Казанда мөселманнар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар була

28 июль 2017 ел 14:51

3 августта Казанның “Тайфун” спорт клубында Совет районы мәхәлләләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтәчәк. Турнир Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Вәлиуллин инициатиасы белән уздырыла. Мәртәбәле кунаклар арасында Казанның башкарма комитеты вәкилләре булачак.

Ярышлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм  мөселманнарда спортка кызыксыну уяту максатында оештырыла. Турнирда Совет районының 20 мәхәлләдән катнашучылар булыр дип көтелә. Уенны профессиональ хаким Марат Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәялиячәк. Җиңүчеләрне Кубок һәм дипломанар көтә.

Әлеге ярышларны ел саен уздырырга планлаштырыла. Моннан тыш, Советы районы мөтәсибәте тарафыннан футбол һәм волейбол ярышлары уздырырга ниятләнә.

Ярышлар сәг. 13:00 башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана