ТР МДН нең "Зәкать" хәйрия фонды Татарстан Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларын, фондка мөрәҗәгать иткән әбиләрне Өлкәннәр көне уңаеннан "Туган авылым" ресторанына хәйрия ашына җыйды. Чарага 50дән артык өлкән яшьтәге кеше килгән иде.
Әбиләрне, бабайларны Өлкәннәр көне белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкать" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм "Рубин" клубы футболчысы, фондның даими меценаты, хәйрияче Гекдениз Карадениз котлады. Хәйрия ашы да футболчы чыгарган зәкяткә оештырылды.
Камил хәзрәт хәйрия ашы башланганчы журналистлар белән аралашканда танылган кешеләрнең зәкят чыгаруы үрнәк бер гамәл булуы турында әйтте. Аларның “Зәкят” фонды аша мохтаҗларга, авыруларга булышуларын, корбан чалуларда катнашуларын билгеләп узды. “Аллаһ Гекдениз Караденизның зәкятен кабуллардан кылсын. Өлкәннәргә тыныч тормышта, сау-сәламәт булып яшәргә язсын”, - дип, Коръән укып, дога кылды.
Мәгълүм булганча, быел мөфти хаҗга барган иде. Ул өлкәннәрне изге сәфәрдән алып кайткан шифалы зәм-зәм суы белән дә сыйлады. Шулай ук өлкәннәргә ТР МДН әзерләгән күчтәнәчләр өләшенде.