Бүген Халыклар дуслыгы йортында ТР милләтара һәм динара сораулар буенча ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе уза.
Утырыш Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә бара. Чарада шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров катнаша.
Киңәшмәдә иҗтимагый, милли-мәдәни дини оешмаларга ярдәм күрсәтүгә, халыкка мәгълүмат таратуны камилләштерүгә кагылышлы һәм башка сораулар карала.