Югары Ослан имамнарына мөселман тарифы куелган сим-карталар бүләк иттеләр

11 август 2017 ел 09:55

Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Җыелышта район имамнары, имам-мөхтәсиб һәм чакырылган  җитәкчеләр катнашты. Мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарны мухтәсибәтнең башкарган эшләре, алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырып үтте, мәчет биналарына җылы бирү, аның өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты. 

Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Таттелеком" компаниясенең яңа  "Азан" тарифы булган сим-карталары бүләккә бирелде һәм "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, Корбан бәйрәменә бастырылган буклетлар, сентябрь аенда үткәреләчәк "Ислам террорга каршы" дигән айлыкка кагылышлы мәгълүматлар тапшырылды. Гали хазрат имамнарга булачак Корбан бәйрәмен үткәрү көне, тәртипләре турында да әйтеп узды. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу, төшке аш  һәм намаз белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана