7 августта Саба районы Урман хуҗалыгы (Лесхоз) бистәсендә күңелле вакыйга көтелә – мөселман сабан туе уздырыла.
Программада: милли уеннар, татарча көрәш, балалар өчен дини конкурслар, викториналар, бергәләп өйлә намазын уку каралган.
“Бәйрәмгә шәригатьчә киенеп килү сорала. Хатын-кызларга яулык, озын күлмәк, ир-атларга түбәтәй. Әлеге чара күрешү, хәл-әхвәл белешү, фикерләшү, ял итү өчен оештырыла. Хәләл сәүдә белән катнашырга теләүчеләр өчен телефон: 8-9179161291. Мөхтәрәм дин кардәшләребезне бәйрәмдә көтеп калабыз”, - дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.
Чара сәгать 10.00 дә башлана.