Түбән Кама җәмигъ мәчете хаҗга алып баруны оештыра

21 декабрь 2016 ел 11:28
Түбән Кама җәмигъ мәчете хаҗга алып баруны оештыра

Түбән Каманың җәмигъ мәчете билгеләнгән вакытта мәчет капка төбеннән шәһәр мөселманнарын изге сәфәргә-хаҗга озата иде. Соңгы елларда мәчет хаҗ сәфәренә баруны оештыру белән шөгыльләнмәде. Бу эшне башка шәхси туроператорлар башкарды.

Быел мәчет яңадан изге сәфәргә алып бару белән шөгыльләнә башлады. 2017 елга хаҗга бару Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагында, “ТР МДН Хаҗ” рәсми хаҗ операторы белән берлектә оештырыла.

Сәфәргә чыгу киләсе елның август уртасында булыр дип көтелә. Әмма моның өчен хәзердән үк гаризалар бирү, килешүләр төзүне кайгырта башлау мөһим.  Ярты ел дәвамында хаҗга кагылышлы курслар, очрашулар  үткәреләчәк.

Рәсми оператор тарафыннан уңайлылыклары ягыннан төрлечә булган түбәндәге программалар- маршрутлар тәкъдим ителә.

Маршрут «Супер-Эконом (комбинированный -катнаш)» 130 000 сум

Самолетта очып китү Казаннан

Казан-Мәскәү-Бәхрәйн (самолет)

Бәхрәйн-Җәддә-Мәккә (автобус) 1.5 тәүлек

Кунакханә  әл-Хамар мәчетеннән 2 чакрым ераклыкта

Маршрут «Эконом авия» 165 000 сум

Самолетта очып китү Казаннан

Казан-Мәскәү-Бәхрәйн-Җәддә (самолет)

Җәддә-Мәккә (автобус)

Кунакханә  әл-Хамар мәчетеннән 2 чакрым ераклыкта

Маршрут «Стандарт (туры)» 210 000 сум

Самолетта очып китү Казаннан

Казан-Җәддә (самолет)

Җәддә-Мәккә (автобус)

Кунакханә 3 йолдызлы  (сумка, ихрам, Корбан чалу,  ашау кергән

Бүгенге көндә “ТР МДН Хаҗ” рәсми хаҗ операторы барлык программаларга да 5 мең сум ташламалар ясады. Әлеге акция  30 декабрьгә кадәр бара.

Белешмәләр өчен телефон (Түбән Кма): +7 917 907 77 79 (Салих хәзрәт), 8 8555 42 08 68 (Рамил)

Шулай ук 2017 елгы хаҗ сәфәренә кагылышлы мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин: “ТР МДН Хаҗ” операторының рәсми сайты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы