәч, барыбызга да үрнәк булды. Аның турында берәү дә начар сүз әйтә алмый. Аллаһы Тәгалә үзенең шәфәгатеннән ташламасын”, - диде мөфти.

Шулай ук мөфти Вәлиулла хәзрәт китапларын чыгарган татар дини остазлары хакында фильм эшләнүенә тукталды. Бу эшне башкарган Нияз хәзрәт Сабировка рәхмәтен белдерде. Моннан тыш озакламый Дагыстанда татар ишаннары Зәйнулла Рәсүлев һәм Баязит шәех Хәйруллин исемнәре белән аталган 5000 кеше сыйдырышлы ике мәчет һәм истәлек билгесе ачылачагы турында хәбәр итте.

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев “Мәгълүмате бөтен мәсьәләдә көчле иде. Кая барса – китап җыйды. Урыны оҗмаһта булсын. Аңардан балалар чарасына җидешәр арыш капчыгы китап алып кайткан чакларым булды.  Дин иманга, әдәпкә,  китапка таяна. Хәзер акрынлап иманга кайтып барабыз, әмма әдәп тә, китап та җитми әле безгә. Монда әйтелгән сүзләребез Вәлиулла хәзрәт рухына дога булып ирешсен, риза булып ятсын”, - диде.

Катнашучылар татар дин галимнәре хезмәтләрен өйрәнүче белгечләр әзерләү, аларның хезмәтләрен киңрәк тарату мөһимлегенә басым ясады. Бу уңайдан “Иман” нәшриятының бай тәҗрибәсен файдалану мөһимлеге дә әйтелде. Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормыш юлын һәм хезмәтләрен өйрәнү кирәклеге ассызыкланды. 

Чыгышлар ясалганнан соң фәнни-гамәли конференциянең резолюциясе кабул ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы